поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.09.2017 Җәмгыять

Буа районыннан 76 яшьлек Зөфәр абый 3 меңнән артык сканворд ясап, махсус Казанга килгән

Татарда сканворд төзүчеләр күп түгел. Шуларның берсе – Зөфәр Хисамов. Зөфәр абыйга 76 яшь. Ул Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәп ята. 65 яшенә кадәр мәктәптә белем биргән. Бик күп мактаулы исемнәр белән бергә Татарстанның атказанган укытучысы исеменә дә лаек булган.

Шушы көннәрдә Зөфәр абый “Матбугат.ру” редакциясенә кереп чыкты. Басма матбугат чараларына сканвордлар китергән. “Ник интернеттан гына җибәрмисез?” дигән сорауга: “Буадан Казанга килеп китүе үзе рәхәт, күпме кеше күрәм, аралашам”, - дип җавап бирде ул. 
 
Зөфәр абый Хисамов яшьтән үк кроссвордлар төзү белән шөгыльләнә. Бу мавыгуын ул 3 ел армиядә хезмәт иткән дәвердә дә ташламый. Узган гасырның 60нчы еллар уртасыннан “Татарстан яшьләре” газетасында басыла. Соңыннан кроссвордлар урынына сканворд модасы кергәч, шуларны эшли башлый. Ребуслар да төзи. Рәсемле башваткычларны ясаганда башта берәр акыллы гыйбарә, сүзтезмә сайлый. Шуннан соң рәсемнәр теленә күчерә. Үз рәсемнәреннән торган картотекасы да бар. Әйтик, берәр ребус төзегәндә аю рәсеме кирәк икән – “а” хәрефенә эзләп картотекасыннан китерә дә чыгара. Сканворд төзү сәләте дә, рәссам сәләте дә булган сирәк кешедер ул Зөфәр Хисамов. 
 
“Башваткычлар төзергә миңа укытучы булып эшләгәнем ярдәм итә”, - ди Зөфәр абый. Авыл мәктәбендә ул рәсем сәнгатен, сызу, астрономия, география, физиканы укыткан. Төп предметлары – биология һәм химия. Алай гына да түгел, авылда театр оештырып режиссер һәм актер да булган әле ул. “Сканворд төзегәндә бөтен терминнар башымда саклана. Кайвакыт дөрес язылышны тикшерү өчен генә сүзлеккә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бигрәк тә исемнәр белән бәйле биремнәрдә. Әйтик, Ренат Мөхәммәдиевме, әллә Ринат Мөхәммәдиевме”. 
 
Зөфәр Хисамов көнгә 2-3 сканворд ясап ата. “Сабантуй” журналы, “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”, “Юлдаш” газеталары белән хезмәттәшлек итә. “Юлдаш” үзе генә дә айга 30лап сканворд, 10лап ребус сорый ди. Бәяләре төрлечә. Бер сканворд өчен уртача гонорар 250-300 сум тирәсе икән. Гомер буена эшләгән кроссворд-сканвордлары исәпләсәң, 3 меңнән артып китә ди. Әмма бу сан белән генә чикләнми Зөфәр абый. Алга таба да иҗат итәргә җыена. Яшьтәшләре сканвордларны сатып алып чишкән мәлдә, Зөфәр абый бу башваткычларны үзе төзи. Бер яктан – ләззәт, икенче яктан – гонорар.     
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»