поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.01.2010 Шоу-бизнес

ИКЕНЕҢ БЕРСЕН САЙЛА: ҖЫРЛЫЙММЫ, ӘЛЛӘ БИИММЕ?

Бераз тарих

 

«Барс-медиа» компанияләр иң шау-шулы проектларының берсе «Татар җыры» фестиваленең тарихы – 2000 елдан башлана. Аның беренчесе Камал театрында дүрт көн барган иде, анда Президентыбыз Минтимер Шәймиев үзе катнашып, яраткан җырчысы Флера Сөләймановага чәчәкләр бүләк иткән иде. Алгарак китеп шунысын әйтергә кирәк: Президент быелгы унынчы фестивальне дә тамаша кылды һәм җырчы Зилә Сөнгатуллинага – «Дуслык» ордены тапшырды. Шулай ук ил башы татар эстрадасы үсешенә керткән өлеше өчен «Барс-Медиа» компанияләр группасы директорлар советы рәисе Камил Гәрәевка Республикабызның «Фидакарь хезмәт өчен» медален, ә «Барс-Медиа» компанияләр группасы җитәкчелегенә генераль директор, «Татар җыры 2009» Х Халыкара эстрада фестиваленең оештыру комитеты рәисе Марат Гәрәевкә һәм Директорлар советы әгъзасы Наил Баһаветдиновка үзенең «Рәхмәт хаты»н тапшырды.

 

«Татар җыры» өстендә дистә ел эчендә шактый тәҗрибәләр үткәрелде. Әйтик, 2003 елда, аны халыкара итәргә тырышып, Австралиядән Зөлфия Камалова чакырылган иде. 2004тә гала-концертта Мәскәү кунагы София Ротару чыгыш ясады. Шул ук елны беренче мәртәбә «Йолдызлар фабрикасы» сәхнәгә чыкты һәм ел саен татар эстрадасына «йолдызлар» «очыра» башлады: 2005тә – Иркәне һәм Шәкүрне, 2006да – Раяз Фасыйховны, 2007дә Мөнир Рахмаевны… 2008дә өч концертның берсе «Җанлы концерт» буларак, ягъни, фонограммасыз үтте.

 

Алып баручылар да үзгәреп тордылар. Беренче өч елда фестивальне Эльза Әхмәтҗанова белән Инсаф Абдулла алып барган иде. Дүртенче елны аларга Салават кушылды. Бишенче, алтынчы елларда бу җаваплы эшкә Камал театры артистлары алынды. Ә җиденче елны Гөлназ Сәфәрова пәйда булды, һәм хәзергәчә фестивальне ул алып бара. Сәхнәгә Искәндәр Хәйруллин белән дә, Айдар Галимов белән дә, Эдуард Үтәгәнов белән дә чыкты ул. Быел аны Фәрит Таишев белән «парлаштырганнар» иде.

 

Сценарий җәһәтеннән исә фестиваль артык үзгәреш кичермәде. Хәер, сценарийның елдан-ел начарлана баруын да үзгәреш дип санарга мөмкиндер. «Татар җыры»ның даими тамашачысы буларак, быелгы сценарийның коточкыч начарлыгын билгеләп үтәсе килә. Аны сәхнәгә чыгып укырга җөръәт иткән алып баручыларга рәхмәт.

 

Фестивальнең беренче елында «Җырчылар халык соравы буенча сайлана» дигән миф яшәп килә иде. Соңрак «Барс-медиа» бу легенданы кабартып маташмады, бриллиант күзле алтын сыннарны үз җырчыларына ачыктан-ачык тарата башлады. Моның шулай булуы дөресрәк, билгеле. «Татар җыры»ның «Яңа гасыр» телекомпаниясе белән «кавышып-аерылышып» яшәве дә үзе бер кызык. Хәтерем ялгышмаса, «Татар җыры-2008»дә «Яңа гасыр» телекомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминовны фестивальнең «өч әтисенең» (ужас!) берсе дип тә игълан иткәннәр иде...

 

Икенең берсен сайла: җырлыйммы, әллә биимме?

 

Оештыручылар бу юлы беренчесен сайладылар – җырчыга җырларга куштылар. Ул җырлады. Фонограммасыз. Төрлесе төрлечә җырлады, әлбәттә, анысы башка мәсьәлә.

 

Кыскасы, быел унынчы мәртәбә үткәрелгән «Татар җыры» тарихка «җанлы концерт» буларак кереп калды. Җанлысын җанлы булса да, борчылуы йөзенә чыккан артистта гына җан әсәре сизелмәде. Җитмәсә, бөтен сәхнә музыкантлар белән тутырылгач, әле шуларга өстәп, биючеләрне дә чыгаргач, аңа хәрәкәтләнергә дә урын юк иде шул. Шуңа күрә куркып кына кушылган җырын җырлагач, аның «сөекле халкына» сүз әйтер хәле дә калмады булса кирәк. Ә бәлки оештыручылар «тел тегермәне тартмаска» дип кисәтеп куйганнардыр…

 

Чыннан да, «Пирамида» яхшы акустика белән мактана алмаса да, ул көнне бөтен сәхнә музыкант белән тулган иде: Анна Гөлишәмбәрова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» оркестры һәм Юрий Федоров җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль музыкантлары безнең эстрада артистларыбызны «җанлы» музыка белән тәэмин итте. Татарның иң яхшы ике баянчысына гына урынның стена буенда булуы күңелне тырнап куйды.

 

«Пирамида» сәхнәсенә бер «эшелон» музыкант тутырып, бер төркем «җансыз» артисттан «җанлы» концерт ясау кирәкме-юкмы – анысы бәхәсле мәсьәлә. Бәлки бу: «Безнең артистлар җырлый белми, өч нота арасында адаша», дип язарга яраткан журналистларга һ.б.ларга җавап булырлык бер тәҗрибә генәдер.

 

«Җанлы концерт» иләгеннән кемнәр үткән?

 

«Күпъеллык тәҗрибәсе һәм югары профессионализмы белән дан казанган мегайолдызлар» – Зөлфәт Хәким, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Салават, Зәйнәп + Зөфәр, Идрис Газиев, Венера Ганиева, Резидә Шәрәфиева һәм Рәсим Низамов. Алар белән бер сәхнәгә чыгучы Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасыйхов, «Зө-Ләй-Лә» триосы, Асылъяр, Гүзәл Уразова, Илнар Сәйфиев, Алсу Әбелханова, Ильвина, Илдар Әхмәтов, Илшат Вәлиевны оештыручылар «Яшь, ләкин популярлык казанып өлгергән җырчылар» дип билгеләгән иде.

 

Язган кешегә – ручка

 

«Татар җыры» – җырчылар һәм иганәчеләр бәйрәме. Чөнки сәхнәдә – алар. Ә җыр авторларына, оештыручылар сүзләренә караганда, миллионнар түләнә икән, шуңа концертка алар үзләре билет алып керергә тиеш иде. Дөрес, кайсыбер елларда билет та биргәләгәннәр ди. Үзенчәлекле шагыйрь Айдар Минһаҗевның билетын сатканын әле дә кызык итеп искә алабыз.

 

Оештыручылар быел иң кадерле һәм актив авторларына «Пирамида» залының иң беренче рәтенә 4500 сумлык икешәр билет һәм кыйммәтле ручка бүләк иткәннәр ди. Мондый бәхет танылган шагыйрь Роберт Миңнуллинга, композитор Урал Рәшитовка, шагыйрәләр Ләйлә Дәүләтовага, Гөлсәрвәргә һ.б.ларга елмайган. Айдар Минһаҗев чакырылган ди, тик килмәгән булса кирәк, күтәрелеп баш имәде. Билетларын тагын саттымы икәнни?

 

Кызык

 

Азактан, соңгы җырдан соң, сәхнәгә торт чыккан ди. Сценарий буенча аңа шәмнәр кадалырга, ә җырчылар аны өреп сүндерергә тиеш булган икән. Сюрприз – торт ни өчендер шәмсез чыккан. Көннәр буе репетиция ясап арыган җырчылар кая өрергә белмичә аптырап калганнар ди…

 

Тагын бер кызык

 

Әмма бу шәмсез тортны күрергә залда күбесенчә гүзәл затларыбыз гына калган иде инде. Аларның ирләре, гардеробка чират тормас өчен, хәләл җефетләренең туннарын алырга Салават җырлаганда ук берәм-берәм чыгып киттеләр. Гүзәлнең Салаваттан да соңрак чыгачагы кемнең башына килсен соң? Монысы инде шәмсез торттан да зуррак сюрприз иде. Бар яктан уртача Гүзәл бүгенге эстраданың «текәләрдән текә» җырчысы – ханбикәсе булырга маташсын инде!

 

Монысы кызганыч

 

Икенче бүлектә «икенче концерт» буфет тирәсендә башланды. Җылынып алган тамашачы «тере тавышы» белән кычкырып-кычкырып фикер алышты. «Җанлы» концерт турында сөйләшкәннәрдер инде, әлбәттә. Бокал күтәреп рәт арасында йөргәннәре бераздан утырган урыннарында «эреп» тә китте. Ир-атка җан кертергә «җанлы» скрипка гына түгел, «җанлы» Ландыш та кирәк булгандыр шул.

 

Һы!

 

Ун ел эчендә «Барс-медиа» 175 «Алтын барс» өләшкән, ди, имеш, бу сигез килограммга якын алтын дигән сүз икән. Айдар Галимовның үзенең генә дә 405 грамм алтыны бар ди.

 

Өйгә кайткач

 

Быел биш яшьлек кызым Сәлимә өйгә кайткач: «Башка мине мондый концертка алып барма!» – диде. Югыйсә, бер дә шыңгырдамыйча Камал сәхнәсеннән өч сәгатьлек «Курчак туе»н, М.Горькийның «Мещаннары» буенча куелган «Өзелгән өмет»не, Малый театрның «Горе от ума»сын караган, «Шагыйрь мәхәббәте» операсын тыңлаган бала ул. «Пәри башка, җен башка» диләрме әле?..


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 1 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»