поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.09.2017 Медицина

Әни бәхете кайчан башлана?

Хатын-кыз кайчан әни була? Бала тапкачмы? Әллә балага узу беләнме? Балага узгач дип әйтү дөресрәк булыр. Барыбызга да мәгълүм, сперматозоид белән күкәй күзәнәге бергә кушылгач, хатын-кыз авырга уза. Менә шушы мизгелдә баланың малаймы, әллә кызмы, аның холык үзенчәлекләре, кемгә охшаячагы билгеләнә дә инде.

Аталанганнан соң күкәй күзәнәге аналык торбасы аша аналык түренә юл тота, ул бирегә берничә көннән соң гына барып эләгә һәм ныклап урнаша башлый. Гормоннар тәэсире астында аналыкның лайлалы тышчасы аңа уңайлы шартлар тудырып кабара, йомшара. Күзәнәк ябыша, кан тамырлары үсә башлый һәм хорион – яралгы башлангычы формалаша. Бу инде күзәнәк кенә түгел, ә тирә-ягы сыекчалы тышча белән уратып алынган яралгы. 
 
Бу урнашу якынча 14 көн эчендә тәмамлана һәм кан тамырлары аша яралгы организмга көмәнлелек турында “хәбәр итә” башлый. Ана организмы яралгыны яшәтү, баланы тудыру өчен гормональ яктан бик нык үзгәрә. Гормональ үзгәрешләр шулкадәр көчле була ки, шуңа күрә хәтта табиблар авырлы хатын-кызларны “өченче җенес” дип тә атыйлар. Мәсәлән, көмәнлелекнең төп гормоны булган гонадотропин тәүге айларда, бигрәк тә беренче көннәрдә кинәт үсә. Канда әлеге гормоннарның никадәр булуына карап хатын-кызның авырга узу-узмавын билгелиләр дә инде.
 
Гонадотропин исә башка мөһим гормон – прогестеронны арттыра. Бу күрем тоткарланган көннәргә туры килә: кемдер тозлы ризыклар ашарга тартыла, кемнеңдер гел генә йоклыйсы килеп тора...
 
Еш кына токсикоз билгеләре, иртәнге якта күңел болганулар күзәтелә. Әмма барсыннан да бигрәк авырга узуны күрем булмау һәм сөт бизләренең үсүе исбатлый.
 
Күп кенә хатын-кызлар авырга узуларын белгәч, күптән түгел генә спиртлы эчемлекләр, дарулар кабул итүләрен искә төшереп борчыла башлыйлар. Аларның бала сәламәтлеге турында кайгыртулары табигый хәл. Мондый очракларда белгечләр булачак әниләрне иң тәүдә “я бар, я юк” дигән закон хәл итә дип тынычландыралар. Әгәр дә яралгыга зур зыян килгән икән, көмәнлелек үзеннән-үзе өзеләчәк. Әгәр дә яралгы нормаль үсүен дәвам итә икән, димәк, барсы да тәртиптә. Монда аталанган күзәнәкнең тәүге көннәрендә ананың кан системасына берекмәве, шуңа күрә зыян салучы матдәләрнең аңар эләкми калу мөмкинлеге зурлыкны исәпкә алу да кирәк.
 
Сорау-җавап:

Сорау:
 
Күптән түгел генә баламны имезүдән туктадым. Инде бераз сәламәтлегемне карыйм дип дәваханәдә анализлар тапшырган идем, бәвелемдә фосфатларның күп булуы ачыкланды. Уролог белгеченә язылмакчы идем, аның 1 айга белемен күтәрергә китүе билгеле булды.
 
Миңа нишләргә? Фосфатларны киметү өчен ничек көрәшергә? Бәвел кудыра торган махсус чәйләр эчү дә җитәрме, әллә берәр төрле махсус дәвалану курсы да үтәргә туры килерме?
Зәлифә, Бакалы.
 
Җавап:
 
Кеше киңәшләрен тотып, даруханәдән төрле дарулар сатып алып, үз белдегегез белән дәвалана башларга кирәкмәс. 1 ай вакыт күп түгел, әлегә бәвел кудырткыч чәй эчә торырга мөмкинсез. Шулай ук көнгә бер тапкыр булса да, мүк җиләге морсы эчәргә була. Дәваланган вакытта иң мөһиме – сыеклыкны күп эчү, бөерләрегезгә эшсез торырга ирек бирмәү. 
 
Ярсыткыч матдәле эчемлекләр, соклар эчмәгез, тәмләткечләр, лимон, әфлисун кебек җиләк-җимешләрне һәм башка әче ризыкларны күп ашамагыз.
 
Шулай ук табибка язылып куярга онытмагыз. Кирәк икән, ул сезгә дәвалау курсы билгеләр.

Гөлнара АРСЛАНОВА әзерләде
Өмет
№ --- | 13.09.2017
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»