|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2017 Мәдәният
Европа татар яшьләре Берлинда җыела29 сентябрь -01 октябрь көннәрендә Германиянең Берлин шәһәрендә III Европа татар яшьләре форумы узачак. Форумда 14 ил - Нидерланды, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Белгия, Австрия, Германия, АКШ, Румыния, Финляндия, Чехия, Бөекбритания, Польша, Эстония, Латвия, Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 60 делегат катнашачак. Форум вакытында татар тормышына кагылышлы лекция һәм дискуссияләр, мәдәни чаралар һәм Европа, Россия, Татарстанның татар яшьләре оешмалары белән танышу булачак.
Очрашуда катнашучылар Европа киңлекләрендә татар мәдәнияте һәм традицияләрен саклап калу, Европада татар телен саклау һәм өйрәнү мәсьәләләрен күтәрәчәкләр.
Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар яшьләренең Европа берләшмәсе, Германиядә яшәүче татар яшьләренең «Аргамак» оешмасы һәм ТРның яшьләр һәм спорт министрлыгы, ТРның сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин ярдәме белән оештырыла.
--- |
Иң күп укылган
|