поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.09.2017 Шоу-бизнес

Айдар Галимовның әнисе – Бибинур апа: “Артык мактамагыз Айдарны. Нормальный егет ул”

Бибинур апа гомерен балалар укытуга багышлый. Ул 38 ел буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, үз эшенең остасы. “Айдарны башка укучылардан аерып, җәлләгәнем булмады”, - ди ул. Галимовлар барысы да шундый гадел һәм дөреслекне ярата.

-Айдар бишектән үк җырларга яратты. Беренче сыйныфка барганда ук җитди җырлар белә иде. 6 яшьлек чагында “Шайморатов генерал”ны хәтта, зур сәхнәдә – район үзәгендә җырлап йөргәнен хәтерлим.

Айдар һәрвакыт “5”легә генә укыды. Бүгенге көнгә кадәр аның көндәлеге саклана, еш ачып карыйм: «бишле»ләре тезелеп тора. 1 сыйныфка җитәкләп барганымны әле дә хәтерлим. Кып итеп киенгән, кып итеп торган егетне тәүге укытучылары – Сәгыйдә апаларына тапшырдым. Мин дә укытучы булып эшләгәч, Айдар белән бергә укыдык дисәң дә була.

Ул заманда хоккей аеруча популяр иде. Укучыларында спортчы күрергә теләпме, өлкән класслардагы сыйныф җитәкчеләре Нәсимә Хәмзә кызы Галиева аларны спортка җәлеп итте. Балалар хоккей дип җенләнеп үсте. Ул вакытта Айдарның кушаматы да “Харламов” иде.

 

Айдар һәрвакыт төпле фикер йөртте, белемле булды. Беркайчан да аны кыстап, өй эшен эшләткәнем булмады. Бар бирелгән биремнәрен эшләмичә, өстәлдән торып китми иде. Кайвакыт хәтта үзем: “Әнә, иптәшләрең тышта уйнап йөри, бар син дә”, - дип китапларыннан аермакчы була идем, әмма ул үзенекен эшләде. Мәктәпне тәмамлагач, мактау грамотасы да бирделәр. Техникумга имтихансыз керде һәм кызыл диплом алып чыкты. Армиядән соң тарих фәненнән имтиханны “биш”кә тапшырып, Башкортстан дәүләт университетының хокук факультетына укырга керде.

Айдарның мәктәптән елап кайтып кергәнен хәтерләмим. Тәрбия башы – гаиләдән, диләр бит. Әтисе  кырыс кеше, кайвакыт аның күз-карашы гына да җитә иде. Айдар үзенең проблемаларын һәрвакыт үзе хәл итте, өйгә кайтып зарланганын хәтерләмим.

Бу һич кенә дә мактану түгел. Артык мактамагыз Айдарны. Нормальный егет ул.


Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 01.09.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»