поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.01.2010 Җәмгыять

ӘФЛИСУН АШАП КЫНА ЯШӘП БУЛМЫЙ ДӨНЬЯДА

Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, тарих фәннәре докторы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев белән әңгәмә.

– Күренекле кешеләрнең балаларына, ирен чите белән генә елмаеп, әти-әнисе аркасында гына кеше булып йөри инде, дигән сыманрак карау бар. Сер түгел: фән, вуз мохитендә интригалар да күбрәк. Искәндәр, диссертацияләр яклаганда, хезмәт баскычыннан күтәрелгәндә үзеңә мондый тискәре караш сизмәдеңме?

 

– Фән дөньясында килеп чыгышым, Аяз Гыйләҗевнең улы булу искә алынмады дисәм дөрес булыр. Кандидатлык диссертациям «XVIII йөздә татар авыл хуҗалыгы, крестьяннар тормышы, аларның икътисадый-социаль хәлләре» дигән нейтраль темага багышланган иде. Ул бернинди проблема тудырмады. Ләкин «Икенче бөтендөнья сугышы вакытында төрки мөселман хәрби әсәрләре һәм эмигрантлары арасында немецләр белән хезмәттәшлек итү хәрәкәте» дигән докторлык темасына алынгач, шактый кешедән: «Четерекле, каршылыклы, бик катлаулы бит, нигә алын­дың аңа, үз сүзеңне әйтә алырсыңмы?» – дигән сыманрак бик күп сорау ишетергә туры килде. Хәтта җитәкчем, остазым Миркасыйм Госманов та шикләнүләр белдерде. Гаҗәп түгел: дөньялар үзгәреп китсә дә, җәмгыятебез мондый темаларга бик үзенчәлекле карый. Дөрес, биредә артык сәяси юнәлешкә кереп китү куркынычы бар иде. Мин татарларны гына түгел, төрки мөселман әсирләрен, аларның хәрби берләшмәләре тарихын, сәяси хезмәттәшлеген өйрәндем. Бу темага ниндидер якка тайпылмыйча, объектив күзлектән карарга тырыштым. Эшем барып чыкты дип саныйм. Чөнки соңрак әүвәл шикләнгән кешеләр дә шушы фикерне раслады. Диссертация яклангач, хәтта ВАК бюллетенендә аны новаторлык эше дип бәяләделәр. Чөнки бу моңарчы күтәрелмәгән тема иде. Мин Германия архивларында яңа чыганаклар таптым. Шуңа күрә килеп чыгышым ниндидер роль уйнагандыр дип уйламыйм. Ә инде нәселем белән чын күңелдән горурланам. Гаилә атмосферасы шәхес, галим буларак формалашуыма зур йогынты ясады дип саныйм.

 

Тарихны ничек бар шулай өйрәнергә кирәк. Без ошыймы, ошамыймы дигән күзлектән бәяләргә тиеш түгел. Үз тарихына объектив карый алса гына халык бөек була ала.

 

– Әтиең Аяз Гыйләҗевнең күптән түгел генә «ВТ»да басылган бер язмасында, кем белә, бәлкем немецләр җиңсә яхшырак булыр иде, дигәнгә тартым җөмлә бар...

 

– Әтием хисле кеше иде. Гомумән, эмоциягә бирелү – язучыларга хас нәрсә. Билгеле, бүгенге хәлебезне күздә тотып, ул шактый каршылыклы фикер әйткән. Минемчә, аның андый хыялы булмаган. Мин моңа мотлак ышанам. Язучы кеше үзенчә яза. Тарихта болай булса, тегеләй булса нәрсә килеп чыгар иде икән дип фаразлау табигый. Бу фикер өчен аны һич гаепләмәс идем. Әмма мин галим буларак, тарихка алай карый алмыйм. Фашизм идеологиясе – расачыл идеология, немецләрнең башкалардан өстенлеге тәгълиматы ул. Шуңа күрә аларның сугыш вакытындагы сәяси уеннары, Көнчыгыш халыкларын җәлеп итәргә тырышулары алар өчен мәҗбүри адым, вакытлы нәрсә булган. Фашистларның планнарында, сәяси документларында бу халыкларны аңлаганнарын, аларга ниндидер дәүләтчелек, бәйсезлек бирергә җыенуларын күрмәдем. Кемдер, шулай булган, дип яза икән, бу – уйдырма.

 

– Бер Мәскәү сәясәтчесе, алман милләтенең рухы үле, ул башка күтәрелә алмаячак, дип язып чыккан иде. Килешәсеңме? Югыйсә Европада төп рольләрне Германия белән Италия уйный, диләр.

 

– Европада кем төп роль уйнаганы бәхәсле. Әлбәттә, Англия, Франция, Италия, Германиянең роле зур. Ләкин Европа хәзер башка мәнфәгатьләр, башка максатлар белән яши. Ул хәзер бердәм Европа булып китте. Иң әһәмиятлесе, миңа иң ошаганы: биредә хәзер һәр халыкның тавышын ишетәләр. Бигрәк тә милли азчылыкларның хокукларын яклау – бөтен Европада кабул ителгән мәсьәлә. Кызганыч, Россия милли азчылыклар хартиясен кабул итмәде, аңа кул куймады. Хәзер Европада чын мәгънәсендә демократик үсеш бара.

 

Инде алман милләтенең рухына килгәндә, күп кенә традицияләр онытылса да, рухлары үле дип әйтмәс идем. Чөнки алар, дәүләт, халык буларак, тарихтан сабак ала белүләре белән ихтирамга лаек. Алар тәүбә иткән.

 

– Әмма дистә еллар буе үзеңне гаепле хис итеп яшәп булмый.

 

– Әлбәттә, биредә, без гаепле, без гаепле, дип һаман тәкрарлап тору хакында сүз бармый. Алар тарихтан сабак алып алга бара, киләчәкне күрә. Ни кызганыч, урыс тарихында да бик күп хата җибәрелгән, фаҗигаләргә юл куелган. Әмма әле беркем дә тәүбә итмәде. Әйтик, үзебезнең төбәктә генә булган чукындыру сәясәтен алыйк. Ул бит өч-дүрт гасыр дәвам иткән, күпме кешенең башына җиткән. XVIII гасырның дини геноцидын гына искә төшерик. Мөселманнар алдында берәү дә – православ чиркәве дә, хөкүмәт тә гафу үтенмәде бит. Киресенчә, хәзер дәреслекләрдә урыс халкы гомер буе башка халыкларны ихтирам иткән, тату, дус яшәгән дип язалар. Югыйсә моны кире кага торган күпме факт бар.

 

– Бер талантлы кеше, гомерем буе ялкаулыкка каршы көрәшеп яшәдем, дип язып калдырган. Шул ук вакытта, ялкаулык ул – талантлыларның юлдашы, дип әйтүчеләр дә бар. Син ничек уйлыйсың?

 

– Ялкаулыксыз булмый торгандыр инде. Чөнки ул кешенең табигатенә туры килә. Ләкин кешенең бөеклеге – ялкаулыгын танып, шуңа каршы көрәшә алуда. Ялкаулану бик җиңел. Ни кызганыч, шул сыйфат бик тискәре нәтиҗәләргә китерә. Телгә мөнәсәбәтне генә алыйк. Әйтик, татар ансат кына урысча сөйләшә. Шул ук вакытта яхшылап татарча сөйләшергә, балаларын өйрәтергә теләми. Урыс мохитенең тәэсире зур. Ә менә татарча камил сөйләшә алыр өчен бүген көч куярга кирәк. Кеше җиңел юлдан бара, ялкаулана. Кемдер аны җиңә ала, кемдер җиңәргә теләми.

 

– Бүгенге чынбарлыгыбыздан туеп, әллә Германиягә китеп яшәргә инде, дигән уйларның башка килгәләгәне булмадымы? Гомумән, чит илләргә яшәргә китүчеләргә ничек карыйсың?

 

– Минем беркайчан да чит илгә китеп яшәү теләгем булмады. Гәрчә чит илдә шактый яшәдем. Аны эчтән һәм шактый яхшы аңлыйм. Без чит илдә беркайчан да үз кеше түгел, барыбер килмешәк булып калабыз. Кеше матди мәнфәгатьләр белән генә яшәми. Шуңа күрә читкә китүчеләргә кызганып карыйм. Барыбер ул гомер буе туган ягын сагынып яшәячәк һәм кире кайтмаячак. Билгеле, 17-18 яшьтә киткәндә яисә бала чакта әти-әниеңә ияреп барганда ияләшү җиңелрәк. Ә инде тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше өчен бу – зарарлы эш. Әфлисун ашап кына яшәп булмый дөньяда.

 

– Шактый гына зыялыларыбызның милләт турында күп сөйләп тә, өйдә милли тәрбия бирмәүләрен икейөзлелек дип атаргамы? Син үскән гаиләдә башкача булган бит.

 

– Бер кешене дә гаеплисем килми. Милләткә мөнәсәбәт һәркемнең үзеннән тора. Бу бик интим, шәхси хис. Һәр гаиләнең үз нечкәлекләре, үзенчәлекләре бар. Безнең гаилә милләткә мөнәсәбәттә, мөгаен, башкалардан аерылып торадыр. Һәр кеше үзе өчен җавап бирә. Әти безнең өчен җаваплы булса, мин үз балаларым өчен. Минем балаларым татарча сөйләшә, милли рухлы. Әлегә оныкларым юк. Алла боерса, оныкларымны шушы рухта тәрбияләү өчен дә җавап бирәчәкмен.

 

– Кешедәге нинди сыйфатларны өнәмисең дә, үзеңдәге нинди сыйфаттан котылыр идең?

 

– Үземнән башлыйм инде. Тулысынча ялкаулыктан котылыр идем. Кайчакта вакытны җыен юк-барга сарыф итәм. Кайвакыт артык хискә биреләм. Күп нәрсәләргә аеграк карыйсым килә. Тынычрак һәм салкын канлырак булыр идем. Кешеләрдә битарафлыкны һәм җавапсызлыкны өнәмим. Гаиләгә, башка кешеләргә, телгә, милләткә, илгә, җәмгыятьтә үзеңнең тоткан урыныңа битарафлыкны әйтәм мин.

 

– Нишләп милли хәрәкәт идеологлары да уртак тел таба алмый? Нигә бердәмлек мәсьәләсе һаман иң авырткан җирләребезнең берсе булып кала?

 

– Без татарда бердәмлек беркайчан да булмаган. Бердәмлек дигән нәрсә инде урта гасырда ук күренми. Ул ситуацияне, күрәсең, тыштан да тәрбияләгәннәр. Дөрес, XIX гасыр ахырында – ХХ йөз башында бераз өмет булып алган. Без шактый вакыт урыслар белән бергә яшибез. Алар крепостное право йогынтысын бик нык кичергән. Шул шартларда озак яшәп аларда коллык психологиясе нык формалашкан. Ягъни кешедә мөстәкыйльлек, азатлык хисе, ирекле фикер йөртү бөтенләй юкка чыккан. Урыс тарихында төп проблема – коллык психологиясе. Гасырлар буе тәрбияләнгән шушы психология безгә дә күчкән.

 

Милли хәрәкәткә килгәндә, бездә бик күп нәрсәне шәхси амбицияләр хәл итә. Кеше эчтән нормаль берлектә эшләргә әзер түгел. Гасырлар буе тәрбияләнгән милли психология бу. Латин әлифбасына күчүне, милли хәрәкәтнең фор­малашуын алсак та шулай. Эчке демократиягә, мөстәкыйльлеккә әзер булмауның бер чагылышы, галәмәте бу.

 

– Әтиемнең дуслары – минем дуслар, дип әйтә аласыңмы?

 

– Кызганычка каршы, әтиемнең якын дусларыннан күбесе инде арабызда юк. Әйтик, Марсель Сәлимҗанов, Мөхәммәт Мәһдиевне әтиемнең якын дуслары, фикердәшләре иде дип беләм. Башкалар үпкәләмәсен. Әтием кунак кабул итәргә, ачык күңел күрсәтергә һәвәс иде. Шул ук вакытта кайбер кешеләргә артык нык ышанып та җибәргәләде. Күрәсең, кешедә күбрәк яхшылык күрергә теләгәндер. Үзе кайвакыт кырыс сүз әйтергә яратса да, барыбер ул кешеләргә ыша нды, шул ук вакытта үзенә бик якын да китерми иде. Бик күп кеше белән дус шикелле, ләкин чын мәгънәсендә якын дуслары аз иде.

 

– Гыйлаҗев фамилиясен берәүләр а белән, икенчеләр ә белән яза. Кайсы дөресрәк?

 

– Дөресе – Гыйлаҗев, а белән язылырга тиеш. Әмма паспортта ә язылган да, без шулай язабыз. Аннан соң бер төрле йомшартырга тырышу күренеше дә бар бездә. Асылда Гыйлаҗев дип язылырга тиеш.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 6 | 13.01.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»