|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2017 Криминал
Татарстанда 14 яшьлек баланы акча урларга мәҗбүр иткәннәрКечкенә балаларның бер-берсенә карата рәхимсез һәм дорфа булулары киләчәкне әллә нинди куркыныч уйлар белән калтырап көтәргә мәҗбүр итә. Август ахырында Минзәлә шәһәрендә ике мәктәп укучысы арасында ызгыш килеп чыга. 14 яшьлек малай акча сорап, иптәшенә ташлана. Аптырап калган бала акчасы булмавын аңлатуга карамастан, иптәше аны кыйнавын дәвам итә һәм ата-анасыннан урларга куша. Зыян күрүче килеп чыккан хәлне ата-анасына сөйли. Икенче көнне алар полициягә гариза язып кайта, дип яза Әлмәт таңнары.
Нәтиҗәдә, полиция хезмәткәрләре “Янап акча алу” матдәсе буенча җинаять эше кузгата һәм хокук бозучыны тоткарлый.
--- |
Иң күп укылган
|