поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.09.2017 Милләт

“Мен әньига булыйшам”

Умарта оясын туздыру өчен күп кирәкми. Татарстанда тыныч кебек тоелган тормышны кузгатып җибәрү өчен Владимир Путинның Йошкар-Олада әйткән бер җөмләсе җитте. “Туган тел булмаган телләр кешенең үз ризалыгыннан башка укытылырга тиеш түгел”, – дигән иде ул. Шушы җөмлә Урыс мәдәнияте җәмгыяте (ОРК) тирәсендә Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә “Рус телле ата-аналар комитетлары” оештырып, татар теленә, мәк­тәпләрдә татар телен укытуга каршы кампания җәелдереп җибәрүгә сәбәп булды.

Газеталарда, радио-телевидениедә тынлык, берни юк кебек, бәйсез интернет ММЧла­рын­да  гына язмалар күре­неш­тер­де, бөтен көрәш интернет кырына күчте. Имеш, татар теле аркасында бездә рус теле сәгатьләре Россия­нең башка төбәкләреннән азрак калган. “Комитетчы”ларның Россия генераль прокурорына язган хатларында татар теле рус теленә караганда күбрәк укытыла, дигән юллар бар.
 
Шуларны укыйсың да, кара әле, бездә чынлап та рус теленең хәле шулай начар микәнни соң, дип ышана башлыйсың. 8 сәгать татар теленә 5 сәгать рус теле каян килә икән? Түзмәдем, балаларның көн­дәлекләрен актарып чыктым. Ка­занның гади мәктәбендә икенче сыйныфта 8 рус теле һәм әдә­бия­тына 4 татар теле һәм уку, өченчедә – 7 гә 3 чагыштырмасында. Җиден­чедә 4 рус теле һәм әдәбияты дә­ресенә 3 татар теле белән әдәбияты туры килә. Күрәсең, монысы гына да канәгатьләндерми рус телле ата-аналар комитетын, алар татар телен мәктәптән бөтенләй үк чыгаруны, татар теле дәресләрен укытуны бетерүне сорыйлар. Сәбәп­ләре: татар теленең кулланылмавы, Татарстаннан читтә аның ки­рәк­сезлеге, татар теле укыту мето­дика­ларының әйбәт булмавы, һәм, ниһа­ять, татар теле дәресләренең рус теленнән биреләсе БДИ нәти­җә­ләренә кире тәэсир итүе. Шулай да, әйтелми калган иң төп сәбәп Тата­рстанның Россия уртасында милли республика булып яшәвен­нән котылырга, аны гадәти өлкәгә әйләндерү түгелме? ОРК рәисе  М.Щегловның, “Идел. Реалии” сайтында язып калдырган фикерен­дәге “Безнең бүгенге бурыч россиян (аннары – рус) милләте ясау”, – дигән сүзләре үзе үк экстремизмга тарта. 
 
ОРК әһелләре көз саен “Минем туган телем – русский”, “Мәктәптә татар теле тираниясенә каршы” ди­гән шигарьләр күтәреп, Мәгариф һәм фән министрлыгы тирәсендә 30-50 кешелек митинглар оештырып ала иде. Бу юлы исә көчләр арткан, комитетның “ВКонтакте” челтәрендәге төркемендә чәршәм­бе кич 4077 кулланучы теркәлгән иде, Чаллыда бу сан – 658, Менделеевскида – 31, Әлмәттә – 255. Әлбәт­тә, әлеге җәмгыять буш урында гына барлыкка килмәгән, аның әгъ­залары – “Поборы в школах” дип аталган төркемнәрнең активистлары. Мәктәптә акча җыюларга каршы көрәшеп чыныккан, үз хокукларын якларга өйрәнгән халык. Төр­кем тарафыннан Татарстанда татар телен укытуга каршы пе­тицияләр дә язып таратыла. Бу эш шулай ук интернет челтәрендә дә эшләнә, дүрт петициянең берсендә 2013 елдан бирле – 20 мең, 2016 елда язылганнарында – 1077, 477, бер ай элек барлыкка килгәнендә 455 имза тора. Димәк, 20 мең кеше Татарстанда татар теле укытуга каршы булуын белдерә.
 
Әйтергә кирәк, “Рус телле ата-аналар комитеты”ның шау-шуы мо­ңа кадәр күз йомарга тырышкан, күрмәмешкә салышып яшәгән әй­берләрне чыгарып селкеде. Мо­ның өчен аларга, бәлки, рәхмәт кенә әйтергәдер? Беренчедән, 26 ел буена татар телен чит ауди­ториядә укытуның уңышлы методикасы булмау. Татар теле укытыла, ләкин аның дәрәҗәсе хезмәт һәм физкультура дәресләреннән дә түбәнрәк. Методикалар бар, алар нишләп кулланылмый соң? Николай Максимов дигән мөгал­лим бар. Ул инде 90нчы еллардан бирле химия-технология институтында чит аудиториядә татар телен өйрәтү   буенча, аерым мәктәпләр­дә, интенсив курсларда уңышлы гына эшләп килә. Сөйләм калыпларына нигезләнеп тел өйрәтүгә ни­гезлән­гән үз технологиясе бар һәм аның нәтиҗәләре дә юк түгел. Шушы технологияне мәктәпләргә таратып, эшләп булмас иде микән­ни соң?
 
Миллионнарча сум акча тү­гелеп, “Ана теле” порталы эшләнде, анда елына фәлән мең кеше тел өйрәнә ала диелде. Ә чынлыкта? Татарстанның бер мәктәбендә татар теле укытучы танышым, рус телле коллегасы өчен “Ана те­ле”ндә теркәлеп, интенсив курс үтүе турында сөйләде. Кемне алдыйбыз соң без? Татар телендә укучылар конференцияләре үткәре­леп тора, республика күләмендә дә, шәһәр буенча да. Катнаша баш­ласаң, тыңлый башласаң, катнашучылары да, темалары да бер үк. Бу да күз буяу түгелме? 90 нчы елларда күпләп татар гимназия­ләре ачылды, моңа кадәр татар гимна­зияләрендә тәртип дип ышанып йөрдек, баксаң-күрсәң, 2000 нче ел урталарыннан гимназия­ләребез урыслашып беткән икән бит инде.
 
2009 ел ахырында мәгълүм 309 нчы законны кабул итүгә каршы чыгып, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәй­рәмовалар аһ органда, депутатларыбыз, барысы да яхшы, дип ышандырып, тик утырып калды. Яхшы түгел икән шул. БДИ бирү генә түгел, 10-11нче классны да туган телдә укырга хокукыбыз юк икән. Яз көне генә Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльмет­ди­нов­ның сайлаучылары белән очрашуында булырга туры килде. Ул анда милли мәгариф, татар мәктәп­ләре турындагы аһ-зар­ларга, яптырмагыз мәк­тәпләрне, укытыгыз, үзегез эндәш­мисез, дип җавап биргән иде. Алай гына түгел икән шул! Мә­гариф турындагы Федераль закон­ның 14 маддәсенең 4 пунк­тында әй­тел­гәнчә, Россия халыклары теллә­рен­дә белем бирү бакчада, башлангыч һәм гомуми белем бирү мәктәп­ләрендә генә мөмкин икән. Ә урта мәктәп кайда? БДИның рус телендә генә бире­лергә мөмкин икәнен әйтеп тә торасы юк. Шул вакыттагы тыйнак­лыгы­быз­ның җи­меше – җи­мере­леп бетеп барган милли мә­гари­фебез. БДИны рус те­лендә би­рәсе булгач, 10-11дә русча укыйсы булгач, Балтачтагы, Арчадагы, Сармандагы татар нишли? Үз баласын шунда ук рус мәк­тәбенә бирә, рус класслары ачтыра. Мәга­риф минис­тры укытучылар киңәш­мә­ләрен­дә: “Ник татар районында татар мәк­тәбе юк?” – дип аптырый. Ап­тырый­сы юк. Мә­га­риф турындагы законны ачып укып кына чыгасы.
 
Татар балалар бакчалары оештырдык. Ишекләренә “Татар телен­дә белем һәм тәрбия бирә” дип язып эленде. Мәгариф бүлеген­дә­ме, мәгариф идарәсендәме, әллә инде министрлыкта укмы, кайда корткычлык ясаучылар? Татар те­лендә тәрбия бирергә тиешле бакчага, янә­шәдә рус телле бакча була торып, ник рус телле балаларны җибә­рәсез? Төркемдәге Степан бе­лән Ки­рилл өчен тәрбияче русча сөй­ләшә, бөтен төркем руслашып бетә. Елга ике-өч мәртәбә була торган утренникларда “Мен әньига булыйшам” дип шигырь сөйләгәнгә сөе­неп, әй, татар телен өйрәнәләр бит дип куанып утырабыз. Кем алдана?
 
Инде дә килеп, татар телен мәҗ­­бүри укытуга каршы барган кампаниядә җиңелеп, татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз эшсез кала башласа, аларны кем яклар? Кайбер татар мөгаллимнәре укытучылар бүлмәсенә керергә читенсенә башлаган дигән сүзләр ишетелә. Аларны хәзер, кемдер эшсез кала инде, дип каршы алучылар да бар икән.
 
Икенчедән, татар теленә их­тыяҗ тудырылмады. Монысы ин­де – турыдан-туры дәүләт эше. Эш урыннарында ике тел белүчеләргә мө­мкинлекләрне күбрәк булдыру, хез­мәт хакына өстәп түләү, курслар оештыру – болар барысы да респу­бликаның Телләр турындагы законында бар. Закон шәп. Соклангыч хәтта. Әлеге закон буенча, Татарстанда яшәгән бурятлар, якутлар, марилар да үз телләрендә укый ала. Һәрбер тел дәүләт яклавын тоеп яши. Ә чынбарлыкта? Универсиада алдыннан элмә такталарга ка­дәр алыштырып, рус һәм инглиз тел­ләрен генә калдырып бетердек. Казанда татар теленең кулланылышы 5 процентка да калмады дип беләм. Дәүләт оешмаларыннан татар теле­нең кысрыкланып чыгарылуына бер генә дәлил: ТНВ телеканалындагы хәбәрләр тапшыруында тәр­җе­мә­ләрнең артуы. Закон кабул ител­гән икән, аның үтәлешен күзәтеп торучы башкарма органнар ни эш­ләде? 
Өченчедән, татар милләте белән тыгыз эшләргә, аның һәр сулышын тоеп торырга тиешле милли оешмалар, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” оешмалары эшчәнлеге. Соңгы елларда аларның эшчәнлеге Җыен, Сабан туе, читек туе, калфак туе уздырып, гөбәдия пешерергә өйрәтүгә генә кайтып кала түгелме соң? Күңел ачуга, ашарга әзерләргә өйрәнүгә караганда, телне саклау, милли үзаңны үстерү, милли мәгарифне кире кайтару өчен көрәшергә тиеш түгелме соң ул милли оешмалар? Россиянең төрле почмакларыннан, элекке союздан җыелган, гафу үтенәм, 70-80 яшьлек әби-бабайлар татар милләтен кая алып бара ала? Өлкәннәр дә кирәк, әмма 10-20 аксакал биргән акылны тыңларга 700-800 яшь кеше булырга тиеш бит. Яшьләр дә бар, әлбәттә, тик алар бүтән тусовкада, татар яшьләре көннәрендә, “Милләтебез хәзинәләре” лагеренда.
 
Дәүләт акчасына яшәгән, бюджеттан татар телен саклауга дип бүлеп бирелгән чараларның нәти­җәсез булуын “Рус телле ата-ана­лар комитеты” бик ачык итеп ачып салды. Беткә үч итеп, тунны ягып булмаган шикелле, милли мәга­риф юк, законнар үтәлми, без барыбер беркем түгел дип утыру хәлебезне җиңеләйтми, әлбәттә. Ни эшләп була соң? Шушы берни­чә көн эчендә татар яшьләре форумы рус телле ата-аналарга мө­рәҗәгать белән чыкты, туган тел­ләрдә урта белем алуны, БДИны туган телләрдә бирү мөмкин­леген таләп итеп РФ Президенты, Дәүләт Думасы исеменә, татар телен мәҗ­бүри укытуны таләп итеп, ТР мә­гариф министры исеменә пети­цияләргә имзалар җыела башлады. Шушы 3 көн эчен­дә аларның берсен – 1067, икен­чесен 162 кеше хуплаган. Пе­ти­цияләр аралашу челтәрлә­рен­дә та­ратыла, аларны change.org сайтында имзаларга мөмкин.
 
Бу шартларда милли телләрнең дә яшәргә хакы, кирәклеге турында О.Васильева, И.Шуваловның сүз­ләре, әйдә, шуңа алданып торсыннар инде дигән шикелле яңгырый. Ә мәктәпләрдә татар те­ленә булган һөҗүм – Татар­станның чагыштырмача бәйсезлегенә һөҗүм дип аңлашыла, чөнки Генераль прокуратурага, Россия Президентына язылган хатларның барысында да, Татарстан булмаска тиеш, бердәм һәм бүленмәс ил генә калырга тиеш дигән фикер ярылып ята. Бердән­бер юл – татар теленең мәгариф системасында зарури булырга тиешлеген яклап калганнан соң, аны шушы көнгә китереп җиткергән мәсьә­ләләрне хәл итәргә тотыну. 
 
P.S. Башкортстанда 73 процент халыкның башкорт телен укуга ризалык бирүе мәгълүм булды.

Айсылу ГАЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.09.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»