поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Июль
  • Чыңгыз Мусин (1934-2016) - шагыйрь
  • Зөлфия Вакказова - журналист
  • Рамил Курамшин (1947-2022) - баянчы
  • Бәян Гыйззәт (1918-1991) - язучы
  • Диана Сәфәрова - кино һәм арт - продюсер
  • Камил Монасыйпов - музыкант
  • Рушания Таһирова - актриса
  • Нәргиз Камалов - шоумен
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
18.09.2017 Авыл

Халкым, уян!

Туган авылым Яңа Усманны бик яратам, халкымны нык хөрмәт итәм. Үсеп килүче яшь буын өчен дә чын күңелемнән шатланып бетә алмыйм. Заманасына карата алар, күпчелегебез уйлаганча, бик начар түгелләр. Безгә яшьләр белән күбрәк эшләргә кирәк, минемчә. Оныкларыбызны да тәртипсез дип әйтергә һич кенә дә ярамый.

Шулай да мәктәп биргән тәрбия генә хәзерге заман балаларына җитешми, дип уйлыйм. Моңа күбрәк ата-аналар үзләре тырышсын иде.

Белүемчә, кайберәүләр укытучыларны гаеплиләр, аларның өстеннән шикаятьләр язып йөр¬гән булалар, ә хата күбрәк ата-аналарның үзләрендә. Шулай да мин яшьләребезнең тыйнак һәм матур булуларына куанам. “Бер тәртипсез сыер бөтен көтүне пычрата” дигән әйтем дә бар бит. Андыйлар да юк түгел шул әле. 

Авылым турында да бер¬ничә сүз булса да язасым ки¬лә. Безнең Яңа Усманыбыз та¬бигатьнең иң матур почма¬гында урнашкан. Урман-таулары, Сок елгасы, кырлары, чишмәләре белән данлы ул. Авылыбыз ур-тасында ике мәчет эшләп тора. Көн саен азан тавышлары белән уянабыз, ястү намазыннан соң гына йокларга ятабыз. Минем туган йортым иске мәчеттән ерак түгел, шуңа да күрәсең, колагымда гел азан тавышы яңгырый сыман. 
 
Мәчетебезнең нигезе салынуга 180 еллар бардыр, мөгаен. Аның манарасын минем бабам – Әхмәтвәли Кулыев күтәргән диләр. Ә әтием 1888 елда туган. Мин дөньяга килгәндә аңа 60 яшь булган. Вакытында аңа төрле маҗаралар аша үтәргә туры килгән. Гаиләбез турында аның истәлекләр китабын да бастырып чыгардым.
 
Авылымны бер дә хурлатасым килми, гел яхшы яктан гына язасым килә. Шулай да аның табигатенә елдан-ел зыян китерүебез өчен йөрәк әрни. Урман (шулай димәсәң, хәтере калыр) сирәкләнде хәзер. 1947 елдан бирле нефть чыгаручылар аны кисеп, турап бетерделәр. Бигрәк тә соңгы елларны мәрхәмәтсез кыландылар. Җир астын гына түгел, җир өстен дә корытып баралар. Шуңа күрә бакчаларыбызда бәрәңге үстерү дә бик кыенлаша. Табигатьнең начар хәлгә төшерелүе - яхшы нәрсә  түгел.
 
Без балачакта тауларыбыз шундый биек булып күренә иде¬ләр. Алар да хәзер кукыраеп, бәләкәйләнеп калды кебек. Яз җитү белән тау тулы мал булыр иде. Авыл көтүендә - 150шәр баш сыер, 200дән артык сарык-кәҗә йөри торган иде. Ә бүген авылда калган яшьләребез эшләргә иренә, карт-корының мал асрарга хәле юк. Бөтен хикмәт әнә шунда. Ә инде таралган күмәк хуҗалык турында сөйлисе дә юк. Бөтен куанычыбыз - авылыбыз кырыеннан бормаланып агучы Сок елгасы. Аллаһы Тәгалә сусыз гына калдыра күрмәсен, су булмаса - беттек дигән сүз.
 
Олы юл буеннан узганда чәчелмәгән кырларны күреп күңел сыкрый, үкереп елыйсы килә башлый. Тигәнәк-билчән, башка чүп-чар үләннәре безнең биттән көлеп утыралар кебек. Нинди көнгә калдык бит! Халкым, уян! Күтәр башыңны... без бит тырыш халык. Ялкаулык татар халкында булмаган һәм булырга да тиеш түгел. Чит ил ризыкларына кызыкмыйк, барсын да үзебездә булдырырга тырышыйк. 
 
Бергә яшик, бердәм булыйк!
 
Тәскирә ЕРЕМЕЕВА.
Яңа Усман авылы,
Камышлы районы.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 18.09.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы