поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.09.2017 Язмыш

“Шамилне тудыр. Мин үлгәч, ул сиңа миннән истәлек булыр"

Рузилә – гади авыл кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәренә барып, әллә ничә төрле һөнәр ала, университет тәмамлый.

– Беркөнне кызлар белән җыелышып бер әзербайҗан кафесына бәйрәм итәргә бардык, – ди Рузилә. – Шунда беренче тапкыр карашларыбыз очрашты. Ул егет белән карашып утырдык та, аерылыштык. Ләкин шунысы сәер тоелды: мин кайчан киләм, шул вакытта гел кафеда бу. Югыйсә, көн дә йөрмибез бит. Соңыннан мондый еш очрашуларыбызның сере мәгълүм булды: ул кафеда эшләүчеләргә “теге кыз килсә, шалтыратыгыз” дип, телефон номерын калдырган икән.
 
Мәхәббәт шундый нәрсә инде ул: күп сорауларга җавап юк. Нигә без гашыйк булабыз? Нигә безне яраталар? Рузилә белән дә шулайрак була. Башта иптәш кызлары “ул бандитка охшаган” дисә, әнисе Светлана “кара халык кирәкми, алар бит биегәндә дә авызларына пычак кабып бии” дип кызына йөргән егетен ташларга куша, әтисе дә булачак киявенә каршы икәнен белдерә. 
 
Илкинның әти-әнисе, туганнары да Русия кызларын өнәп бетерми икән. Очрашканда Рузиләгә – 24, Илкинга 35 яшь була. Кызны күргәч кенә егетнең туганнары Рузиләгә, гомумән, татар кызларына карашларын үзгәртә, җаннарына тынычлык иңә. Бер атна очрашкач, мәчеткә кереп никах укытып чыга яшьләр. Шулай итеп, мәхәббәт барлык киртәләрне дә сикерә-сикерә узып китә... Илкин шушы яшькә кадәр өйләнми нишләп йөргән? 
 
– Әнисе аның үз ягында өйләнүен теләгән, ә Илкин “мәҗбүр итсәгез, авылның иң начар кешесенең кызын сорарга барачакмын”, дигән. Ата-ана куркып калгандыр инде. 
 
Яшьләрнең бәхете дүрт елга сузыла. Бала туар чак җитә. Шунда Илкин сөйгәненә: “Шамилне тудыр. Мин үлгәч, ул сиңа миннән истәлек булыр. Әле ул бик тә миңа охшаячак. Мин ничек әнине җәфаласам, ул сине җәфалаячак”, – ди. Шамил туа. Илкин аны Ходайның бүләге, мәхәббәт җимеше итеп кабул итә. Аңа карап елмая, аптырый, бәхетеннән күктә йөзә... 
 
Илкин тумышы белән Әзербайҗаннан, әмма иркәй Грузиядә харап була. Рузилә күкрәк баласын әти-әнисенә калдырып, бар булган акчасын алып, башта Әзербайҗанга, аннан Грузиягә юллана. Сөйгәненең аяк очында утыра. Әллә ничә тапкыр ясин чыга. Ире Илкинның хәле бер яхшыра, бер начарлана. Аппараттан да аералар үзен. Әмма 2014 елның көзендә мәңгегә күзләрен йома ул...
 
Аның үле гәүдәсен Әзербайҗанга алып чыгарга ярамый. Янәсе, Русиягә алып китегез! Көч-хәл белән урлап диярлек ирнең гәүдәсен туган авылына алып кайталар. 
 
– Ул минем исемне соңыннан гына әйтергә өйрәнде, “Роза”, “роднуля” дип йөрде, – дип хәтерли Рузилә. – Илкинның гәүдәсе кайтып җитәр алдыннан аның тавышын ишеттем, тавыш “син мине бакча янында көт” диде. Чыгып бастым. Күпме торганымны да белмим. Туганнары “катып үләсең бит, өйгә кер” дип ачулана. Шулвакыт чикләвек агачының кыштырдавын ишеттем һәм “чикләвек җыясыңмыни?” дип сорадым. Карыйм, Илкин агачның теге ягына чыгып басты. Кап-карадан киенгән. Ябык һәм бик яшь үзе. Чыккан җан кешенең 20 яшьлек кыяфәтен ала диләр. Илкин да 20 яшькә кадәр бик ябык булган. Үзем “мин акылдан язмадым!” дип кабатлыйм. Аны мин генә түгел, күпләр күргән икән! Балаларга хәтле күрүләрен әйтте. Машина кайтып та туктады, шәүлә кереп тә китте. Аннан соң миңа Илкинның йөзенә карарга куштылар. Кич булган, караңгы төшкән иде инде. Битен ачуга кояш күтәрелгәндәй булды, аны озатырга килгән 200ләп кеше аһ итте, – ди Рузилә.
 
Илкинны җирләгәч тә, кайтып китми Рузилә. Зиратка йөри. Чардуганнарын буягач кына күңеленә тынычлык иңә. 
 
Туган ягына кайткач та сәер хәлләр тәмамланмый. Әле аның телефоны шалтырый, әле әзербайҗанча “хатын” дип язылган смс-хәбәр килә. Ләкин теге очракта да, бу очракта да хәбәрләрнең номеры булмый. Магнитофонда да Илкин яраткан җырлар яңгырый башлый. Коточкыч, кыскасы! Әллә Илкин Рузиләне җибәрми, әллә Рузилә аның юклыгына ышанмый. 
 
Рузиләнең әнисе әле дә Илкин турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый.
 
– Алар хакында “кара халык” дип кенә сөйлибез. Илкин бик тә йомшак холыклы, акыллы, тәрбияле, хатын-кызны хөрмәт итә белүче ир-ат иде. Башта миңа “Светлана ханым” дип дәште.
 
Үз баламдай якын, кадерле иде ул миңа. Рузилә киткәч, күкрәк баласы белән калдым. Үзем Илкин өчен ут йотам. Йокысыз төннәр, бала көйсезләнә. Бервакыт бәргәләнә-бәргәләнә елады ул, туктата алмадык. Әтисе үлгән вакыт булган. 
 
Рузиләнең кулына игътибар иттем: балдагын салмаган...
 
Кемдер үлә, кемдер туа. Тормыш дәвам итә. Димәк, Ходай Рузиләгә шундый язмыш язган. 

Эльмира ФЛҮН
Өмет
№ --- | 15.09.2017
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»