поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.09.2017 Мәдәният

Казанда театр блогерлары мәктәбе ачыла

8 октябрьдә Казанда “Театр блогерлары мәктәбе” ачыла. Әлеге пилот проектның максаты - төбәкләрдә яшәүче тамашачыларга замана театрының күптөрлелеген аңларга ярдәм итү һәм шулай ук театраль рецензия-бәяләмәләр язарга өйрәтү. Проектның идеологик һәм гамәли мәсьәләләрен "Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе" һәм Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге, оештыру эшләрен - продюсер Евгения Шерменева үз өстенә ала.

Мәктәп Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән театр базасында ачыла.
 
Проект Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче, театр турында интернет блогларга язарга яки күргән спектакльләрен яхшырак аңларга теләүче тамашачылар өчен оештырыла. Урындагы театраль журналистларның катнашулары да чикләнми. Төбәк театрларында әлеге мәктәпләрнең оештырылуы коммерция максатын күздә тотып куелган  спектакльләрдән тыш җитди репетуарны да кабул итә алырлык укымышлы аудитория тәрбияләргә ярдәм итәр дип көтелә.
 
Проект кысаларында Казанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә Театр тәнкыйтьчеләре ассоцияциясе ярдәмендә тәнкыйтьчеләр эшләячәк. Алар блогерлар белән семинарлар, вебинарлар уздырачаклар һәм практик биремнәрнең үтәлешен күзәтәчәкләр. Казанның театр блогерларын танылган театр белгече, "Афиша" журналы күзәтүчесе Алексей Киселев (Мәскәү ш.) укытачак.
 
Һәр шәһәрдә дүртәр семинар дәресе уздыру планлаштырыла. Катнашучылар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия теарының бер спектаклен карап, аның турында бәяләмә язачаклар. Проектка декабрьдә нәтиҗә ясала. Семинарлар арасында булган вакытларда педагог белән катнашучылар вебинарлар һәм социаль челтәрләр аша онлайн рәвештә аралаша алачаклар.
 
"Театр блогерлары  мәктәбе" - пилот проект һәм бары тик өч айга исәпләнгән. Әлеге тәҗрибә уңышлы дип табылса  -  ул дәвам итәчәк.
 
Белем алу - бушлай. "Театр блогерлары мәктәбе"ндә катнашырга теләүчеләрнең гаризалары 1 октябрьгә кадәр kamal.press@tatar.ru почтасына кабул ителә. Гаризада исем, фамилия, атагызның исемен, телефон номерын,социаль челтәрләрдәге аккаунтыгызга сылтаманы күрсәтүегез һәм түбәндәге сорауларга җаваплар бирүегез сорала:
 
1. Үзегез, белемегез һәм эшегез турында берничә сүз. Караган спектакльләрегез турында ММЧда яки социаль челтәрләрдә язасызмы? Андыйлар булса, сылтамаларын күрсәтегез.
 
2. Тамашачы тәҗрибәгез. Казанда яки башка шәһәрләрдә спектакльләр карау мөмкинлегез бармы? Соңгы вакытта нинди спектакльләр карадыгыз?
 
3. Соңгы вакытта караган һәм зур тәэсир калдырган 1-3 спектакльгә кыска бәямәләр бирегез.
 
19 сентябрь, 14.00 сәгатьтә "Татар-информ" МАда проектның Казан шәһәрендәге ачылышына багышланган матбугат-конференциясе уза. Катнашалар:
Глеб Ситковский - "Театр блогерлары мәктәбе" проекты оештыручысы, Театр тәнкыйтьчеләре берләшмәсе координаторы (Мәскәү ш.);
Нияз Игъламов - театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире;
Фәнис Җиһанша - Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры (Казан ш.).
Матбугат конференциясенә аккретидация: Илшат Латыйпов  ( Г.Камал исемендәге ТДАТның PR һәм маркетинг буенча директор урынбасары) kamal.press@tatar.ru, 293-83-18, 89274464542. 

---
Камал театры
№ --- | 14.09.2017
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»