поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.09.2017 Мәдәният

Габделхәй Биктаһиров: "Хәнияне Алия генә алыштыра ала"

Бүген яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең безнең арабыздан киткәненә кырык көн булды.

"Челнинские известия" газетасы хәбәр итүенчә, искә алу чарасын Казан рестораннарының берсендә уздырачаклар һәм анда  җырчының туганнары, хезмәттәшләре, дуслары катнашачак.
- Без Хәния Фәрхинең ире, "Бәйрәм" ансамбленең директоры һәм продюсеры - Габделхәй Биктаһиров белән хәбәргә чыктык, ул үзенең кайгысы һәм күңел кичерешләре белән уртаклашты, - дип яза "Челнинские известия" газетасы.
 
- Әле дә, Хәниямнең тавышын ишетмәс өчен телевизор, радио кабызмыйм. Аның башка юк икәненә йөрәк ышанмый. Бер тапкыр гына төшемә керде: "авыр, су баса бит", диде. Борчылып, иртән зиратка киттем, чыннан да яңгыр аркасында каберенең бер чите ишелгән иде. Тиз арада рәтләп куйдык. Кабер ташына заказ бирдем, анда Хәниянең якты образы сурәтләнүен телим.
 
Ул искиткеч кеше иде, безнең гаилә бәхете өчен  Казаннан Чаллыга күченде, ул вакытта мин шунда эшли идем. Без танышкан көннең һәр нечкәлекләренә кадәр хәтерлим -  аның зур, нурлы күзләрендә "баттым", - дигән аларга Габделхәй Биктаһиров.   
 
"Челнинские известия" шулай ук, Хәния Фәрхи оештырган "Бәйрәм" ансамбеленең киләчәге белән дә кызыксынган.
 
- Бу хакта уйларга да куркам. Безнең коллектив артистлары әлегә ялда. Ләкин шунысын ачык беләм, Хәниядән башка ансамбльнең киләчәге юк, чөнки барысы да аннан, аның талантыннан тора иде. Миннән күп кеше аны кем алыштыра ала дип сорый. Кече кызым Алсу музыка мәктәбен бетерде, җырлый, гитарада, фортепианода уйный. Ул әле хәзер дә студент, ике югары уку йортында укый: Уфада көндезге бүлектә - юрист, Казанга читтән торып - экономист һөнәрен үзләштерә. Мөгаен, Хәнияне олы кызы Алия генә алыштыра аладыр -  аның тавышы бик матур, беркемнекенә дә охшамаган, әнисе аны бик мактый иде, диск яздырырга да чакырды. Әмма ул башка юлны сайлады, шулай ук аның гаиләсе дә зур - өч баласы бар. Әгәр дә Алия җырчы булырга теләсә, аңа ярдәм итәчәкмен. Шулай булгач, аның тәвәкәлләп сәхнәгә чыкканын көтәбез.

---
Шәһри Казан
№ --- | 07.09.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»