поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.01.2010 Җәмгыять

КӘКРЕ КАЕН

Кибетче кыздан ярты кило гына кәнфит сорыйм. Чибәр кыз пакетка салынган кәнфитләрне үлчәүгә куя һәм, матур елмаеп: “Фәрит абый, 850 грамм булды инде бу, ярыймы?” – ди. Шундый елмаюга каршы торып буламы соң?! “Ярый”, – дип, үзең дә елмая-елмая кибеттән чыгып китәсең.

Кайсы кибеткә керсәң дә шулай. Берсендә дә төгәл ярты кило, бер кило әйбер ала алмыйсың хәзер. Һәрвакыт артык була, һич кенә дә ким салмыйлар. Мин бала чакта кибеттән әйбер алганнарымны хәтерлим әле. Кибетче бер прәннекне урталай сындырып үлчәүгә сала һәм үлчәү угының төп-төгәл ярты яки бер килога җитеп туктаганын көтеп тора торган иде. Нишләп хәзер артык үлчәп бирәләр икән дип баш ватасы юк, чөнки сатарга кирәк. Кибетчеләргә шундый шарт куелган: күп саткан саен күбрәк хезмәт хакы аласың. Менә шуңа күрә барысы да елмая-елмая сиңа артык һәм еш кына бозык товар сата.

 

 Бервакыт шулай бер кибеткә кереп “Мишутка” кәнфите сорадым. Әле бүген генә кайтты дип, елмая-елмая килодан артык үлчәп бирделәр. Өйгә кайткач карасам, пакеттагы кәнфитләрнең яртысы “Резеда” булып чыкты, өстәвенә, катып, искереп беткән. Иртәгесен кибетчегә барып әйткән идем, бер бәя булгач кушкан идек шул дип, елмаеп тора. Бу кибетнең хуҗасы да, сатучылары да ике төрле товарны, өстәвенә, искесен яңага кушып сатарга ярамаганлыгын белмиләрдер, дисезме? Бик беләләр. Аларга искергән үтмәс товарны безнең ише ахмакларга озатырга кирәк. Мин дә, башкалар да бер кило кәнфитне кибеткә кире тапшырып, кара тавыш чыгарып йөрмибез бит инде. Нервы туздырганчы, хатынның мыжлаганын тыңлап, каткан кәнфитне җебетә-җебетә чәй эчүне артыграк күрәбез. Шуңа күрә кибетчеләр күп вакыт “бүген генә кайтты”, “бик тәмле”, “үзем дә шуны гына ашыйм” дигән ягымлы матур сүзләр белән юмалап, сатып алучыларны алдап-йолдап сатуларын дәвам итәләр. Мин әлегә сәүдә тәртипләрен бозган кибет исемнәрен әйтмичә генә язып торырга булдым. Ни дисәң дә, барысы да күргән-белгән, үз авылыбыз кешеләре. Аннан мондый хәл бер бездә генә түгел, бөтен җирдә шулай бит. Шунысы куанычлы, алдасалар да елмаеп алдыйлар.

 

 Җәй көне бер кибеттән тачка алган идем. 1200 сум акчаны түләгәч, бер кәгазьгә кул куйдырдылар. “Нәрсә ул?” – дигәч, соңыннан безгә дәгъва белдермәс өчен диләр көлә-көлә. Димәк, болар алдан ук хәстәрен күреп куялар. Күңелем нидер сизенсә дә, куйдым инде, чибәр кызлар елмаюына каршы торып була мени?! Дөрес шикләнгәнмен икән: эшли башлагач кына тачканың бер якка кәкрәебрәк йөрүе ачыкланды. Кире илтеп булмый, чөнки кул куелып, мөһер сугылган.

 

 Безнең шикелле ваемсызларны менә болай да алдыйлар әле. Кыяр тозлау өчен тәмләткеч сорадым шулай. Кайткач, хатын борын төбемә төртеп, нәрсә алып кайттың дигәч, күзләремне ачыбрак карасам, помидор тозлау өчен тәмләткеч булып чыкты. Икенче бер кибеттә слива дип алдап, әчеп беткән, авызга алмаслык алыча биреп җибәрделәр. Өченче кибеттән тавык боты алган идем – пакетның яртысына боз тутырганнар. Дүртенче кибеттән ысланган бозык балык күтәреп кайттым. Бишенче кибеттә сасы чүпрә биреп җибәрделәр. Алтынчы кибеттә... Саный китсәң күп инде ул, җәмәгать. Аның кибетләре дә 16га җитә бит, кайсында кайчан алданганыңны ничек хәтерләп бетермәк кирәк?

 

 Аннан бәяләр төрлелеге дә гаҗәпкә калдыра хәзер. Кызык та, кызганыч та хәл: янәшә торган кибетләрдә бер үк әйбер төрле бәядә сатыла. Илдәге башбаштаклыкның иң ачык мисалыдыр бу, мөгаен. Шунысы рәхәт, кергән берендә рәхмәт әйтеп торалар тагын. Елмаеп озатып калалар. Шуңа күрә, алдансаң да, китбетчеләр белән бозылышып йөрисе килми. Моңарчы үзенә хөрмәт белән матур елмаю күрмәгән безнең кебек беркатлы халыкның вак-төяк алдашуларга чуртым да исе китми. Чекка артык товар кертеп, артык акча алып калуларга да рәнҗеми ул. Аллагы Тәгалә күрер, бер тигезләр әле дип күңелен тынычландыра. Эче череп беткән карбызга да бик борчылмый, сыерга ашатырмын, сөте артыр дип куана. Искергән ипигә дә үпкәләми, булып торсын, бетә күрмәсен ди. Без кибет киштәләренең буп-буш торган чакларын да күргән кавем. Шул заманнар кайта күрмәсен дип телибез. Кибетчеләребез һәрчак шулай шат елмаеп, көлеп торсыннар.


Фәрит ВАФИН
Татарстан яшьләре
№ | 14.01.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»