поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
05.09.2017 Милләт

“Ак калфак” Иске Ярмәктә дә бар

Быел “Бердәмлек” газетасының 12нче санында басылган “Җитмеш чакрым җирдән килдек без” дип аталган язмада сүз өлкә татар “Ак калфак” оешмасы үткәргән фәнни-гамәли конференция турында барган иде. Оешма рәисе Разия ханым Әюпованың хисап чыгышында “Ак калфак”ның бүлекчәләре Похвистнево, Кошки районнарында, Сызранда ачылуы турында әйтелде. “Ә менә Кече Татарстаныбыз булган Камышлы районында андый оешмалар әлегә юк”, - дигән сүзләр дә яңгырады.

Бәхеткә, бу мәгълүмат дө¬рес үк булмаган икән. Ка¬мышлы районының Иске Ярмәк авылында “Ак калфак” оешмасының 2015 елда ук оешуы һәм бик актив эшләп килүе билгеле булды. Тик алар өлкә оешмасына исәп-хисап кәгазьләре язып җибәрергә өлгермәгәннәр генә. Шушы ялгышны төзәтү нияте белән мин оешма җитәкчесе Әлфия БАҺАУТДИНОВА белән оч¬рашып, Иске Ярмәк “Ак калфак” оешмасының эш¬чәнлеге белән кызыксындым.
 
- 2015 елда ук өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе урынбасары Айсылу Әбдиева безгә эшне ничек итеп башларга кирәклеген аңлатып хат язып җибәргән иде. Без, аның эчтәлеге белән танышып чыккач, авылыбызда хатын-кызлар оешмасын оештыру артык авыр булмаячагын аңладык. Бездә профессионал булырга теләүче, шул ук вакытта төрле иҗтимагый эшләрдә актив катнашучы халык яши бит. Бигрәк тә тегү-чигү белән мавыгучылар күп. Кыскасы, хатын-кызлар оешмасы булдыру өчен оеткы бар иде инде.
 
Җирле “Ак калфак” оешу белән һәвәскәр җырчыбыз Люция апа Ибраһимова социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә йөрүчеләрне скандинав таяк¬лары белән йөрергә өйрәтергә алынды. Ислам университетын тәмамлаган Гөлсинә апа Галиуллина һәм аның яр¬дәмчесе Роза Гарифуллина хатын-кызларга ислам дине ни-гезләрен укыта башладылар. Шушы ике ел эчендә алтмыштан артык хатын-кызыбыз дини курсларны тәмамлады, шуларның унҗидесе, укуларын дәвам итеп, Коръән сүрәләрен мәкам белән укырга өйрәнделәр. Социаль бүлек хезмәткәре Гөлисә Бәдретдинова исә олылар белән эшләүне дә, матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итүне дә үз өстенә алды, ә “Ак каен” фольклор ансамблендә катнашучылар мәдәният бүлеге эшчәнлеге өчен җаваплы булдылар. Гомумән, без “Син - музей, син - китапханә, син “Ак каен” дип тормыйбыз, бөтен хатын-кызларны да “Ак калфак” канаты астына алып, бергәләшеп эшлибез.
 
Авыл Мәдәният йорты ремонтта булу сәбәпле, әлегә кадәр эшебезне күрсәтергә мөмкинлегебез юк иде. Ә ремонт тәмамлангач, безнең оешмага аерым бүлмә бирелде. Анда без кул эшләребезне алып килеп, бүлмәбезне матур итеп бизәдек. Шунда җыелышып планнар билгелибез, төрле чаралар үткәрәбез.
 
Мин үзем, мәсәлән, балалар бүлеген алып барам. “Туган якны өйрәнәбез” дип аталган түгәрәктә авылдашыбыз, шагыйрь Зыя Ярмәки юбилее уңаеннан аның шигырьләрен, биографиясен өйрәндек. Хәер, оешмабызның һәр әгъзасы та¬нылган шагыйребезнең юби¬леен үткәрү эшенә үз хез¬мәтен кертте. Кемдер концертка әзерләнде, кемдер био¬графиясенең билгесез мәгъ¬лү¬матларын, ши¬гырь¬ләрен эзләү, кемдер күргәзмә ясау белән шөгыльләнде. Има¬мыбыз Габдулла Мөхәм¬мәткәрим дә бу кичәне әзерләүгә зур өлеш кертте - төрле китапханәләрдән дүрт шигырьләр җыентыгын эзләп тапты. Моңардан тыш,  татар халкының бөек ша¬гыйрьләре, артистларына багышланган чараларны да еш үткәреп торабыз. Шул арада Гали авылында үткәрелгән “Каз өмәсе”нә барырга да, “Халкым минем” фестивалендә катнашырга да, безнең авылда киң таралган “Урам концертлары” фестивален оештырырга да, кичләрен тегеп-чигеп утырырга да өлгерәбез. 
 
Зыя Ярмәки юбилее уңа¬еннан оештырылган беренче күргәзмәбезгә куелган кулъ¬яулыклар, сөлгеләр һәм алъ¬япкычларның бер өлешен мин үзем чиктем. Алар ике¬яклы тоташ чигү, ә Айсылу Ка¬малетдинованың матур чи¬гешләре тасма чигеш ысулы белән башкарылган. Ул аны күптән түгел генә үзлегеннән өйрәнгән, безнең өчен мастер-класс та үткәргә өлгермәде әле. Гөлчәчәк Вагыйзова теккән татар милли күлмәге дә бик матур һәм оста итеп эшләнгән. Иске Ярмәкнең борынгы чигү үрнәкләрен өйрәнеп,  тамбур ысулы белән дә чигә башладык. Ә менә калфак чигәргә өйрәнеп бетә алмадык әле. Похвистнево районы, Гали авылының  “Ак калфак” оешмасыннан чигү осталары безгә килеп мастер-класс үткәрергә вәгъдә иткәннәр иде. Бәлки быел, кыр эшләре тәмамлангач, очрашырбыз.
 
- Шушы оешма барлыкка кил¬гәннән соң тормышыгыз ничек тә булса үзгәрдеме?
 
- Үзгерде генәме! Өйгә кайтып керә дә алганым юк. Без һәрвакыт хәрәкәттә, һәрвакыт кеше арасында. Үзебез уйлап тапкан чараларны оештырабыз, үткәрәбез, ниндидер яңалыклар уйлап табабыз һәм шулардан илһам табып яшибез. Ә кичләрен кул эшемне алып, төсләр дәрьясына, илаһи матурлык эченә кереп киткәндә бөтен кайгыларым тарала... 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 05.09.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы