|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2010 Җәмгыять
УЛ ГЫНА ГАЕПЛЕ...
– Маннур ага! Ике мең дә унынчы елда сезгә туксан яшь тула дип ишеттек. Хак сүзме?
– Хак.
– Шул уңайдан берничә сорау бирсәк, җавап тотарга әзерме сез?
– Кыен сораулар булмаса, мин һәрвакыт әзер.
– Сорауның кыенмы, җиңелме икәнлеген мин каян белермен соң?
– Мин үзем әйтермен: "Бу кыен сорау, мин аңа җавап бирә алмыйм", – диярмен.
– Килештек алайса. Беренче соравым шул: сәламәтлегегез ничек?
– Сәламәтлегемә зарланмыйм. Фатирым дүртенче катта. Ә мин еш кына, үзем дә сизмәстән, йортның соңгы, бишенче катына менеп китәм. Бер катка кире төшәргә туры килә. Төшү җиңелрәк, менү түгел инде.
– Маннур ага, озак яшәвегезнең сере нидә?
– Мине озак яшәүче дип әйтеп була микән? Әле бит миңа туксан да юк. Йөзгә җитәргә ун ел бар ич!
– Хәтерегез ничек соң?
– Аллага шөкер. Алачагымны бер дә онытмыйм. Бирәчәгем генә истән чыга. Вакытында түләмәгән өчен йә телефонымны өзәләр, йә утымны сүндерәләр. Бер-ике ел элек кисәтәләр иде, хәзер кисәтеп торулар бетте. Касса юлыннан кайтып торганым юк. Җанашым исән чакта мондый хәл булмый иде, бөтен түләү кәгазьләрен ул тутыра, ул түли иде.
– Сер булмаса, әйтегез әле, күпме пенсия аласыз?
– Бу – кыен сорау, җавап көтмәгез.
– Шигырьләрегез вакытлы матбугат битләрендә иң еш күренә торган автор дип беләм сезне. Гонорар хисабына баеп беткәнсездер инде.
– Әйе, баерсың гонорар хисабына! Гонорар түлиләрме соң, дип сора син.
– Гонорар түлиләрме соң?
– Түләгәне түли, түләмәгәне түләми. Кайбер редакцияләр, штаттагы хезмәткәрләребезгә түләргә дә акчабыз җитми хәзер, ди.
– Җәмәгатегез күптән вафат булдымы?
– Яңа елның җәендә биш ел тула.
– Яңа гаилә корырга уйламыйсызмы соң? Әллә хатын-кызга күзегез төшмиме?
– Төшмәгән кая! Тик аларның гына күзләре кая карыйдыр. Пенсиямнең күпме икәнлеген сорап гайрәтемне чигерәләр. Бер дә таныш булмаган хатыннар чәйгә дә чакыралар анысы. Җанашымны күмгән көннән башланды бу хәл. Үзләре тәкъдим ясаган хатын-кызлар арасында бик яшьләре дә бар. Шундыйларның берсе азык-төлек кибетендә эшли иде. Бакча яшендәге баласы белән фатирда тора икән. "Маннур абый, әйдәгез бергәләп яшибез", – ди. Мин бөтенләй югалып калдым. Оныгым яшендәге кыз. Шаярып кына әйтәдер, дим. Ләкин күзләреннән күрәм: бер дә шаярмый, чынлап сөйләшә, җавабымны көтә. "Сез миннән көләсездер", – дигән булдым. Күзләреннән яшьләр чыкты һәм кибетнең склад бүлмәсенә кереп бикләнде. Парыгыз вафат булып, ялгыз калгач, берәр чибәргә үзегезнең тәкъдим ясаганыгыз булмадымы соң, дип сорагыз миннән.
– Маннур ага! Парыгыз вафат булып, ялгыз калгач, берәр чибәргә тәкъдим ясаганыгыз булмадымы?
– Омтылып карадым, барып чыкмады. Юынып, кырынып дигәндәй, яңа костюмымны киеп, эш урынына – китапханәсенә килдем. Мин килеп кергәндә, ул телефоннан сөйләшә иде. Мине күрде, исәнләшүемә җавап биргәндәй дә итте хәтта. Ун минут көттем, ярты сәгать көттем, һаман да сүзе бетми бит. Ахирәтенә яңадан-яңа сораулар бирә. Мин басып торган якка да карап ала үзе. Сәгать буе көткәч, кайтып китүдән башка чарам калмады. Шуннан соң китапханәсенә эзем суынды. Кадерле башны кадерсезгә калдырып йөрү егет эшемени?
– Мин сезнең белән килешәм, бу һич тә егет эше түгел!
– Ул ханымга багышлап мин бер шигырь дә язып бастырган идем, укыгансыздыр да әле.
– Шул шигырегезне укып күрсәтә алмассызмы?
– "Шикләнү" дип атала ул.
Башларым әйләнеп китте кинәт уку залында, Күзем төшкәч алма битле библиотекарь ханымга. Чибәрлеге бер күрүдә ут салды йөрәгемә. Куярлык үзен берсүзсез матурлык бүләгенә. Барын бар яшь аермабыз: кызым булырга ярый. Мәхәббәт яшь тикшерәме, мин мәхәббәткә зарый. Икебез дә тол булганга, сәбәп бар парлашырга, ЗАГС баскычына менеп, балдаклар алмашырга. Китапханә бүлмәсенә көн дә узам сугылып. Мин сораган журналларны алып бирә сузылып. Бу яңа мәхәббәтемнең йөзе гел миңа табан Килеп кергән минутымнан чыгып киткәнче тәмам! Миннән күзен алмавына булган тик бүтән сәбәп Чәлдермәсен журналны дип, саклап утырган, нәләт!
– Китапханәче ханымны бүтән күрмәдегезме?
– Мин аны күргәлим. Бер көнне җыр юллары яздым да кулына тоттырдым.
Син генә, син генә гаепле бит Һаман да хатыным юклыкка.
– Шәп шигырь. Шушы шигырьдән соң да ханым сезгә игътибар итмәсә инде, аның эчендә җаны юктыр дип бәяләргә генә кала. Маннур ага, Яңа елны кайда ничек каршыларга уйлыйсыз соң?
– 31 ендә "Идел-Пресс"та ашханә эшләрме икән? Анда аш-суны бик тәмле пешерәләр. Аш биреп торучылары да, кассиры да бик ягымлы. Эшләсә, шунда тәмле итеп ашап чыгам. Аннан берьялгызым өйдә. Нинди хәлләр кичерүем турында шигырь язармын да сезгә китерермен. Ялгызым гына яшәргә күнектем инде, әмма "Ватаным Татарстан"сыз тора алмыйм.
– Яңа елда да күрешкәнчегә кадәр алайса.
– Шуңа өмет итәм. Журналистларның халыкара ассоциациясе минем таныклыкны 2020 елга кадәр озайтты. Димәк, яшисе дә яшисе әле.
Габделбәр РИЗВАНОВ |
Иң күп укылган
|