поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.09.2017 Әдәбият

"Көзгә китә бер туйганчы суланмаган җәй һавасы..." (Гүзәл Закирова шигырьләре)

Закирова Гүзәл Рифат кызы Балтач районы Куныр авылында 1997нче елның 10нчы декабрендә дөньяга килә. Кече сыйныфлардан ук шигырьләр яза, әдәбият белән кызыксына, шуңа бәйле рәвештә 2015нче елда 11нче сыйныфны тәмамлагач, Казан Федераль университетының филология һәм багланышлар институтына укырга керә. Бүлектә эшләп килүче "Әллүки" әдәби-иҗат берләшмәсенең җитәкчесе булып тора.
Яраткан авторлары - Һади Такташ , Зөлфәт, Владимир Маяковский, Рәдиф Гаташ, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина. ”Ызандашлар” төркеме әгъзасы.

 

 

        Чынмы?

Асфальт белән тәгәрмәчләр дәртле сөешүен тоям,

тоям ничек тәмләп ашый төн учагы сурәтләрне,

күзләрең тик ялгыш кына минем йөзгә орнып үтсә,

синең миңа гашыйклыгың дәлиле дип сурәтләрмен

шигыремдә.

юкса беләм, чынбарлыкның күзләрендә

хыял дигән гади сүзгә (каушап микән) сөртенеп китәм.

ә хыялга кирәкме соң дәлил дигән нокта ише,

ул җүләргә чәчкәләрнең баш июе төгәл җитә.

көзгә китә бер туйганчы суланмаган җәй һавасы,

чәй алмасы югалтканкандай эчелеген ак(ы)рынлап.

ике ике икең дүрт шикелле хакыйкать тә

минем аңда ераклаша чынбарлыктан.

акыл кала,

кала сынап.

караш сына, син килмәгән бушлык тулы һава тегеп,

кала көлеп чынбарлыкка якынайган хатирәләр.

кайсы кичне яндырыйм соң, кайсын тегим итәккә дип,

үткән җәйнең, үткән синнең истәлеген хәтер иләр.

хәтерлиләр. хәрәкәттән сулыш тулы төтенгәчә.

көтелгәнчә елмаюлар, кискен сүзләр йоткан күңел.

төгәл тоям: асфальтны һәм тәгәрмәчнең сөешүен.

тоям барсын: мин, ниһаять, саубуллашам, ахры бүген.

әллә синең, әллә җәйнең сирәк ихласлыгы белән.

Мөһим түгел...

        ***

Сине сүтеп үргән шигырьләрдән

кайнатсам да тәмле җылы чәй,

бөтнек исле ихлас хисләр белән.

син аңлаган сыман кулың җәй:

"Тәмле түгел!Мин аңламыйм моны!

Ниткән авыр сүзләр йөзә монда?!"

синең өчен артык төче сыман

шигыремдә кайнап торган моң да...

синең өчен ясалмага тартым

хуш ис төргән җылы, назлы сүзләр.

ахры, аңлыйм: сөймәс кешесендә

адәм заты һәрчак ялгыш эзләр...

елмайгандай итеп эчәрсең син

сине яратмаган берәүнең

суынып беткән моңсыз, каты чәен.

син ихлас дип аны белерсең.

кичер, дустым, кулың, җаның өшеп,

үрелә калсаң минем шигырьгә,

аптырама боздай хискә юлыгып.

син беләсең:

ахыр чиктә

суына җылы чәй дә, хис тә, шигырь дә...

        ***

каеннарның салмак шаулавында

мең тетрәнү аша үттем сыман:

тәүге караш, ахыр "яратмыйм"нар

искә төшкән саен килеп сыгылам...

тал - тирәккә чуар су буеңда

мең бәхеткә юлдаш булдым кебек

балачакның шаян мизгелләре...

искә төшкән саен куям көлеп.

шомырт тулы язың исләреннән

ничәнче кат күз яшьләрем тыймый,

чирәм кочам.

чәчкәләрең үбәм.

әйтерсең лә, чирәм мине аңлый! чирәм мине аңлый.

таң алдыннан

хисем тоеп, чык - яшьләре тама.

бар да монда - хиссиятем чыңы

тоям моны, никтер, язга таба...

язга таба, никтер, артык хисле.

артык ихлас, мин дә, син дә, авылым.

бары синдә чынлап яшим бит мин,

җан җылымны бары синнән алдым.

кояш та мин синдә, салкын ай да,

мең халәттә синдә көннәр саныйм.

шомырттан мин монда акылым җуям

хәтта чирәм мине синдә аңлый...

Авылым!

 

        Ачыргалану

Гадилектән баш әйләнеп җиргә ава

фонарь уты, бәргәләнеп.

ахры, уртак

СҮЗгә сусау сөйли икебездә.

аңа ябышып,

бер тетрәүгә күчмәк булам, әмма куркак

һәм оялчан сүзләр генә сытлып чыга.

эчке тетрәү чагыла бары иреннәрдә.

әллә сүзләр үз көчләрен югалтамы?

төннәр җиткәч...

әллә бары ирендерә?

Ходай белсен!

миңа пышылдасын...

тик тавышы күптән миннән читтә.

әтәчләнеп, йодрык киереп маташамын,

Дәригъ!

“Син оныттың” белән бетә...

УЛ аңласын,

ярлыкасын мине.

куркып кына бары үрсәләнәм:

бар дөньясы сыйган пышылдавы

урынына

сәер тавыш килә

караңгыдан.

мин курыкмыйм! нәрсә миңа

төн уяткан бүлмә тулы мәетләрдән?

күзләр - үзе дәлил.

дөнья сыйган

тавышы булмау колагымда шүрләндерә.

калтырата.

АНСЫЗ сүзләр сырлау -

дәфтәр буяу –

гөнаһ эрләү?

кайсы карар?

Чәчтәй озын шигырь юлларымны

ул югалса, тагы кемнәр тарар?

шуннан куркам.

дәфтәр битен тырнап,

әрле – бирле чапкан хәрефләрне

кыямәттә

СҮЗГӘ тетрәү итеп,

йә сүзләрне тилмертү дип хәтерләрме?!


Гүзәл ЗАКИРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 10.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»