|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2010 Җәмгыять
![]() РӘХМӘТ ЯУСЫН!Кичә бөтен дөньяда «рәхмәт» көнен билгеләп үттеләр. Психологлар фикеренчә, елның «иң әдәпле көне»ндә әйтелгән бу хөрмәт сүзе башка вакытта әйтелгәненнән аерылып тора. Көндәлек тормышта күпләр «рәхмәт»не уйлап та тормастан ычкындырса, кичә исә әлеге сүз ихласлыгы белән аерылып торган. Ә сез кемгә рәхмәт әйтер идегез? Исламия МӘХМҮТОВА, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты:
– Ихлас рәхмәт сүзләрен тамашачыма әйтәсем килә. Бу арада театрыбыз белән авылларда гастрольдә йөрдек. «Авыл клубына Исламия Мәхмүтова килә», – дигәч, ап-ак яулыкларын япкан әбиләр кичке сигездә башланасы спектакльгә сәгать биштән үк килеп, мине көтеп алдылар. Җырлавымны да кат-кат сорадылар. Мине яратулары, хөрмәт итүләре өчен бик зур рәхмәт! Тамашачысыз артистның кадере булмас иде. Шуңа күрә барлык тамашачыларыма, бигрәк тә авылларда кунак көткән кебек сагынып көтеп алган тамашачыларыма чын йөрәктән рәхмәтлемен.
Рәзил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
– Әти-әниемә рәхмәт. Безне, сигез баланы, тәрбияләп үстергәннәре өчен иң олы рәхмәтемне җиткерәм. Икенче чиратта, укытучыларыма рәхмәт. Рухи дөньяга китергәннәре өчен алар да ихтирамга лаек. Рәхмәттән дә зур нәрсә юк бит ул. Ул хакта бер кыйсса да билгеле: атка атланган Хозыр Ильяс бер авыл янәшәсенә килеп җиткән. Шунда аны авылда яшәүче бер бала күреп алган. Ул тиз генә йөгереп килгән дә юлчыга капка ачкан. Элек һәр авылның үз капкасы булган бит. Авылга хәзерге кебек теләсә кем кереп йөрмәгән. Бу хәлдән соң Хозыр Ильяс бала янына килгән һәм: «Синең бу яхшылыгың өчен нишлим икән? Рәхмәт әйтсәм, күп булыр, атымны ал», – дигән. Шул рәвешле аңа атын биреп калдырган. Ә бүген кайчандыр аттан да кыйммәтрәк булып саналган рәхмәтнең бәясе төште. Чын күңелдән әйтелгән рәхмәттән дә олы нәрсә юк.
Наилә ҖИҺАНШИНА, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе:
– Кылган барлык изгелекләре өчен әти-әниемә рәхмәт. Бу сүзне әйткәндә бер дә уйлап тормыйсың бит. Ярдәм кулы сузган, берәр җылы сүз әйткән йә күңелеңә хуш килгән зат очраса, барысына да рәхмәт әйтәсе килә. Моңа кешенең йомшаклыгы, күңел ачыклыгы этәргеч бирәдер. Еш кына үзебезнең ихтирам хисләрен генә җиткереп калмыйча, Аллаһ Раббыбызның рәхмәтләре иңсен, дип тә теләк телибез. Шуңа күрә бу сүз уйламыйча гына әйтелә. Ә кайчак кешегә яхшы күңелле булуы өчен генә дә рәхмәт әйтәсе килә.
Дамир ҖӘЛӘЛИЕВ, менеджер:
– Әби-бабаларыбызга Бөек Җиңү таңын бүләк иткәннәре өчен рәхмәт! Гомумән, энә күзе кадәр яхшылык эшләгән барча кешегә дә рәхмәт әйтергә кирәктер. Буш сүз түгел бит ул. Яңа елны әздән генә сусыз каршы алмадык. 31 декабрь көнне фатирда су бетте. Бәйрәм көнне коммуналь хезмәтләр эшләмидер дигән идек. Телефонның теге очыннан берәү җавап биргәч, сөендек. Аллага шөкер, килеп төзәтеп киттеләр. Шуларга рәхмәт әйтмичә, ни дисең? Тик бу сүз турында елга бер тапкыр гына түгел, ә көн саен искә алырга кирәк. Чөнки бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди.
Резедә ШӘРӘФИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:
– Иң беренче чиратта, чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләремне әниемә җиткерәм. Тормышта ярдәм иткән, сәхнәгә чыгарга булышкан барлык кешеләргә дә ихлас рәхмәтлемен. Ә андыйлар бик күп, аларны тиз генә санап чыгып та булмый. Эштә гел янәшәдә булган кешеләргә дә хөрмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
|
Иң күп укылган
|