поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.09.2017 Шоу-бизнес

Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның улы Искәндәр: “Татарча җырларны тыңлаганым да юк иде”

Эстрадада яңа исем – Искәндәр Шакиров. Эстраданың иң матур парларының берсе – Шакировларның улы. Баштарак Искәндәр рус телендә җырлый иде. Зөлфия ханым: “Күңелне төшергәне – Искәндәрнең рус телендә иҗат итүе”, – дип тә әйткән иде. Ә хәзер Искәндәр туган телендә җырлый башлаган.

– Заманча татар музыкасы юнәлешендә үземне сынап карарга булдым. Әйе, моңа кадәр бары тик рус телендә генә җырлый идем, хәтта татарча җырларны тыңлаганым да юк иде. Аннары милли эстрадада моңа кадәр булмаган юнәлешне башлап җибәрергә булдым.

– Иҗатыңа әти-әниеңнең карашы нинди?
– Бик әйбәт, алар һәрчак ярдәм итеп тора.

– Җәвит белән Зөлфия Шакировларның исеме аша гына да популярлык яуларга буладыр?
– Юк, мин бары тик үз көчемә, үз тырышлыгыма гына ышанам. RA командасы – Рәсим Фасыйхов һәм Альберт Зиатдинов белән эшлим. Алар белән иҗат итүе бик рәхәт һәм җиңел.
 
Кайчак әтинең Инстаграмында: “Улыгыз начар җырлый, бөтенләй матур түгел”, – дип комментарий калдыралар да, әти мине яклый башлый. Миңа бу ошамый. Әти күрмәгәндә, ул язган комментарийларны бетерәм. Мине алар күләгәсендә йөри дип уйламасыннар иде. Мөстәкыйль эшлисем килә.
 
Миңа 20 яшь. КФУның журналистика факультетында белем алам. Сүз байлыгымны арттырырга теләп, бар яклап та белемле булыйм дип, бирегә укырга кердем. Укуы бик ошый, әмма журналист булып эшләргә җыенмыйм.
 

– Әти-әниең усаллармы?
– Кирәк чакта усал булалар. Дөресерәге, алар гадел усаллар. Минем тәртибем әйбәт икән, димәк, алар да тыныч. Әти-әнием икесе дә әйбәт, икесе дә юмарт кешеләр.

– Кечкенә чакта әти-әниең сине калдырып, гастрольләргә киткән мизгелләрне хәтерлисеңме?
– Әлбәттә. Мин аларның гастроль тормышына һәрвакыт кызыга идем. Ничектер бик рәхәт кебек иде аларга: сәяхәт итеп, ял итеп кенә йөриләр дип уйлый идем. Гастрольләрне эш итеп кабул итми идем. Гел аларга ияреп китәсе килә иде. Күрәсең, шуңа да, артист буласым килә. Кечкерәк чагында мине няня карый иде, ә үсә төшкәч абыем белән калдыра башладылар.
 
– Күптән түгел әти-әниең энҗе туйларын бәйрәм итте. Синеңчә, аларның тату гаилә сере нәрсәдә?
– Алар ярты сүз түгел, хәтта сөйләшмичә дә бер-берен аңлыйлар. Аннары, абыем белән мин – ике балалары, аларны тагы да ныграк берләштереп торабыздыр.

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.09.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»