поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.09.2017 Экология

Берникадәр салкынайтканнан соң кабат "җәй" киләчәк

Сентябрьнең беренче көнендә сөендергән коры, аяз һава торышы озак иркәләмәде. Якшәмбе көнне республикада яшенле яңгыр яуды, кинәт суытып җибәрде. Яңгыр шулхәтле яуды ки, әйтик, Казанның Җиңү Проспекты метро тукталышы тирәсендә машиналар диңгездә йөзгән кебек йөрде. Башкортстанда хәл тагын да хәтәррәк булган.

Анда соңгы арада яуган яңгыр күләме 1 квадрат метр мәйданга 10 литр туры килә, ди. Социаль челтәрләр дә бу су басуны чагылдырган фоторепортажлар, видеоязмалар белән тулы. Уфа үзәгендә халык тездән су ерып йөрергә мәҗбүр, биналарның беренче катын су баскан, урамда автомобильләр йөзеп йөргән. Көчле агым коляска төртеп юл аша чыгып барган хатынны да аяктан еккан. Ул баласы белән машина астына керә язган.
 
Шөкер, көчле яңгырлардан каты зыян күрүчеләр юк. Ә менә яшен аркасында безнең республикада алты янгын очрагы теркәлгән, дип хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат үзәге.
 
Чүпрәле районында яшен аркасында җәйге йортка һәм ике сарайга ут капкан, Саба районының Югары Шытсу авылы басуында бер эскерт саламга яшен суккан. Алексеевск районында яшен торак йортта янгынга китергән. Хәтта Казанның Мәскәү районында күпкатлы йортны да яшен суккан. Шөкер, кеше гомере өзелмәгән.
 
Синоптиклар вәгъдә иткәнчә, яңгырлар акрынлап туктады. Әбиләр чуагына килгәндә, бар да алда дип фаразлый метеорологлар. «Җылылык сентябрь урталарында, берникадәр салкынайтканнан соң киләчәк. Бу вакытта һава температурасы 25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин», – ди Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев. Көтеп карыйк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе кисәтә:
һава торышы кинәт бозылганда урамда калсагыз, электр тогын үткәрә торган линияләрдән, реклама такталары һәм витриналар, өй кәрнизләре, реклама стендлары, агачлар яныннан ераккарак китегез. яшен яшьнәгәндә автомобильдә барырга киңәш ителми, бу аның электр системасы эшчәнлегенә тәэсир итәргә мөмкин. Иң яхшысы – явым-төшем беткәнче, туктап көтеп тору, су – яхшы үткәргеч, шуңа күл, буа тирәләрендә яшен сугу куркынычы зуррак.

---
Шәһри Казан
№ --- | 08.09.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»