поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.01.2010 Җәмгыять

ХӘЛЕҢ НИЧЕК, СӨЕМБИКӘ?..

Кеше дигәнең шундый инде ул, әгәр дә үзенең исемен тарихта күркәм эшләре белән бизи алмый икән, һич югы аны берәр диварга кадак белән тырнап булса да язып калдырырга тырыша. Яшермим, үсмер чакта миндә дә булды андый гөнаһлы эш...

...70 нче еллар башы. Без – бер төркем студентлар танылган археолог Альфред Халиков җитәкчелегендә Казан Кремленең Сөембикә манарасы янында казу эшләре алып барабыз. Максат зурдан – Казанга 800 ел тулганлыкны раслаучы мәгълүмат табу. (Хәтерлисездер, ул чагында бит без ду килеп Казанның 800 еллыгын үткәрергә маташып йөри идек.) Җир астыннан чыккан табылдыкларны – чүлмәк ватыкларын, күгәргән кадакларны, кеше баш сөякләрен, кыскасы, казыганда күзгә ни чалына – барысын да Сөембикә манарасы эченә ташыйбыз.

 

Ул гаҗәеп корылма. Аның ян диварында кечкенә генә ишек бар. Нәкъ авылдагы амбарныкы шикелле. Ачып керүгә сул якка тар, текә баскыч менеп китә. Ул шундый тар, ике кеше янәшә менә торган түгел. Бераз баргач, баскыч капылт уңга борыла һәм син инде манараның беренче ярусын тулысынча биләп торучы зур бүлмәгә килеп чыгасың.

 

Мөгаен, болар барысы да оборона максатын күздә тотып эшләнгән булса кирәк. Чөнки әлеге бүлмәдәге кораллы берничә кеше генә дә бирегә керергә теләгән тулы бер гаскәргә каршы тора ала. Бүлмә зур, аңа йөзләп сугышчыны сыйдырып була. Һәм менә шул бүлмә идәне археологик табылдыклар белән шыплап тулган. Аеруча кеше баш сөякләре күп. (Казу эшләре барган урында элек ниндидер каберлек булган бугай.) Әлбәттә, безнең өчен алар инде, билгеле, Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклап шәһит киткән татар яугирләренеке булып тоела. Гомумән, борынгы, тарихи урыннарда булганда хыяллану, узганнарны үзеңчә күз алдына китерү ул бөтен кеше өчен дә табигый хәл, минемчә. Безгә дә барысы да үтә кызык иде ул вакытта. Һәвәсләнеп, рөхсәт сорамый-нитми генә манараның иң өске катына ук менеп киттек. Аннан бөтен Казан уч төбендәге кебек. Шәһәр хозурында чиратлашып фотога да төшәбез. Бераздан, истәлеккә дигән булып, манараның бер почмагына кадак белән үзебезнең исемнәрне дә язып куйдык...

 

Ә башта исә туктаусыз бер уй бөтерелә. Сөембикә-ханбикә үзе манараның кайсы тәрәзәсеннән аска ташланды икән? Чөнки риваятьләрдән укып беләбез, имеш, Явыз Иван Казанны алгач, Сөембикәнең чибәрлегенә таң калып, аны үзенә хатын итәргә тели. Ханбикә ризалаша, ләкин бер шарт куя: урыс патшасы җиде көн эчендә манара төзетергә тиеш. Шулай итеп бер атна дигәндә Казанда манара калкып чыга. Мәскәүгә китәр вакыт җиткәч, Сөембикә Иваннан үз халкы белән соңгы тапкыр хушлашырга рөхсәт сорый. Һәм манараның иң югары катына менә дә... җиргә ташлана. Әлбәттә, бу матур бер риваять кенә, билгеле. Чынлыкта, тарихчылар аны бүтәнчә тасвирлый.

 

Ләкин шунысын да онытмыйк, гадәттә, тарихның әле үзең күреп белмәгәнен генә түгел, хәтта үзеңә бик яхшы таныш булганын да дөрес итеп сурәтләү шактый кыен нәрсә. Шуңа да тарихчылар ничә – күп вакыт тарихи вакыйгаларның фаразлары да шул чаклы. Әлбәттә, бу Сөембикә манарасына да кагыла. Мәсәлән, туристлар өчен чыгарылган белешмәләрдә аның төзелү вакыты 1645-1650 еллар дип күрсәтелә. Күренекле профессор Сергей Шпилевский исә манара татарлар тарафыннан күпкә алданрак төзелгән дип чыга. Ә халкыбызның бөек тарихчысы, галим һәм язучы Каюм Насыйри, үз чиратында, бу манараны Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, күзәтү каланчасы буларак салганнар дип язып калдыра.

 

Галимнәр бу тарихи һәйкәлнең төгәл төзелү вакыты турында әле һаман да бер фикергә килә алмыйлар. География фәннәре кандидаты Фирдәвес Салихованың да бу мәсьәләдә үз фаразы. Аның фикеренчә, манара 1500 елда салынган. Моны тарихи документлар да раслый. Мәгълүм ки, 1852 елда Россиядә Казан ханлыгының рус гаскәрләре тарафыннан яулап алынуын киң билгеләп үтәләр. Ул чорда Казан университетының танылган профессоры А.Н.Ракович бу истәлекле дата уңаеннан Казан турында махсус плакат-картина да чыгара. Анда шәһәрдәге борынгы һәйкәлләр һәм аларның салыну вакыты күрсәтелә. Манара турында 1500 ел дип язылган була.

 

Шулай ук аның 1487-1490 елларда Италия архитекторлары проекты белән төзелүе хакында фараз да яши. Янәсе, ул Мөхәммәтәмин хан белән Иван арасында мәңгелек татулык хөрмәтенә салынган. Ләкин Фирдәвес Салихова фикеренчә, шулай да бу манараны үзебезнең җирле осталар төзегән.

 

Гомумән, башня-манаралар төзү ул күпчелек халыкларда бик борынгыдан килә торган культура. Мәсәлән, татарларда аны «калатау» дип атаганнар. Кала – башня,­ манара, ә тау мәгарә дигәнне аңлата. Андый кү­зәтү каланчалары, гадәттә, зур шәһәрләрдә һәм калкулыкларда төзелгән. Һәм аларның инде моннан 3 мең еллар ук салынулары мәгълүм. Калатаулар бөтен Идел буйлап сибелгән була. Димәк, башкала дигәндә без баш манара мәгънәсен күз алдында тотарга тиеш булып чыгабыз.

 

Казан Кремлендәге тарихи манараның икенче сере – аның исеме. Борынгы язма чыганаклардан күренгәнчә, баштарак ул «Нургали капкасы» дип аталып йөртелә. Ә «Нургали» («Нур Али») барлык борынгы цивилизацияләрдә астрономик обсерватория мәгънәсен аңлата. Нәкъ менә шундый башня-манаралардан элек йолдызларны күзәткәннәр, календарьлар төзегәннәр.

 

Алай булгач, Сөембикә исеме каян килеп кергән соң? Белгәнебезчә, Сөембикә Казан ханлыгы белән идарә иткән бердәнбер хатын-кыз. Ул үз гомерендә өч ханда – Җангали, Сафагәрәй һәм Шаһгали ханнарда хатынлыкта булып өлгерә. 1549 елда икенче ире үлгәч Сөембикә дәүләт белән чын-чынлап идарә итә башлый. Чөнки хакимлек аның әле күкрәк баласы гына булган улына күчә.

 

Казан ханлыгы җимерелгәч, Сөембикәне башта урыс кешесенә, ә аннары көчләп Шаһгалигә хатынлыкка бирәләр. Аның алдагы тормышы билгесезлектә үтә. Кайбер фаразлар буенча, имеш, аны, чәчләрен кыркып, монастырьга озаталар, ә икенче фаразларга караганда, ул үзенең калган гомерен Касыйм шәһәрендә үткәрә.

 

Шулай да манарага Сөембикә исемен кем һәм кайчан кушкан? Бу турыда Фирдәвес Салихованың «Сөембикә манарасы һәм болгар-татар цивилизациясенең чишмә башы» дигән китабында шактый кызыклы тасвирлау бар.

 

Казанга кенәз Лопухин килә. Аның кызы исә Петр I дә кияүдә була. Ләкин Петр патша үзенең бу беренче хатынын яратмый һәм аны монастырьда тота.

 

Лопухин исә Казан уртасындагы манараның матурлыгын күреп шакката. «Бу гаҗәеп азиат башнясы, мин дә үземә шундыйны чиркәү рәвешендә салдырам. Анда минем кызым яшәячәк. Аны мәсхәрәләделәр. Сезнең ханбикәгез дә шундый ук авыр язмышлы. Бу яктан алар минем кызым белән охшаш. Шуңа аның исемен мәңгеләштерү өчен манарага Сөембикә исемен бирергә кирәк», – ди ул. Димәк, безнең манарага исемне урыслар биргән булып чыга.

 

Ярый, анысы хәерле булсын, ләкин бүген мәсьәләнең икенче ягы борчый – манарага аву куркынычы яный. Мәгълүм ки, Сөембикә манарасы урынында элек изге чишмә булган. Ә борын заманнарда безнең бабайлар мөһим корылмаларны, гадәттә, нәкъ менә шундый изге урыннарга салырга тырышканнар. Чишмә суын торбалар ярдәмендә Кремльнең Казансу ярындагы башнясына үткәргәннәр. Әлеге башняны Су башнясы дип тә йөргәннәр. Вакытлар узу белән торбалар таушалып, су манара нигезенә тарала. Манара әле ХХ гасыргача туры тора. Аның ава башлавын узган гасыр башында сизеп алалар. 1914 елда манараның беренче катын тыштан тимер кыршау белән ныгыталар. Ләкин бүген инде аның ярдәме юк, ул хәзер бары тик үзенчәлекле бизәк булып кына хезмәт итә.

 

1991 елда манараның нигезен 20 метрга тирәнәйтеп ныгыталар. Бу аның аву тизлеген шактый акрынайта. Хәлне даими күзәтү өчен манара эченә дистәдән артык махсус приборлар да урнаштыралар. Бу гына ярдәм итәрме? әлегә моңа төгәл җавап бирүе кыен. Бүген инде манараның авышлыгы 2 метрга җиткән.

 

Ул тагын 54 сантиметр авышса, манара авачак. Чалшаю ел саен 2 миллиметрга зурайганлыгын истә тотсак, безнең тагын 280 елдан Сөембикәсез калуыбыз ихтимал. Ул чагында инде безнең дә тарихка дип аның ташларына язып калдырган исемнәребез юкка чыгачак.


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ 3 | 12.01.2010
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»