|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2017 Шоу-бизнес
“Илсөя янәшәсендә Илфак басып тора кебек” (ФОТО)Җырчы Илсөя Бәдретдинова улы Нариман белән беренче тапкыр фотосессия эшләгән. "– Күптәнге-е-е хыял иде бу. Бик озак ялынганнан соң риза булды", – ди Илсөя. Нариманның туган көне дә булган әле, аңа 14 яшь тулды. “Паспорт алабыз Ходай язса! Сәламәт, акыллы, бәхетле бул, янымда бул улым. Калганы җайланыр…”, – ди җырчы.
Әлеге фотоларны караучыларның күбесе Нариманны әтисенә охшата. “Илсөя, янәшәгездә Илфак басып торган кебек. Нариман әтисенә охшаган”, – дип язган берәү. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Нариман нәкъ әтисе! Бәхетле егет булсын!
--- |
Иң күп укылган
|