|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2017 Мәдәният
Атаклы дизайнер Рөстәм Исхаков беренче тапкыр мода турындагы клипта төшкән (ВИДЕО)Җырчы Марсилия тамашачыларга “Мода” җырына төшерелгән өр-яңа клип тәкъдим итте. Татар эстрадасында мондый эчтәлектәге бу әле тәүге клип. Билгеле, мода һәм стиль төшенчәләре булган урында әлеге өлкәдә дан казанган шәхесләр дә булырга тиеш. Танылган дизайнер Рөстәм Исхаковның клипта үзен актер буларак сынаган бу әле тәүге тәҗрибәсе. Клип PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән төшерелде. Аның сценарий авторы һәм режиссеры - Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбетдинова, куючы режиссер – Айдар Шәймәрданов, куючы оператор – Ринас Васиков. Билгеләп узарга кирәк, әлеге клип PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе һәм GONGTV каналы тарафыннан оештырылучы 2017 нче елгы “Манзара” музыкаль премиясендә дә тәкъдим ителәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|