|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2017 Дин
Түбәтәйгә караганда да хикмәтлерәк баш киемеМөселман халкының ата-бабаларыннан ук калган баш киеме – чалма – бүгенге көндә кабат кулланышка кереп бара. Ул түбәтәйгә караганда хикмәтлерәк баш киеме санала. Түбәтәйне һәр мөселман кия алса, чалма дин әһелләренеке санала, аны кию намаз укыган кешегә генә рөхсәт ителә икән. Элек-электән дин әһелләре сәфәргә чыкканда чалма кия торган булганнар. Ерак юлларда кеше төрле аянычлы хәлләргә юлыгып, вафат та булган. Шул чакта чалма кәфенлек ролен дә үтәгән. Чүлләрдә ком бураны булганда, чалманың очын тартып чыгарып, күз, борын, колакларны каплап, тузан, пычрак керүдән сакланганнар. Чалманы эшләү өчен 10-13 метр чамасы озынлыктагы марля яки ак төстәге бик юка тукыма алына. Аның урала торган өлешен бөкли торгач, ул 16 катлыга әйләнә, биеклеге 13 см була. Тагын бер мөһим вазифасы бар икән: әгәр чалманың очы уң як җилкәгә төшеп торса, дин әһеленең мәшәкатьле чагы, аңа сүз әйтергә ярамый дигәнне аңлаткан. Очы булмаса, чалма дип саналмый, ә гади баш киеме генә булып кала. Чалманың карасы, күге, яшеле дә була. Яшел чалма кешенең хаҗда булуын аңлаткан. "Тимур хәзрәт Ибраһимов дәресләре” китабын кулланып, Дания Борһанова әзерләде, Ижау шәһәре.
--- |
Иң күп укылган
|