поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.09.2017 Җәмгыять

“Әти – Галюк, әни – Манюк, мин – Санюк”

Кайда ничектер, ә безнең Аксубай ягы мишәрләрендә кешегә тугач та мулла кушкан, туу таныклыгына тутырып язылган исемне кыскарту-бозу киң таралган. Кешенең кемлегенә, ниндилегенә, гадәтенә карап авылдашлар биргән кушамат өстәлү бер хәл әле, ләкин әти-әниең яратып биргән исемне бозып, үзгәртеп атаулары кимчелекле хәл дип уйлыйм мин.

Мәсәлән – Галимҗан (үз исемемнән башлыйм әле, авылда мине шулай атап йөртәләр иде). Матур яңгырашлы әлеге исем берүзе өч мәгънәгә ия: бөек тә, галим дә, һәммәбезне тере иткән җан да. Менә шул күркәм исемне тоталар да Гали дип кыскартып куялар. Әйтерсең лә, тагын дүрт хәрефне өстәп тел кыймылдату кешегә авырлык тудыра! Безнең авылдан алты чакрымда гына урнашкан Акбүре авылында Галимҗан исемен бөтенләй бетереп ташлаганнар, андый исемлеләрне Галич дип кенә йөртәләр. Урысчага тартыммы ул, украинчага яки яһүдчәгәме – Алла белсен. Матур, күркәм исемнәрнең берсе – Исмәгыйльне (әле олы тарихи истәлекле шәхес, пәйгамбәрләр нәселеннән, үзе дә пәйгамбәр, яраткан мөхәрриребезнең дә исеме, бу язмам алар рухына дога булып барсын) безнең Чәтерән авылы кешеләре Исмай дип кыскартып атыйлар.

Ә шул ук Акбүредә Исмак дип тәмам бетереп ташлыйлар. Малай вакытымда шул авылдагы апаларга кунакка баргач ишетеп, исем киткән иде. Мафирә апамнар күршесендә бик уңган-булган, сабыр, акыллы Исмәгыйль абый яшәде. Хатыны – үзе кебек уңган, тырыш Нурия апа белән җиде бала үстерделәр. Исмәгыйль картның белмәгән эше юк: ул балта остасы да, нечкә агач эшләрен башкаручы столяр да, мичче дә, калайчы да, шул ук вакытта шактый умарта оялары тотучы һәвәскәр умартачы да иде. Кыскасы, бу авылның иң зыялы, танылган уңганнары Җәләков Мәхмүт абзый нәселе белән ярышып яшәүче оста иде Исмәгыйль карт. Мин кечкенә идем әле. Шул карт үзенең капка төбендә утын ярып ятканда яшь кенә ир: “Исмак абзый, Алла ярдәм бирсен үзеңә!” – дип узып китте. Карт, бик көр тавыш белән: “Исән бул, туган” – дип озатып калды. Мин, бик гаҗәпләнеп, моны Мафирә апама кереп сөйләдем. Ә ул: “Мин бу авылга килен булып төшкәндә үк аңа шулай эндәшәләр иде, бездә исем кыскарту дигән нәрсә бар бит”, – дип, аңлатып бирде. Шулай шул, башы күренеп торса да башка авыл инде, һәр авылның үз гадәтләре, үз тәртипләре, үз сөйләме. Шул ук Акбүрегә безнең авылдан килен булып төшкән кызлар бер-ике ел үтүгә, аларча булалар да куялар. Безнең авылның мишәрлек сыйфатлары бетә, мишәрчә тупас “шапылдату” бетеп, “чәпелдәтүгә” күчә. Акбүреләр әдәби телдә, матур итеп, сүзләрне ничектер ягымлы сузыбрак сөйләшәләр. Ә алардан безнең авыл егетләренә тормышка чыкканнар, үзләре дә сизмәстән, яши-яши безнеңчә мишәр булып китәләр.

Исем бозу, исем кыскарту әле дә дәвам итә. Бу канга сеңгән гадәттер инде. Касыймулланы Касыйм-Касай диләр, Нәсибулланы – Нәсип-Нәсәй, Сибгатулланы – Сибгат-Сибай, Галиулланы – Галюк, Вәлиулланы – Вәлюк, Мөбәрәкҗанны – Мярак, Хөснулланы Хөснюк дип кыскартып атап йөртәләр. Шул уңайдан берничә кызык хәл исемә төште әле. Бер кыздан: “Әтиең кем исемле?” – дип сорыйлар икән. Бу шатырдатып тезеп киткән: “Әти – Галюк, әни – Манюк, үзем – Санюк”. Ягъни, Галиулла, Мөнирә, Сания.
 
Укытучылар династиясе вәкиле, элек бүтән авылда колхоз рәисе булып эшләгән Ирек абый Батыршинны үз колхозыбызга рәис итеп билгеләгән еллар. Язмаларымда еш искә алып сөйләгән ифрат та беркатлы, кызыклы кеше Галиулла абзый яңа рәис белән танышу, бер уңайдан берәр кило бал да яздырып алу нияте белән колхоз идарәсенә килә. Яңа рәиснең исемен дә, фамилиясен дә әллә онытып, әллә, чынлап та, белмәгәнгә (авыл бик зур, кешеләр күп, җитмәсә бүтән урыннарда эшләп йөргән, шуңа олы яшьтәге кешенең белмәве дә гаеп түгел), кабинетына кергәнче Миңгали абзыйдан сорый икән: “Кергәч тә кем дип дәшәргә соң әле аңа?” Кушаматы да Кәҗә Миңгае булган хәйләкәр Миңгали агай Галиулла абзыйга: “Кергәч тә сүзеңне иптәш Шөгыләев Мөргел дип башла, рәиснең исем-фамилиясе шулай”, – дигән. Ирек абыйның ата-бабасыннан килгән кушаматы Шыгыляй (күп белүче, күп эшләүче мәгънәсендә), ә үзенеке – Мөргел (туфракның иң яхшы, уңдырышлы матдәсен аңлата). Ягъни, ике кушамат та кимчелекле түгел, киресенчә, олылап, хөрмәт итеп авылдашлардан тагылган. Галиулла абзый рәиснең “исем-фамилиясен” кабатлый-кабатлый аның кабинетына кереп баса да: “Иптәш Шөгыләев Мөргел, синең белән танышырга, шул уңайдан бер кило бал да сорарга дип килгән идем”, – дип, күрешергә кулын сузып, рәис каршына бара. Ирек абый болай да кызу канлы, гайрәтле кеше: “Ах, анаңны, олы башың белән мине мыскыл итеп йөрисең, ычкын моннан!” – дип ярсый, дулый башлый. Бу дулаганда Галиулла абзый уйланып, башын кашып тора да: “Ә, рәис иптәш, әйдә алайса Кәҗә Миңгаеның иманын укытыйк, исем-фамилияңне шулай дип әйтергә мине ул өйрәтте”, – дигәч кенә, Ирек абый ярсуыннан туктап, көлеп җибәрә.
 
Исем бозып сөйләшүнең кеше белән кешенең үзара дуслык мөнәсәбәтен киметкән очраклары да була. Бервакыт колхозның төзелеш бригадасында эшләп йөргәндә, барлык бригада халкын яңа мәктәп фундаментына нигез ташлары җыяр өчен Черемухово ягындагы табигый ташлы ышна кырына җибәрделәр. Көне буена әллә никадәрле ак таш җыйнап тауларга өйдек, килгән тракторларның әрҗәләренә төяп җибәрдек. Кичке якта арып-талып шул трактор әрҗәсенә төялеп кайтырга чыктык. Хатыйп абзый яшьтәше Нурислам абзыйдан: “Нәрсә, Нурис, арыдыңмы, билләрең шыңгырдый башладымы?” – дип сорап куйды. Шуннан Нурислам абзый китте тузынып! “Көне буена Нурис та Нурис дидең, минем ата-анам биргән, мулла кушкан исемем Нурислам, син аны нәрсә дип кыскартып урысчага әйләндереп мыскыл итәсең?” – дип, Хатыйп абзыйны әрли башлады. Тегесе үз чиратында: “Чү әле, Нурислам, кимсетергә теләп әйтүем түгел, барысы да шулай атаганга мин дә ялгыштым инде. Менә минем дә тулы исемем Хатыйбулла, миңа да бит барысы да Хатыйп кына дип эндәшә, аңа карап берәүгә дә үпкәләмим”, – дип, Нурислам абзыйны тынычландырырга тырышты. Ызгыш зурга китмәде-китүен, икесе дә дин тотучы, намаз әһелләре үзара килештеләр. Тик бу бүтәннәргә дә гыйбрәт булды. Әлеге хәлдән соң бер-беребезгә тулы исем белән эндәшә башладык.
 
Совет идеологиясенә фанатларча бирелгән гади халык та, Мөхәммәт, Хөснелгата, Хәерлебанат, Миңлехәдичәләрне онытып, сәвитчә исемнәр куштыра башлады. Күпләр инде чынлап та кыскартылган, бүтәнчә кыскартырлыгы, бозарлыгы калмаган Рим, Вил, Нил, Идия кебек исемнәр белән үсте, яшәде. Ә хәзер балаларга татарлыкның исе дә, җисеме дә калмаган чит илдән урланган бөтенләй ят исемнәр кушыла.
 
Кушаматларына хәтле чит ил фильмнарыннан алып тагалар. Ни хәл итәсең, заман башка, карашлар башка. Киләчәктә кешеләргә зонадагы кебек номерлар белән генә эндәшмәсәләр ярый инде, билләһи...

Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.09.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»