поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.01.2010 Җәмгыять

АЛАБУГАГА НИЧӘ ЯШЬ?

Чулман буендагы Алабуганың 200 еллыгын әле 1980 елда гына гөрләтеп бәйрәм иткәннәр иде. Беренче каналдан “Сәяхәтчеләр клубы” тапшыруын алып баручы Юрий Сенкевич һәм Мәскәүдән тагын бик күп мәртәбәле кунаклар килде. Бу чагында янә 27 елдан Алабуга борынгы төрки-болгар каласы дип табылып, аның 1000 (!) еллыгын зурлап үткәрәселәрен беркем дә башына китермәгәндер, мөгаен.

Тарихны моңа кадәр үзенә яраклаштырып “өлкән туган” язды. Һәм, әйтергә кирәк, күбесенчә ялган тарих язды. Соңгы 20 елда татар тарихчылары һәм археологлары, төрле чыганакларны өйрәнеп һәм казыну эшләре алып барып, сенсацион ачышлар ясады. Нәтиҗәдә, 2005 елда башкалабыз Казанның, янә ике елдан провинциаль шәһәрчек саналган Алабуганың да ун гасырлык юбилейларын билгеләп үтәргә мөмкинлек туды.

 

Бу уңайдан, Алабуганың борынгылыгын исбатлауга үзеннән саллы өлеш керткән, фәнни дәлилләү һәм ачыклауларның чишмә башында торган Алабуга дәүләт педагогия университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Альберт Зөфәр улы Нигамаев фикерен тыңлыйк әле.

 

– Барысы да 1993 елны Алабуганың төньягындагы биек тау башына урнашкан Акмәчет тирәсендә Казаннан профессор Альфред Халиков җитәкчелегендәге экспедиция казыну эшләре җәелдергәч башланды, – дип искә ала археолог. – Ул анда төрки-болгарларның ныгытма калдыкларында табылган әйберләрнең ХII гасырга караганлыгын исбатлады. Атаклы археолог белән Алабуганың ул чагындагы хакимият башлыгы Илдар Ишковка Акмәчет һәм аның янәшәсендәге корылмаларның яше ким дигәндә 800 ел тирәсе булуын әйтеп, моны 1995 елда билгеләп үтү тәкъдиме белән кердек. Ул вакытта әле каланың юбилее турында сүз бармый иде. Ишков: “Концепциясен эшләп бирегез”, – диде.

 

Кызганычка, 1994 елда олуг остазым Альфред Хәсәнович үлеп китте. Ул булмагач, юбилей үткәрү идеясе дә арткы планга күчте. Шулай да мин профессорның: “Шәһәрлектә (ягъни Акмәчеттә) борынгы әйберләр табылды бит, бистәдә дә (Алабуганың үзендә), һичшиксез, булырга тиеш алар. Ала һәм Буга елгасы яр буйларын караштырып йөр әле”, – дигән сүзләрен исемнән чыгармадым. Еш кына аягыма озын кунычлы резин итекләр киеп, бу елгаларның яр буйларында, иңкүлекләрендә йөрдем. Тик каракучкылланып агучы болганчык судан һәм яр кырларына ыргытылган ерып чыга алмаслык чүп-чар калдыкларыннан башка һични күрмәдем. Шулай да өметемне өзмәдем.

 

Алабуга музей-ядкарьлегенең тарихи ядкарьләрне саклау бүлеге мөдире Диләрә Мидхәт кызы – үз эшенә бирелгән энтузиаст. Аның белән эшлекле мөнәсәбәттә тордык. Ул безнең башлангычларны һәрвакыт яклап чыкты. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1996 елда Акмәчеттә казу-эзләнү эшләрен беркадәр дәвам иттек.

 

1997 елда шәһәрнең иске өлешендә, Олы Покрау урамындагы чиркәүдән ерак түгел урында, попка баз казыганда, кеше сөякләре килеп чыга. Бу турыда башта милициягә белдерәләр. Тикшерә башлагач, табылдыкның борынгы каберлек булуы ачыклана. Хәбәр безгә дә килеп иреште. Кичекмәстән шунда юнәлдек. Рөхсәт алып, казу эшләре башлап җибәрдек. Каберлектә болгар керамикасы эшләнмәләре дә табылды. Шулай итеп, профессор Халиковның фаразлары расланды.

 

Шул ук елны Алабугада, шәһәрнең борынгылыгына багышлап, беренче фәнни конференция оештырдык. Аның эшендә Чаллыдан, Болгардан, Казаннан, Ижаудан, Мари Иленнән һ.б. төбәкләрдән галимнәр катнашты. Күпчелек калага 800 ел дигән идеяне алга сөрсә, бериш галимнәр 900 һәм хәтта 1000 ел дип чыкты. Әлегә “800” санында тукталырга, ә эзләнүләрне дәвам итәргә дигән карарга киленде. Шулай да 1998 елда казу эшләре тукталып торды. Сәбәпләре күп булды. Беренчедән, шәһәр хакимият башлыгы алышынды. Бу хәл, кагыйдә буларак, эшләр торышында чагылмыйча калмый. Икенчедән, 1998 елгы икътисадтагы кризисның тискәре тәэсире безне дә читләтеп үтмәде.

 

Музей-ядкарьлекнең яңа директоры Долорес Галләмовада аңлау таптык. Аңа шәһәрнең киләчәктә туристик үзәккә әверелү перспективасы турында аңлаткач, ул хакимият башлыгы Илшат Гафуровка кереп, аны безнең концепциянең буш җирлеккә генә нигезләнмәгән булуына ышандыра алды. Нәтиҗәдә, 1999 елда Акмәчеттә, 1999-2000 елларда Покрау чиркәве һәм милиция мәктәбе тирәсендә казу эшләре алып бардык. Казу мәйданын киңәйткән саен борынгырак табылдыклар очрый торды. Инде меңьеллыкка ишарәләргә дә юлыгасыбызга шигебез юк. Казан галимнәре, бигрәк тә Фаяз Хуҗин, башлангычларыбызда канатландырып торды. 2000 елда икенче фәнни конференция уздыру зарурлыгы туды. Бусында галимнәр якын-тирә төбәкләрдән генә түгел, Пермьнән, Питердан һәм Мәскәүдән дә килде. Бәхәсләр кызурак барды.

 

Бәхәсләргә 2001 елда нокта куелды. Шәһәрнең аскы өлешендә, хәзерге Тукай урамы 2А йорты бакчасында, баз казыганда хуҗалар борынгы каберлеккә юлыга. Бүгенгедәй хәтеремдә: өнем-тыным бетеп хуҗабикә Анна Елизова янына ашыктым. Казу эшләренә рөхсәт алу өчен аны шактый озак үгетләргә туры килде. Матди кызыксындыру, студентларым белән бакчасындагы бәрәңгеләрен казып алып бирү генә мәсьәләне уңай хәл итте. Монда Х гасыр ахыры Болгар чорына караган чүлмәк, муенса һ.б. эшләнмәләр табылды. Каберлек зур булып, аның бер чите Елизоваларның алма бакчасы астына ук туры килә. Ул тирәне инде казый алмадык.

 

– Альберт Зөфәрович, табылдыкларның Х гасыр ахыры Болгар чорына караганын нәрсәгә нигезләнеп әйтәсез?

 

– КДУ доценты, пыяла бизәнү әйберләре буенча көчле белгеч Светлана Вәлиуллина табылдыкларның төгәл датасын билгеләргә ярдәм итте. Аннары Петербург, Мәскәү галим-археологлары да табылдыкларның шул чорга караганын раслады. Бу хәлләрдән соң борынгы калага ким дигәндә 1000 ел икәнлегенә шик калмады.

 

– Алабуганың 1000 еллыгы раслангач, эшләр зуррак тизләнеш алдымы?

 

– Юк шул, алай булып чыкмады. Көчлелеге ягыннан Казан Кремле экспедициясеннән генә калышкан Алабуга педагогика университеты базасындагы безнең экспедиция 2002 елда Акмәчет тирәсендә интенсив казу-эзләнү эшләре алып барса да, 2003тән 2005 елга кадәр археологик казынулар бөтенләй оештырылмады. Шәһәр хакимияте бу максатка акча бүлеп бирүне кирәк санамады. Шуңа да Алабуга музей-ядкарьлегендә дә, университет музеенда да каланың 1000 еллыгына кагылышлы материаллар аз. Шәһәргә килгән туристлар еш кына бу уңайдан гаҗәпләнү белдерә. Кала тарихындагы ак тапны берникадәр киметү өчендер инде, музей җитәкчелеге күзгә төтен җибәрү юлына да баса. “Кара археолог”лардан Алабугага бөтенләй кагылышы булмаган, әллә кайдан гына актарып чыгарылган табылдыкларны бик зур бәягә сатып ала.

 

2006 елда, шәһәрнең 1000 еллыгын уздырырга бер ел кала, безнең экспедиция Акмәчеттә өч валдан торган ныгытманың эчке валын төзекләндерү буенча зур эшләр алып барды. Төзекләндерүгә бюджеттан зур финанслар бүлеп бирелгән иде. Вал өчен балчыкны әллә кайдагы “АлАЗ” зонасыннан зур йөк күтәрешле машиналар белән ташыдылар. Мин күп акчаларның эзсез югалуы, “сулга” китүен белдем. Бу хакта тавыш чыгаргач, 2007 елда безнең экспедицияне эштән читләштерделәр.

 

Шартнамә төзеп, бик зур акчалар бәрабәренә Казаннан ниндидер икенче экспедиция чакырттылар. Ул экспедиция урта һәм тышкы валларны борынгы хәленә китерүдә ярдәм итәргә тиеш иде. Кызганычка, беренче чиратта тарихи максатларны түгел, коммерцияне кайгыртты бу экспедиция. Ким дигәндә ике атна алып барылырга тиешле сынау-тикшерү эшләрен бер-ике көндә очлап чыгып, кайтып китәргә ашыктылар. Авыр йөк машиналары туктаусыз таптаганлыктан, грунт утырып, гаять зур туфрак массасы ян-яклардагы тирән чокыр-ерганакларга шуышты. Бу хакта музей-ядкарьлек җитәкчесе Гөлзадә Руденкога белдергәч, ул: “Бу – туфракның табигый шуышуы”, - дип аңлатырга маташты. Чынлыкта алай түгел, мең еллар буена табигый хәлендә сакланган рельефка төзәтеп булмаслык зыян китерелде. 2006 елгы экспедициябез вакытында без бу хәлгә юл куймадык, машиналарның билгеле бер интервал белән шәһәрлек зонасына кереп чыгуын контрольдә тоттык.

 

– Алабуганың олуг юбилеен да тиешле дәрәҗәдә уздырдылар шикелле. Акмәчет корылмасы артындагы әмир Ибраһимга куелган һәйкәл дә каланың борынгылыгын, татар-болгар тарихының данлы үткәнен раслап горурлык хисләре уята. Шулай да күңелдә ниндидер төер бар. Борынгы таш Акмәчет һәм аның янәшәсендә үк күңел ачу үзәге – ресторан. Хакимият чиновникларының шәһәр казнасына күбрәк акча кертергә теләве аңлашылса да, бизнес белән тарихны бутарга ярамыйдыр ич инде. Сезнеңчә ничек?

 

– Беләсезме, шәһәрлектәге бер экспедициябез вакытында ХVII гасырга караган гаять зур христиан каберлегенә туры килдек. Анда табылган кеше сөякләре тетрәндерә. Кайсы утырган килеш һәлак булган, кайсысының башы, кемнеңдер кулы яки аягы чабып өзелгән. Берсе, мәсәлән, утырган хәлендә һәм аның маңгай тирәсендә баш капкачының бер ягы кыеп алынган. Бу – татар каһарманы Сәет батыр восстаниесендә катнашучылар тар-мар китергән орыш урыны булырга охшаган. Чөнки күп кенә табылдыклар шуңа ишарәли. Бусы әле бер нәрсә. Ә менә ХVII йөз башында ук шәһәрлектә барлыкка килгән христиан монастыреның ат һәм сыер абзарларын шушы каберлек өстендә төзүләре бөтенләй аңлашылмый. Әллә инде бу хәлләрне махсус оныттырырга теләп, рухани башлыклар шулай эшләгән, анысы безгә караңгы. Болар ерак үткәндә, тик хәзер дә тарих истәлекләренә җиңел карауның бер чагылышы дияр идем. Хәер, алай уйлаучылар бер мин генә түгел, андыйлар бик күп.

 

– Альберт Зөфәрович, сез бит Алабугага кагылышлы фәнни хезмәтләр, фактик материалга һәм иллюстрацияләргә бай “Ранняя история Елабуги”, “Булгарские города Предкама”, “История Татарстана”, “Елга башы” исемле китапларның да авторы. 1995 елдан бирле Мамадыш районының Кирмән авылы янында экспедициягез белән археологик казынулар алып барасыз. Һәм менә сиңа мә: сезне Алабуганың 1000 еллыгына кагылышлы зур эшчәнлек алып барган кешеләр исемлегеннән төшереп калдырганнар.

 

– Бездә күпне күрергә, артык белергә ярамый, дип баштарак әйтеп киткән идем бит инде. Шул ярамагандыр. Күңелдә беркадәр кимсенү хисләре калды, әлбәттә. Казанның да әнә 1000 еллыгына Головачов һәм Демченко дигән скульпторлар олуг Мөхәммәд хан һәйкәленең макетын ясаганнар иде, куярга Мәскәү рөхсәт итмәде. Андый һәйкәлнең татар халкында нинди зур рухи күтәрелеш уятасын яхшы чамалый алар.

 

Үземнең берәр төрле иҗтимагый фонд оештырып, Алабугада татар-болгар тарихына кагылышлы янә бер һәйкәл куйдыру хыялым бар. Хакимнәр бит алар килә дә китә. Ә халык, аның хәтере кала. Иншаллаһ, минем дә Алабуганың чал үткәнен халыкка кайтаруга керткән тыйнак өлешем вакыт тузаны астында калып онытылмас дип ышанасы килә.


Фирдәвес ХУҖИН
Безнең гәҗит
№ 1 | 13.01.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»