поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 12 Декабрь
  • Гөлчәчәк Гайфетдинова - актер
  • Чыңгыз Айтматов (1928-2008) - язучы
  • Локман Бадыйкшан (1919-2015) - язучы
  • Искәндәр Измайлов - тарихчы
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Казан, казан яны районнары 89046768348
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
Архив
 
08.09.2017 Мәдәният

Пенза өлкәсендә Тинчурин театры гастрольләре башланды

Пенза өлкәсендә – күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның туган ягында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре башланды. Кичә, 7 сентябрьдә, коллектив өлкәнең Сосновоборск районы Индерка авылы мәдәният йортында әдипнең "Назлы кияү" музыкаль комедиясен тәкъдим итте.

Бүген тинчуринлылар Пенза шәһәренең тарихи урыннары белән танышты, алар өчен экскурсия оештырылды. Бүген кич “Назлы кияү” спектакле Пензаның М.Ю.Лермонтов исемендәге өлкә китапханәсе Губернатор залында, иртәгә Каменка районы Кобылкино авылы мәдәният йортында күрсәтеләчәк. 

Искәртеп узыйк: гастрольләр Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәме белән, оештырыла.

    “Назлы кияү” – Кәрим Тинчурин тарафыннан 1915 елда ук иҗат ителгән пьеса. Шуңа да карамастан, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Яшь буйдак Рәшитнең өйләнергә йөрүе турындагы хәбәрне ишеткәч, бай кияүгә кәләш сайлап, аны башлы-күзле итәргә  теләүчеләр саны шундук күбәеп китә. Вакыйгалар төенләнеше шуннан гыйбарәт. “Яңа дусларның” мәкерле  планнары инде тормышка ашам дигәндә генә,  бер көтелмәгән сәбәп белән, бар да чәлпәрәмә килә. Әлеге явыз ниятләргә каршы торучы  төп көч – чын мәхәббәт. “Бу – барыбызга да таныш темага яңа водевиль”, – дип билгеләп үтелә спектакль аннотациясендә. “Назлы кияү” музыкаль комедиясенең премьерасы  2014 елның 3 июнендә булды. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 08.09.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе