поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.09.2017 Язмыш

“Рәнҗеше төшми калмас әле...”

Тәмам хәлдән тайган Гайшә карчык, ах-ух килеп, мунча буендагы гөлҗимеш күлә-гәсенә куелган эскәмиягә барып утырды. Үзе алъяпкычының итәге белән тирләгән маңгаен сөртә-сөртә сөйләнде: "Менә каһәр суккыры, керергә урын тапкан, чыгарга тапмый! Ярый, кирәген алды, йөрмәсен иде юкны эзләп".

Сүз күрше тавыгы турында бара иде. Ачуың килмәслекмени! Кояш чыгу белән җим бирим дип сарайга чыкса, теге күрше тавыгы кыткылдый-кыткылдый ишек алдына килеп тә кергән. Әйтерсең, аның монда күкрәген киереп йөрергә хакы бар! Бердәнбер әтәче үлеп, үз тавыклары ятим калгач, әлеге кызыл тавыкны күрсә, җен ачулары чыга шул Гайшә карчыкның.
 
Бәй, шулай булмый, шуның аркасында гына харап булды бит әтәче. Нинди матур иде ич ул! Каурыйлары патша туныдай, акка кара бизәкле, койрыгы мәһабәт, кояш нурында әллә нинди төсләргә кереп, күзләрне камаштыра, ә муены... Аклы-каралы тунга яшькелт кара яка теккәндәй, елкылдый. Кикриген әйт әле син аның! Менә мине күрегез дигәндәй, әллә каян уттай янып, кып-кызыл булып, әтәчнең горурлыгын күрсәтеп тора. Иртә таңнан бөтен урамны яңгыратып кычкырулары әле дә колак төбендә яңгырый кебек. Көязләнеп кенә басып, кыткылдап, тавыкларын ияртер иде дә, капка астыннан урамга, чирәмлеккә үлән чүпләргә алып чыгып китәр иде.
 
Шулай көйле генә яшәп ятканда әлләни булды карчыкның әтәченә, каядыр китә дә югала, китә дә югала. Мескен тавыклар, каңгырып, кайсы кая таралып, нишләргә белми тик йөриләр. Бу хәл пошаманга салды Гайшә карчыкны. Чамалавын-чамалый ул әтәченең кайда йөргәнен. Һәм ул дөрес тә булып чыкты. Беркөнне иртән җим салыйм дип чыкса, урак койрыгы бер кызыл тавык янында бөтерелепме-бөтерелә! Монысы сикергәли-сикергәли җир тырмый, тегесе шуннан нидер чүпли. Тәмам дәрте кабарган әтәч башка тавыкларны якын да китерми. – Ах, кәнтәй! Әле син күрше тавыгына ияләштеңме! Күңелем сизгән иде аны!
 
Карчык кулына колга алып, теге кызыл тавыкны пыр туздырып капкадан куып чыгарды. Инде котылдым, капканы ябыйм дигән иде, әтәченең ни арада урамга чыгып, теге тавык артыннан йөгергәнен күреп, “лып” итеп җиргә утырды. Менә сиңа мәхәббәт! Бу хәл хәтсез дәвам итте, әтәчне күрше тавыгыннан һич аерырлык түгел иде. Беркөнне җитмәсә хуҗасы Хәсән карт кереп:
– Гайшә, тыясыңмы ул әтәчеңне-юкмы? Син тыймасаң, мин тиз тыярмын. Тавыкны аздырып бетерде инде, йомыркасын да каядыр салып йөри бугай, – дип тавыш күтәрде.
– Бик кирәк иде сезнең йомыркагыз! Үземнекеләр дә җитәрлек. Әнә тавыкларым гына жәлке, ятимсерәп калдылар. Алай тыя алсаң, кәнтәеңне тый, – дип авызын япты аның Гайшә карчык. Әмма юкка гына искәртмәгән икән Хәсән карт. Ике-өч көн үтүгә тавыклар патшасына әллә ни булды, капкадан ялгыз гына кайтып кергән иде ул. Кергән дә, бөкшәеп тик тора, әйтерсең, тамагына нидер утырган, шуны йота алмый. Хәлне тиз аңлады Гайшә карчык, каты итеп сукканнар иде аңа. Нишләтсен, тотып суйдырырга кулы бармады, әтәч икенче көнне иртәнгә үлгән иде. Күңеленнән бик рәнҗеде карчык кошкаена кул салган кешегә, күзе белән күрмәгәч, кем сукканын чамаласа да, гаеп ташларга ярамаганын чамалады. “Рәнҗеше төшми калмас әле”, – дип тынычландырды үзен.
 
Агач күләгәсендә бераз хәл алгач, Гайшә карчык әлеге вакыйганы кабат күз алдыннан кичереп: “Кошларда да шундый мәхәббәт булыр икән, – дип көрсенеп куйды.– Нигә кешеләр үз сөюләрен шулай саклый белми икән?” Шул арада Гайшә карчыкның бөтен тормышы күз алдыннан сызылып үткәндәй булды.
 
Мирхәдие белән алар да бик яратышып өйләнешкәннәр иде. Ләкин сөеп-сөелеп гомер итәргә генә язмаган икән, һич уйламаганда мәхәббәтләре төсе булып туган өч баласы белән ялгыз торды да калды яшь хатын. Арага ятлар керде. Мирхәди чибәр, теләсә кайсы хатын-кызның нәфесен котыртырлык ир иде. Гайшә башта аның эштән соңлап кайтуларына игътибар итмәде. Механизатор кешегә колхоз эшенең иге-чиге юк, әле техникасы ватыла, әле ерак юлга китә, кыр эшләре башланса, әйтеп торасы да түгел...
 
Ләкин кайбер көннәрне иреннән аракы исе аңкып торганда гына шикләнеп куя. Көнозын колхоз эше, дөнья мәшәкате, берсеннән-берсе кече балалар белән мәш килгән хатында ир кайгысымы? Күп вакыт йорт эшләрен төгәлли дә, Мирхәди кайтканчы ук урынга ава. Ә иргә өс-башын юып кидерү, кайтуына җылы аш әзерләп тору гына җитмәгән, күрәсең. Ялгыз гына көн итүче Җиһания белән Гайшәне чагыштырырлык та түгел шул. Бит очлары алсу алмадай янып, күкрәкләре симез күркә түшедәй сикергәләп торган Җиһаниягә карап, кайсы авыл иренең генә авыз сулары килмәде икән? Мирхәди дә нәфесенә каршы тора алмагандыр инде. Ир, балалар дип, бигрәк үзен карый белмәде шул Гайшә. Ябык, җил иссә аварга торган өлтерәк гәүдәле, бит-күзе күптән иннек күрмәгән, ничә карасаң, төссезләнеп беткән иске күлмәкле хатынга кем күз атсын инде. Шулай да ул башта иренең хыянәтен сизмәмешкә салышты, йөрер-йөрер дә туктар дип уйлады. Әмма сабырлыкны Мирхәди үзе сындырды.
 
– Гафу ит, Гайшә, бәлки мин ялгышамдыр, әмма йөрәккә боерык биреп булмый. Хәзер мин башканы яратам. Курыкма, балаларны үстерешергә ярдәм итәрмен, ләкин сине алдап яшәү дә авыр миңа, – дип әйтеп салды. Нидер җавапларга көче җитмәде Гайшәнең. Болай ук булыр дип көтмәгән иде ич ул. Күңеле эчтән тавышсыз гына елый иде аның. Ир бирмәк — җан бирмәк дип, халык юкка гына әйтмәгәндер. Әйберләрен җыеп бирде дә, өч баласын кочагына алып, иренең ишектән чыгып киткәнен тавышсыз-тынсыз гына карап калды. Балаларның:
– Әнкәй, әткәй кая китте? Нигә киемнәрен алып китте?– дип бер-бер артлы сорауларына:
— Борчылмагыз, балалар, әтәгез эш белән китте, берничә көннән әйләнеп кайтыр, – дип тынычландырырга тырышты. Алай гына түгел, үзен дә бу сүзләрнең хаклыгына ышандырырга теләде. Ләкин авыл җирендә сер саклап буламы соң? Балалар урамнан ишеткән хәбәрләрен кайтып сөйләп, әниләреннән әтиләренең ни өчен ташлап чыгып китүен аңлатуны сорап, җавап көтәләр иде.
 
Ни әйтсен соң Гайшә? Безне яратмаганга күрә дипме? Үскәчрәк үзегез аңларсыз әле, диюдән башка җавап таба алмый иде ул. Олы кызы Гөлсәрия әнисенең сүзләре белән һич килешергә теләми, әле бер, әле икенче энесен ияртә дә:
– Әнкәй, без хәзер әткәйне барып алып кайтабыз,–дип Җиһанияләргә китә. Тик бераздан:
– Әткәй әле эштән кайтып җитмәгән, яшь хатыны иртәгә килергә кушты, – дип, кулына Җиһания тоттырган тәм-томлы капчыкны тотып кайтып керә. Ничәмә-ничә тапкыр кабат-лангандыр бу хәл. Иренең хыянәтен болай да бик авыр кичергән ананың, балаларының шулай өзгәләнүен күреп, йөрәгеннән кан сарка иде. Шулай да, бер-ике ел яшәгәч, кайтты ул Мирхәди. Балаларын кызгандымы, әллә яшь хатыны белән ике арада нидер булган идеме, ул кадәресен Гайшә төпченмәде. Кайберәүләр:
–Башыңнан көлгән кешене нишләп тупсаңнан керттең, – дип тә карадылар. Гайшәнең җавабы кыска иде:
–Ир хакы бар бит.
 
Бәлки берәр чаярак хатын булса, усалрак та кыланыр иде. Тик авылда нишләптер күп кенә гаиләләр шулай буталышып яши иде шул ул чорларда. Кем-кемнең таң алдыннан гына мунчасыннан чыгып киткән, кемнәрдер ындыр артыннан кайтып киткән, кайсыдыр ир күршесенә күз салган, кайсыдыр ике хатынын да тигез күреп яши...
 
Гайшә дә язмышы белән килешкәндер инде. Тик Мирхәди озак тормады, Җиһаниянең йомшак түшәген сагынгандыр, күрәсең. Беркөнне эшкә киткән җиреннән тагын аның янында торып калды. Иренең шундый миһербансыз булуына, балалар хакын хакламавына бик рәнҗеде ул.
 
Бераздан үзенең йөкле икәнен белде. Шулай итеп дүртенче баласы — төпчек улы дөньяга әтисез генә аваз салды. Улы тугач, кайтыр дигән иде дә бит, Мирхәди бераз акча китереп китүдән ары узмады. Тормыш авырлыкларына түзде хатын, әмма балаларын аякка бастырды. Мирхәди исә авыл мулласы булып китте. Җиһания дә үзен остабикә итеп хис итеп, мулла абзыйга ияреп, аштан-ашка йөрде. Гайшә генә алар буласын белсә, бармый кала иде. Аллаһыга шөкер, балалары ким-хур булмады, икесе – авылда, икесе шәһәрдә теттереп дөнья көтәләр. Үзе – кызы Гөлсәрия тәрбиясендә. Ә Мирхәди белән Җиһания хәтсездән гүр ияләре булды инде. Тирән уйга чумган карчыкның уйларын кызының тавышы бүлде:
–Әнкәй, кайчаннан бирле нишләп утырасың анда? Иртәнге чәең суына ич. Минем дә эшкә китәр вакыт җитте.
–Ярар, кызым, хәзер керәм, онытылып киткәнмен икән лә. Нигә кешеләр мәхәббәтне тавык чаклы да саклый алмый икән? — дип, сөйләнә-сөйләнә, урыныннан торды да, тукта әле, тавыклар бик кытаклый иде, йомыр-каларын карыйм әле дип, сарайга юл тотты. Капкадан керү белән нишләптер күзе сыер улагына төште. Бәй... төптә калган саламнар арасында бер өем кып-кызыл йомыркалар! Гайшә карчык тиз аңлады: юкка кереп йөрмәгән икән күрше тавыгы!
– Һай, харап кына булмаса ярар иде, кирпеч кисәге ару гына тигән иде бит, – дип, бая кызыл тавык кереп качкан кура җиләге арасына йөгерде. Тавык бер җирдә дә күренмәгәч, тынычлангандай булып, иртәнге чәен эчәргә кереп китте.

Гөлфинә МИРЗАЯНОВА
Өмет
№ --- | 06.09.2017
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»