|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.05.2008 Җәмгыять
ПУТИНГА ҮПКӘ
Бишәр балаларын калдырып, урман кисәргә, торф чыгарырга киткән җирләреннән үлеп калган хатыннар, үгезләр җигеп, билдән бозлы суда элеваторга ашлык ташыган яшүсмерләр кайда? Аларга бернинди льготалар юкмы? Иртәгә сугыш диясе көнне туып калган балалар, балаларын ачтан коткарып калыр өчен, бер уч арыш алып, 4-5 ел төрмәдә утырган апалар бу бүләкләргә лаек түгелме әллә? Әле бит алар хәзер дә 2,5-3 мең пенсия алып, тормышларын көч-хәл белән сөйрәп бара. Пенсиягә өстиләр икән дигән сүз ишетелсә, котлары алына. 60-70 сум өстиләр дә меңнәрен акыртып алалар. Нигә безнең илдә шулкадәр законсызлык? Нигә бу турыда өстә утырган түрәләр уйламый икән? Тылда бит сугыштагы кебек үк авыр булды. Җиңү көне җиткән саен бөтен халык Мәңгелек ут янына җыела. Ветераннарны җирдән алып, күккә күтәреп мактыйлар, бүләклиләр. Ә әбиләр ирләренең, балаларының ташка уеп ясалган исемнәрен куллары белән сыйпап, күз яшьләрен сөртеп, акрын гына өйләренә таралыша. Нинди гаделсезлек?! Дөресен генә әйтсәк, җәмәгать, чын ветераннарыбыз әллә кайчан үлеп бетте бит. Сугыш азагында барып, 3-4 ай сугышкан бабайларыбыз гына исән.
Редакциядән: бу хатта меңнәрчә кешеләрнең җан авазы. Редакциябезгә килгән хатларда да, шалтыратуларда да, очрашуларда да шушы ук үпкә сүзләре. Ә кемгә әйтергә аны?! Газетабыз битләрендә генә үзара зарланышудан җиңеллек килерме?! Ятып калганчы, атып кал дигәндәй, Зәмилә ханымның хатын рус теленә тәрҗемә итеп, Путинга юлларга булдык. Без дә, сезнең кебек, җавап көтеп карыйк.
Зәмилә ЗӘЙНУЛЛИНА, Яр Чаллы |
Иң күп укылган
|