поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.09.2017 Милләт

Ничек инде монах андый адымга барсын, яки Мьянмадагы канкоештан кемгә файда?

Күпләр өчен кулына канистр белән бензин тотып, кешене тереләй яндырырга баручы Будда монахын, бу агрессиянең корбаны итеп мөселманны күзаллавы җиңел түгелдер. «Ничек инде монах андый адымга барсын, Буддачылык – Җир йөзендә иң тыныч дин ләбаса...» Стереотиплар магик үзлеккә ия.

Тыныч монах һәм агрессор мөселман – кайберәүләргә нәкъ менә бусы аңлаешлы һәм шулай аларның үзаңына кереп урнашкан, чөнки мөселманнарга кара ягу бер генә дистә ел бармый. Әмма Мьянмада булган хәлләр шул күпчелекнең ышанулары белән чынбарлыкның тәңгәл килмәвен ачык күрсәтте.
 
Мәгълүмати сугыш матур сүзләр генә булмаган чорда теге яки бу хәлгә дөрес бәя бирү, аның асылын аңлау өчен бихисап мәгълүматны эшкәртергә кирәк. Гаепне корбаннар өстенә аударып калдырырга теләүчеләр дә юк түгел, янәсе, алар – чакырылмаган кунаклар, буддачылар армиясенең һәм хөкүмәт гаскәрләренең аларның кыланмышларына, үзләрен хуҗаларча тотуларына түзәр хәле калмаган. Бу хәлләрдән азмы-күпме хәбәрдар булган һәркемдә шундый сорау туадыр: ни өчен элек бу хәлләргә игътибар итүче булмаган, кичә-бүген генә тигез урында килеп чыкмаган бит ул. Дөнья җәмәгатьчелеге игътибар итсен өчен йөзләрчә корбан булганын көтәргә кирәкме?
 
Мьянманың Ракхайн (Аракан) штатында күпчелекне тәшкил иткән буддачылар белән мөселманнар арасында бәрелеш бер генә ел бармый. Республика хакимияте рохинджа мөселманнарын, Бангладештан килгән мигрантлар дип атап, үз гражданнары итеп танырга теләми, югыйсә аларның биредә берничә буыны гомер кичерә. Җирле кануннар буенча, рохинджалар ил гражданнары түгел, моның нәтиҗәсе буларак, алар барлык хокуклардан – медицина ярдәме, белем алудан мәхрүм. Күпчелек өлеше махсус резервацияләрдә яши. Ракхайнда дини нигездә бәрелешләр булып тора, монахлар котыртуы буенча, хәрбиләр һәм җирле халык мөселманнарга һөҗүм итә, малларны тартып ала, үтерә, яндыра. Халыкара мониторинг оешмалары мәгълүматлары буенча, мөселманнарның 2600 өе яндырылган, 50 меңнән артык кеше илне ташлап китәргә мәҗбүр. 2011 елда Мьянма хөкүмәте рохинджаларга кайбер хокукларны кайтарырга тырышып карый, әмма радикал буддачыларның массакүләм протестларыннан соң, кире уйлый.
 
Ә буддачыларның бу хәлләргә үз карашы. Бирма тарихчылары аңлатуынча, «рохинджа» дигән халык атамасы Ракхайн штатында узган гасырның 50 нче елларында гына пәйда булган. Шул рәвешле Бенгал чыгышлылар, биредә җирле халык булуларын ассызыклау өчен, шундый исем алган. Алга таба китеп бу штатны аерып Көнчыгыш Пакыстанга кушарга теләүче дини экстремистлар, «Әл-Каида» тарафдарлары, мөселман илләреннән хәрби һәм матди ярдәм алучылар тупланган дигән һ.б. шуның ише ярлыклар тагыла, дөньяның мөселманнар яшәгән теге яки бу почмагында сугыш уты кабынып китсә, бу урынлы-урынсыз гаепләүләрнең шаблон кебек тагылуы яңалык түгел инде.
 
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бу уңайдан «Ни өчен Эйфель манарасы матәм төсләренә буялмады?» дип, дөнья җәмәгатьчелегенең дәшми калуы хакында язып чыкты, сәясәтнең ике стандартлы булуын атады. БМОга Мьянмадагы хәлләр уңаеннан резолюция тәкъдим ителгәч, аны Кытай белән Россия кире каккан дигән хәбәр таралды. Моңа бернинди дәлил юк, Мария Захарова, бу хәбәр ялган, дип хәбәр итте, Кремль бу уңайдан үзенең борчылуын белдереп, Мьянма хөкүмәтен илдәге хәлне контрольгә алырга чакырды. Әмма бу хәлләргә игътибар юк түгел, гадәттә, һәрбер низаг-җәнҗалларны үз мәнфәгатьләрендә оста гына файдаланучы өченче як була. Мьянмадан да зур бер уенда шундый пешка ясарга теләүче юкмы? 2000 еллар башында булып узган чуалышларның бу өлкәдә нефть һәм газ запаслары табылган, Ракхайннан Кытайга нефть һәм газ үткәргечләре төзелеп беткән чорда, АКШның Мьянма проблемасын глобаль кризис дип атап, рохинджа халкының кыерсытылуын бөтен дөньяга фаш итәргә тырышуы – очраклыкмы, әллә океан артындагылар мөселманнар язмышы өчен борчыла башлаганмы? Низаг бер генә дистә ел бармый югыйсә. Ә бәлки табигый ресурслар табылганчы, бу хәлләргә күз йому кулайрак булгандыр? Гаепсезләрнең гомере өзелү бәрабәренә башкаларның кесә калынайтырга маташуы акылы камил булганнарның башына сыймыйдыр. Бу очракта «Туктатыгыз Җирне, мин төшәм», диясе генә кала...

---
Шәһри Казан
№ --- | 06.09.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»