поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Июль
  • Чыңгыз Мусин (1934-2016) - шагыйрь
  • Зөлфия Вакказова - журналист
  • Рамил Курамшин (1947-2022) - баянчы
  • Бәян Гыйззәт (1918-1991) - язучы
  • Диана Сәфәрова - кино һәм арт - продюсер
  • Камил Монасыйпов - музыкант
  • Рушания Таһирова - актриса
  • Нәргиз Камалов - шоумен
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
18.09.2017 Авыл

Туган йортым каршында басып торам. Ул хәзер ятим...

Нәрсә ул ятимлек? Балаларын үстереп, зур тормыш юлына озаткан ата-ана да, әти-әнисез калган бала да, бушап калган йорт та ятим була... Туган йортым каршында басып торам. Ул хәзер ятим... Без үскәндә ишек алдында бер бөртек үлән дә булмый торган иде. Хәзер, әнә, бар җирне әрем, кычыткан басып алган.

Мин әкрен генә бикле ишеккә таба атладым. Кычытканнар белән көрәшә-көрәшә, баскычка барып життем дигәндә генә, кырмыскалар оясын күреп,  туктап калдым. Әнә бит ничек мәш киләләр! Өебез ныграк, зуррак булсын, диептер инде, тырышып эшлиләр. Кайчандыр безнең йорт та шушы кырмыска оясын хәтерләтә иде бит. Без яланаяк йөгереп йөргән ишегалдында шушы бөҗәкләрдән башка җан иясе булмас дип ул вакытта күз алдына да килмәде шул... 

Мин йортның бүрәнәсенә сөялдем дә балачак хатирәләренә бирелдем. Ә буш йортның тәрәзәләре: “Нигә туган оягызны ташлап чыгып киттегез?” - дип, шелтә белән карыйлар сыман тоелды. Язмыш юллары алып чыгып китте шул безне. Бүген, дөнья мәшәкатьләре аркасында туганнар белән аралашырга да вакыт табып булмый. Бер каннан, бер жаннан булган туганнар, бер-берегездән ераклашмагыз, бердәм булып яшәгез! Туган йортка сукмак өзелмәсен, анда кырмыскалар гына хуҗа булып калмасын иде…
 
Туган як мизгелләре

Туган якка кайткан саен
Һәр мизгеле каршы ала.
Ятим йорт та: “Бөтенләйгә
Кайткан!” - диеп шатлана.

Кышларын кайтып керсәм,
Ак юрганын җәеп салган.
Салкын ап-ак карлары да
Битләремне назлый сыман.

Ә язларын кайтып керсәм,
Шаулап-гөрләп каршы ала.
Ләйсән янгыр күңелләрнең
Тутыкларын юып ала.

Жәйләр мине каршы ала
Бәбкә үләне белән.
Төн йокыларын калдырган
Айлы төннәре белән.

Көз көннәре мине көтеп,
Сары төскә буялган.
Безне озак көтә-көтә, 
Миләшләрем дә ауган.

Туган якның һәр мизгеле
Шулай мине каршы ала.
Әти-әни каршыламагач,
Күңелем моңсулана.
 
Динура ФӘЙРУЗОВА- ВӘЛИЕВА, Зеленовка авылы,Ставрополь районы.

Динура ФӘЙРУЗОВА- ВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 18.09.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы