поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.09.2017 Язмыш

Әти-әнисенең күзләре күрә, ә менә тугыз баланың бишесе тумыштан сукыр туа

Үзәк базарга барганда юл кырыенда гармун тартып утырган ир-атка игътибар итмәгән кеше сирәктер. Кайберәүләр аның янында туктап акча биреп китә. Кем ул, нишләп шулай урамга чыккан, нәрсә мәҗбүр иткән – бу сорауларга күптәннән җавап ишетәсе килеп йөри иде. Ниһаять, форсат килеп чыкты.

Күбебез тормыштан зарланырга, теге яки бу җитми, хөкүмәт шуны да эшләми, якламый дияргә яратабыз. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән аралашканда алардан бу зарланулар бик сирәк ишетелә. Әллә без тормышның кадереп белмибез, әллә сәбәп башкада – аңламассың...
 
Һава торышының нинди булуына да карамастан, иң якын дусты, сердәшенә әйләнгән гармуны белән урамга чыгып утырган Равилдән дә ник бер сыкрану, әйләнә-тирәне сүгү сүзе чыксын. Үзенә 57 яшь икән. Күпме генә кыстасам да, фамилиясен әйтәсе килмәде Равилнең. Равил Балык Бистәсе районында туып-үскән икән. 
 
– Зөфәр Билалов авылыннан мин, – диде ул төбәкләреннән шундый танылган шәхесләр чыгуы белән горурланып. 
 
Равил ишле гаиләдә дөньяга килгән. Әтисенең дә дә, әнисенең дә күзләре күрә, ә менә тугыз баланың бишесе тумыштан ук сукыр туа. Дүрт апасы, абыйсы һәм энекәшләренең икесе исән-саулар. Равил аларга кунакка кайтып йөри. Әлмәттә ничек яши башлавына килгәндә, аны Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстандагы оешмасы нефтьчеләр башкаласындагы инвалидларны укыту-производство предприятиесенә эшкә җибәрә. Талант булса, чишмә кебек теләсә кайчан авыр ташларны да бәреп чыга ул, диләр. 
 
– Мин ул чакта гармун уйнамый идем әле. Уйнарга бик соң – 50 яшьтә генә өйрәндем. Безнең өйдә әти генә гармунда уйный иде, апаларым бик матур итеп җырлый. Башта дөрес уйнамадым. Рус җырларын, гомумән, уйный алмый идем. Хәзер өйрәндем, – диде ул. 
 
Бүген Равил татар җырларын да, рус телендәгеләрен дә шәп җырлый. Хәтта аны туктап тыңлап торучылар да бар. 
 
– Кайчакларда теге яки бу җырны җырлавымны сорап та мөрәҗәгать итәләр. Рәхәтләнеп җырлыйм. Миңа җырлау бик ошый. Урамга шуңа чыгам да. Җырлыйсым, башкаларга ишеттерәсем килә. Ияләшеп беттем инде, – диде ул гармун сузуын туктамый гына. 
 
Нинди җырлар күбрәк ошый, бәлки өйрәнергә теләгәннәре дә бардыр дигәнгә Равил: 
– Бәлки мин Алла Пугачева белән җырларга хыялланамдыр, – дип тә куйды. 
 
Шәһәр һәм Нефтьчеләр көнннәрен бәйрәм иткәндә калабызга җырчы Зөфәр Билалов та килгән иде. Аннан әңгәмә алганда без Равил турында да әйттек. Җырчы аларның гаиләсен белә булып чыкты, җылы сүзләр җиткерде ул. Әтиләренең гармунда бик матур итеп уйнаганы да хәтерендә җырчының. Менә шундый гыйбрәтле язмыш иясе булып чыкты урамда җыр-моң сузган ир-ат.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»