|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2017 Мәдәният
Алмаз Хәмзингә — 70! (ВИДЕО)Юмор остасы, артист, пародист, язучы, җырчы, гармунчы, популяр җырлар авторы Алмаз абый Хәмзинне белмәгән кеше аздыр. Ә бүген Алмаз Хәмзиннең юбилее! Аңа 70 яшь тулды! Алмаз абый, Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, рәхмәтләргә, рәхәтләргә төренеп яшәгез. Күп еллар буе халкыбыз күңелен кытыклап, аның күңелен күрдегез. Шундый ук ачык йөзле, җор телле, шаян булып калыгыз.
«Телевидениедә редактор булып эшләгән вакытта ук тапшыруларга музыка эзләргә туры килә иде. Аннары Әлфис Кыямов эстрададан китәм дип каңгырап йөргәндә, мин аңа җыр текстлары тәкъдим иткән идем. “Сине көтәм” җыры белән ул бик тиз популяр булып китте. “Сиреньнәр, сиреньнәр”не дә халык яратты кебек, аны Раяз Фасыйхов җырлый. Ә үзем теләп: “Тукта, бер утырып языйм әле”, – дип язган җырым берәү генә. “Сине көтәм” җырына ияреп язылган бу җырым “Үзем киләм” дип атала. Ул шулай ук Раяз репертуарында», — дип сөйли Алмаз Хәмзин җырлары турында.
Алмаз абый үзенең яраткан җырын да җырлап күрсәтте.
--- |
Иң күп укылган
|