поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Июнь
  • Хәйдәр Бигичев (1949-1998) - җырчы
  • Марат Әхмәтов - дәүләт эшлеклесе
  • Нияз Сабирҗанов - дин әһеле
  • Айсылу Лерон - журналист
  • Ярлы Кәрим (1901-1937) - шагыйрь
  • Гомәр Гали (1900-1954) - әдәбият галиме, язучы
  • Рифкать Закиров (1938-2007) - шагыйрь
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
Архив
 
08.09.2017 Мәгариф

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә татар телен укытуга кагылышлы белдерү ясады

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аерым гражданнардан мөрәҗәгатьләр килеп ирешү һәм социаль челтәрләрдә татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакыру сәбәпле аңлатма бирде. Бу белдерү министрлыкның рәсми сайтында басылып чыкты.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Конституциясе (68 маддә) Россия Федерациясе составына кергән республикаларга дәүләт телләрен билгеләргә хокук бирә. Татарстанның Конституциясе (8 маддә) һәм “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр” Татарстан Республикасы законы тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт теле сыйфатында  рус теле белән беррәттән татар теле дә билгеләнгән.
 
Федераль закон белән расланганча, Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы һәм “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр” законнары тарафыннан татар телен гомуми белем бирү тармагында Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак өйрәнү каралган.
 
Россия Федерациясе Конституция суды карары белән (2004 елның 16 ноябре № 16-П) Татарстан Республикасында гомумбелем оешмаларында татар һәм рус телләрен дәүләт теле сыйфатында өйрәтү Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килми дип табылды. Димәк, татар теле Татарстанның барлык гомумбелем оешмаларында мәҗбүри предмет буларак өйрәнелергә тиеш. Шул рәвешле, социаль челтәрләрдәге татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакырулар гамәлдәге кануннарга каршы килә һәм ата-аналарга дөрес булмаган мәгълүмат җиткерелә.
 
Шуны да билгеләп үтәбез, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теленә өйрәтүнең методикаларын һәм технологияләрен камилләштерү дәвам итә.
 
20 июльдә Йошкар-Олада узган Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Премьер-министры А.В. Песошин 2018 елның 1 гынварыннан рус телен өйрәнү күләмен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәш иткән күләмгә җиткерү турында карар кабул итте. Шулай ук Татарстан Республикасында тел сәясәтен камилләштерү буенча башка чаралар карала.

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы