поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.01.2010 Бәйрәм

ИЛЛЕ ЯШЬЛЕК САЛАВАТТАН СОРАДЫЛАР

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдиновның юбилее уңаеннан былтыр газета укучыларга җырчының иҗатына, тормышына кагылышлы сораулар юллагыз, аңа бәйле истәлек-хатирәләр язып җибәрегез, дип мөрәҗәгать иткән идек. Шөкер, газета укучылар үтенечкә битараф булмады, хәзер инде Салават Фәтхетдиновның редакциягә килгән хатларга мөнәсәбәтен белү сәгате сукты.

Шулай да иң элек Салават Фәтхетдиновны матур юбилее белән тәбрик итеп, аңа бәхет-шатлык, моңлы җырлары белән халкыбызны озак еллар сөендереп торуын телибез.

Кукмара районының Купка авылыннан Раҗия Мөхлисова:

 

– Салават, илледән соң синең тормышта ни көтелә?

 

– Илле беренче яшь китәдер, дип беләм. Яшәлгән кадәресеннән мин бик канәгать. Авылда көтү көтеп, ничек итеп тамакны туйдырыйм икән, дип башланган тормыш бик матур итеп үз җаен алды. Мин язмышыма бик рәхмәтле.

 

Теләче районы Максабаш авылыннан Тәнзилә Шәрәфиева:

 

– Әни – дөньяда иң кадерле кеше. Җәннәт аналарның аяк астында дип юкка гына әйтмиләр. Салават, әниеңә булган бурычыңның бик азын гына булса да үти алдым, дип исәплисеңме?

 

– Үтимдер дип беләм, әмма бик азын гына шул. Әти-әнигә булган бурыч ул бернинди бизмән белән дә үлчәнми. Без аларга гомеребез буе бурычлы. Алай гына да түгел, тирә-юньдәгеләргә, яшьме ул, картмы, һәркемгә миһербанлы булсак иде. Миһербанлык тәрбияләүне бик яшьтән башлау кирәк. Югыйсә безгә мәктәптә: "Мама мыла раму", – дип шигырь ятлаттылар. Әйтерсең лә әни кеше эш белән генә мәшгуль булырга тиеш.

 

– Икенче әниең, әлбәттә, укытучың. Аның янына барып, иҗатың белән сөендереп, сөйләшеп-серләшеп утырганың булдымы?

 

– Әлбәттә, әлбәттә. Башлангыч класста укытучым Фәрбүзә апа иде. Ничек шулай һәрберебезгә җай таба алды икән, ничек шулай гел шат күңелле була алды икән, дип гаҗәпләнәм хәзер. Аннан класс җитәкчебез Нурания Мәсһәровна иде. Анысы минем хатыным Ләйсәннең әнисе була инде. Класста әлләни тәртипсез дә, начар укучы да булмаганмындыр инде. Югыйсә укытучы кеше кияү итмәс иде. Гомумән, укытучыларым, элеккеге классташларым белән очрашканда сөйләшеп сүзләр бетми.

 

– Башлангыч сыйныфта иншалар язганда кем булырга теләвеңне белдерә идең?

 

– Мин һәрвакыт йә хоккейчы, йә артист булам, дип яза идем.

 

– Нәсел шәҗәрәңне беләсеңме? Сезнең нәселдә элек талантлы кешеләр булганмы?

 

– Бу минем иң авырткан җиремә тия торган сорау. Нәсел шәҗәрәмне белмәвемнән оялам. Әмма төзәлергә вакытым бар әле.

 

Редакция Салаватның Башкортстанда яшәүче әнисе (Салават аңа үзе инәй дип дәшә) Тәкълимә апа белән дә әңгәмәгә керде.

 

– Тәкълимә апа, хәлләрегез ничек, кар яудымы соң?

 

– Хәлләргә килгәндә менә болайрак: ачлык, хәерчелек заманында туган кеше бит мин. "Эх, тамак туйганчы бер ашыйсы иде", – дип хыяллана идек. Хәзер менә саулыклар бик шәптән түгел. Йөрәк... Чирләрне каян килә, дип беләсез инде, балачактагы михнәтләр, сугыш афәте – барысы да бергә җыела инде. Шулай да әти белән әни яшенә җитәрмен, дип уйлыйм әле, алар озын гомерле иде. Кар, Аллага шөкер, күп яуды. Көрәп кенә бетерерлек түгел.

 

– Шулай да картлык көнегездә зарланмыйсыздыр ич!

 

– Юк, зарлану кая?! Балаларым, бигрәк тә, Салаватым ярдәме белән рәхәттә яшим. Салават бик яшьтән нечкә күңелле булды ул. Кош сайравын ишетсә дә, тын да алмый, кымшанмыйча тыңлап тора иде. Аңа бөтен кеше шакката иде инде. Ирем Зәки 54 яшендә Салават кочагында җан бирде. Үлгәндә: "Булмады, каласыз, болар барысы да сиңа кала", – дип әйтеп үлде. Балалар яшь бит әле, ничек гомер итәрсез инде, диюе булгандыр инде. Балаларны ачлыктан үтермәс өчен гомер буе көтү көттем мин. Үсә төшкәч балаларым да шул эшкә күнекте.

 

Алты бала таптым. Фаяз 19 яшендә, Әнәс 9 яшендә дөнья куйды. Олы улым Рафиткә 55 тулды, Салават өченче, калган балаларымның исеме Инзилә, Рафил.

 

– Салаватка җырлау сәләте каян килгәндер, дип уйлыйсыз?

 

– Зәки бик матур итеп җырлый, гармунда уйный иде. Балаларымның да мәҗлесләрдә бер-берсен уздырып җырлауларын ишетсәң – шаккатарлык. Шулай да Салават барысын да уздырды. Салават барысын да үз тырышлыгы белән тапты.

 

– Киленегез Ләйсән турында да берничә сүз әйтегез әле?

 

– Үзебезнең авыл кызы ул. Салаватны аңлый торган, аңа ярдәм итә торган бала булып чыкты. Ходай аларны тигезлектән, сәламәтлектән аермасын.

 

Казаннан Ләйлә Әшрәфуллина:

 

– Һәркем нәрсәдән булса да курка. Сез нидән куркасыз?

 

– Кеше каргышыннан куркам. Гөнаһтан куркам. Гайбәт сөйләп йөрүчеләрдән куркам.

 

– Хатын-кызның зирәклеге нидә?

 

– Аның зирәклеге телендә. Хатын-кыз теле белән үтерергә дә, күтәреп алырга да сәләтле.

 

– Китаплар, газета-журналлар укыйсызмы?

 

– Нәрсә дип әйтим икән инде: укыйм да, укымыйм да кебек. Китапны – авторына, газета-журналны дәрәҗәсенә карап укыйм, имеш-мимештән, гайбәттән торганнарын тәкъдим итеп карыйлар, укымыйм. Соңгы вакытта тарих белән бик кызыксынам.

 

Зәй районы Имәнлебаш авылыннан Нәкыя Шаһиева:

 

– Кемнәрдер миллионнар, миллиардлар җыеп та гомерләрен заяга үткәрә. Ә Сез исә игелек кыла-кыла, халкыбызга армый-талмый хезмәт итәсез. Әллә берәр нәзерегез бар идеме?

 

– Бернинди нәзерем дә юк. Тормыш мине үзе шуңа өйрәтте. Бүләк өләшү, булганы белән уртаклашу күңелемә рәхәтлек бирә. Соңгы вакытларда мин вазифам буенча (С.Фәтхетдинов Россия Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе – ред.) күп кенә балалар йортларында булдым, андагы балаларның халәтен, кичерешләрен беләм. Аларга һәм матди һәм рухи ярдәм бик кирәк. Менә шуны тоемлау да мине тынычлыкта калдырмый. 21 нче сезон концертларында тамашачыларда игелек кылсын өчен омтылыш ясадык. Оттырышсыз лотерея уены иде ул. Тамашачы буклет сатып алды, буклетта исә нинди дә булса бүләк билгеләнгән иде. Буклет сатудан кергән акча исә Балалар фондына тәгаенләнде. Шулай итеп, ярты ел эчендә 1 миллион 200 мең сумга якын акча тупланды, ул, һичшиксез, мохтаҗ балаларга тотылачак. Шулай итеп, игелеклелеккә без һәркемне тартырга тырыштык, бу чара әле дәвам итә.

 

– Салават, матбугат битләрендә шәхси тормышыгызга бәйле Сезне яклап та, яманлап та язмалар күренгәли. Яман сүз ишетү җиңел түгелдер дип беләм, гаиләң ничегрәк кабул итә соң?

 

– Гаилә мине аңлый. Татар теленнән табар, дигән әйтем дә бар бит әле, кайвакытта үзем дә инде учакка керосин өстәп җибәрәм.

 

Тәнкыйтьләүчеләргә дә үпкәләмим. Кемгәдер шулай кирәктер. Сүз артыннан йөрсәм, минем башка эшем артка тәгәрәячәк, шуны гына беләм. Аннан Илһам абый Шакировның имеш-мимеш, гайбәтләр уңаеннан әйткән сүзе бар: "Улым, рәхәтләнеп тәнкыйтьләсеннәр, димәк, синең әле кирәгең бар, – диде ул миңа. – Кирәгең калмаса, әйдә мине, һич югында тәнкыйтьләгез, дип йөриячәксең әле. Ходай шундый көнгә калдырмасын".

 

Сарманнан Б.Вәгыйзова: (Төзүчеләр ур., 11-19)

 

– Кешеләргә игелек кылып та, шулар арасыннан йөрәгеңне бозучылар булдымы?

 

– Булды һәм бар. Аттан ала да туа, кола да туа, ди бит халык. Халыкның да төрлесе бар. Шулай да яхшы күңелле, эчкерсез бәндәләр күп. Монысы инде яхшы күренеш.

 

Минзәләдән Фәридә:

 

– Август аендагы концертларда: "Юбилеем якынлаша, бирәсе әйберләрегезне бирегез", – дигән идегез. Бирәсе әйберем әзер, кайда, кайчан бирергә икән? (Гафу итегез, сүзтезмәм үзегез сөйләгәнчәрәк, бәлки теләгәнчәдер, килеп чыкты). Күп итеп каз үстердек, шуның берсен – симезен, елкылдап торганын Сезнең гаиләгә күчтәнәч итеп бирергә уйладык.

 

– Рәхмәт. Минем туган көнем 10 гыйнварда. Бүләкләрне һәм котлауларны ел дәвамында кабул итәчәкмен. Мин үзем бүләк алырга да, бүләк бирергә дә бик яратам.

 

Самара өлкәсенең Похвистнев районы Яңа Мансур авылыннан (Колхоз ур., 23 нче йорт) Бәдия Кәримова:

 

– Мөселман кардәшем Салават! Барча гаиләңә бездән күп сәлам һәм котлаулар кабул ит. Читтәге татарлар өчен син бигрәк тә якын. Ярый әле Салават кардәшебез бар, дип куанабыз. Югыйсә безнең якларга Казаннан концерт белән килүчеләр бик сирәк. Ходай Тәгалә киләчәктә дә сезгә бәрәкәтле гомер бирсен. Безнең якларга тагын кайчан килерсез икән? 2009 елда кайгыбыз зур булды. Концертларга күчтәнәчләребезне, үзебезне алып баручы киявебез Галимҗанны җирләдек. Килә калсагыз, концертыгызга такси яллап барырбыз инде. Концертыгыз вакытында тапшырырмын дип үзеңә, Ләйсән кардәшемә, улың Рөстәмгә, Илһам, Әлфия кардәшләремә сарык йоныннан ап-ак оекбашлар да бәйләп куйдым.

 

– Бәдия апа, кайгыгызны уртаклашам. Сезнең якларга да, һичшиксез, килеп чыгачакбыз. Рәсәйнең бер генә төбәге дә безнең өчен чит-ят түгел. Гастрольгә иң күп йөрүчеләр без, халкыбыздан-милләттәшләребездән иң күп рәхмәт сүзләрен ишетүчеләр дә без – "Салават" җыр театры коллективы.

 

Яңа Чишмә районының Тубылгы тау авылыннан Яруллин Кәрим исә Салават әле тамашачыга җитәрлек хезмәт итми дигән фикердә. "Минем Салават концертына бер генә тапкыр да барганым юк, – дип яза ул. – Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова, Әзәл Яһудин үзләре безнең авылга киләләр иде, алар белән күзгә-күз карап сөйләшеп утырган вакытларым да булды. Рәшит Ваһапов, җан кисәгем, күрше Әдәмсә авылыннан безнең авылга ун чакрым җәяү килеп, кичен концерт куйды. Әзәл аганы да һич онытасым юк: үзе уйный, үзе җырлый иде. Аның "Кыңгыраулы яшел гармун"ы гына да ни тора?! Салаватка исә исәнлек-саулык телим, безнең авылга да килеп чыкмасмы икән, дип өмет итәм. Шулай була калса – вәт бәйрәм булыр иде!"

 

Питрәч районы Күн авылыннан Әлфия һәм Ренат Баһаутдиновлар:

 

– 90 нчы еллар башы... Районыбызга Салават концерт белән килә дип ишетүгә, тормыш иптәшем шул ук көнне билетлар алды һәм түземсезлек белән концерт буласы көнне көттек. Көткән көн килеп җитте. Концерт гөрли, халык онытылып концерт тыңлый. Җыр артыннан җыр бара, Салават халыкны уйга сала: "Менә бу җырга исем таба алмыйбыз, мөмкин булса, исем табарга булышсагыз әйбәт булыр иде", – ди. Һәм җырлап җибәрде:

 

Мин һаман да унсигездә кебек,

 

Бер нәрсә дә үзгәрмәгән кебек.

 

Кояш бата һаман элекке,

 

Таңнар ата һаман элекке...

 

Мин бу җырның: "Абый, Салават абый! Салават абый, диләр, шунысы күңелсез", – дигән юлларын ишеткәч, сәхнәгә: "Үзебездә дә шул ук "кайгы", брат!" – дип язып җибәрдем. Кирәк бит, мин язып җибәргән хатны җырчыбыз иң яхшысы дип тапты һәм мине сәхнәгә чакырды. Сәхнәгә аның янына чыгып басу һәм кулын кысу мине бик тә дулкынландырды. "Гаиләдә кыз балаларың бармы? Булмаса кызлар алып кайтуның серен әйтә алам, рецептын бирә алам", – дигән булды җырчы. "Юк, кирәкми! Үземнең дә өч кызым бар. Менә малай алып кайтуның серен әйтсәң, әйбәт булыр иде", – дигәч: "Кызганыч, үзем дә шул серне чишә алмыйм!" – дип әйтеп салды.

 

Халык шау-гөр килде бу сүзләрне ишеткәч. Истәлеккә миңа үзенең фотосурәте төшкән календарь бүләк итте һәм: "туалетка гына элә күрмә!" – дип кисәтте.

 

Календарьны бүгенге көнгә кадәр саклыйм, чыннан да, Салаватның уендагысы – телендә, телендәгесе – халыкта. Мөмкинлектән файдаланып, Салават Фәтхетдиновны юбилее белән котлыйбыз.

 

P.S. Ә малай проблемасын хәл иттек. Салаватның да малае тугач, аның өчен дә бик шатландык.

 

Әтнә районының Түбән Шашы авылыннан Зөбәрҗәт Галиева:

 

– Салават абый, Сез шактый каршылыклы шәхес. Сезне яратучылар да, яратмаучылар да бар. Менә шулай ике төркемгә бүленүче тамашачыгызны ничек бәяләр идегез?

 

– Яратучылар рухландырып торса, яратмаучылар итәк-җиңнәрне җыйдыра. Бөек Тукаебыз: "Тәнкыйть кирәкле шәйдер", – дип юкка гына әйтмәгән. Тукай димәктән, 21 нче сезон "Туган тел" шигыре язылуның 100 еллыгы уңаеннан әзерләнгән иде. Аны минем иҗатны яратучылар да, яратмаучылар да бик җылы кабул итте. Татар халык җырларыннан гына торган диск белән дә шундый хәл кабатланды. "Нинди җырчы соң ул Салават", – дип йөрүчеләр дә аркамнан килеп сөйде.

 

Табиб Алмаз Галимҗанов:

 

– Артистлар концертларга сирәк йөри дип беләм. Сезне күптән түгел Зөлфәт Хәким концертында күрдем, димәк, Зөлфәтнең иҗатына битараф түгелсез...

 

– Аның иҗатына битараф кешенең йөрәге мүкләнгән булырга тиеш. Аның иҗаты йоклаганнарны да уята.

 

Мине Камал театры спектакльләрендә күрсәгез дә гаҗәпләнмәгез. Мин вакытым булуга шул театрга чабам. Андагы җитәкчеләрдән алып кием элеп торучыга кадәр һәркем күңелемә якын, ярый әле камалдагыдай иҗат коллективлары бар, дип сөенәм.

 

Валентинадан сораулар мондый:

 

– Салават әфәнде, гел җырлап, автомобильләрдә ярышып яшәү туйдырмыймы? 50 яшькә җиткәч, көчегезне башка өлкәләрдә, әйтик, сәясәттә сынап карау йә булмаса берәр районга башлык булып китү теләге юкмы?

 

– Мин болай да сәясәтче бит инде. Зур-зур заллар җыеп халыкны рухи баетырга омтылу сәясәт түгелмени? Һәркем үз эшен бирелеп, яратып, җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Җырлау минем өчен шундый һөнәр. Депутатлыкка үгетләп караулар булды: ул вакытта да җыр белән халыкка мин күбрәк ярдәм итәчәкмен, дидем. Һәркем үзе булдыра алганны эшләсен иде.

 

Республикадагы бүгенге вәзгыятьтән мин бик канәгать. Республикадан читтәге милләттәшләребез дә Татарстанны үзләренә өлге итеп куялар, безнең Шәймиев, Миңнеханов, Мөхәммәтшиныбыз бар дип горурланып сөйлиләр. Шуңа игътибар иткәнем бар: "Татарстан" диюгә шунда ук Шәймиев дип өстиләр, Шәймиев дисәң – Татарстанны искә төшерәләр.

 

– Үскәч улыгызның кем булуын телисез: җырчымы, әллә Шумахер кебек оста узышчы булуынмы?

 

– Мин аның чын кеше булып үсүен телим.

 

Чаллыдан Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов: "Салаватны җырларга мин мәҗбүр иттем", – дигән фикердә. Алар курсташлар. "Авылында яшәп яткан чагында композитор Вәсим Әхмәтшин белән бергәләп без аны Чаллыга килергә үгетләдек. Чаллыга килгәч, хакимият ярдәме белән тулай торактан урын бирделәр. 1989 елда Казанда бәйге узды. Мин анда конферансье буларак катнаштым, Салават та шул номинациядә көч сынашмакчы иде. Көне килеп җиткәч кенә җырларга күндерә алдык без аны. "Агыйдел сылуына"ны, "Карачтау авылы көе"н башкарып, җырчылар арасында икенче урынга чыкты, Венера Ганиева беренче урында иде. Салават белән без сигез ел бергә эшләдек, 900 ләп концерт куйдык. 1993 елда Камал театрында берьюлы 33 концерт бирдек, Чаллыда тугыз көндә 18 концерт куйдык. Мондый рекордны кабатлаучылар юк әле.

 

Заманында Татарстан телевидениесендә эшләгән журналист Риман Гыйлемханов:

 

– Салават туган, телевидениедәге беренче интервьюыңда мин сиңа: "Җырлардан башка тагын нинди шөгыльләрең бар, ниләр эшләргә яратасың?" – дигәч, "Кызлар белән уйнарга яратам", – дигән идең. Хәзер ничек?

 

– Аллага шөкер, кызлар зур үсте инде. Минем арттан куып киләләр. Былтыр мин – бабай, Ләйсән әби булды бит әле. Хәзер онык белән уйнарга яратам. Оныгыбызга Хәят дигән бик матур исем куштык. Аның һөнәрләре көннән-көн арта. Улым Рөстәм хәзер инде минем белән уйнау яшеннән узып бара.

 

– Хәят дигән исемне кем тәкъдим итте соң?

 

– Балалар үзләре.

 

Тәтеш районының Бакырчы авылыннан Фәния Ваһапова:

 

– Моннан байтак еллар инде концертларыңның берсендә 43 яшьлек хатын сиңа гашыйк булуы турында язмача хәбәр иткән иде. Син шырык-шырык көлдең дә мин дә кырык өчкә җитим әле, аннан соң сөйләшербез, дидең. Хәзер инде менә 50 гә җиттең. Мәхәббәт хисләрен белдерүчеләр бармы соң?

 

– Зур сәхнәдә җырлый башлавымның беренче елларында чыннан да мәхәббәттә аңлашырга теләүчеләр бар иде. Аннан: "Минем әни синең җырлавыңны ярата", – дип сәхнәгә чәчәк күтәреп мәктәп балалары менә башлады. Хәзер: "Җырлавыңны әби ярата", – дип менәләр. Шәхсән үземнең әби-сәбиләргә элек тә, хәзер дә мәхәббәтем көчле.

 

* * *

 

Давай тагын 300 не!

 

Салаватка иң күп җыр язучылар Макар белән Арнольд. Салават үзе, мин Макар җырлары белән дөньяга чыктым, дигән фикердә. Кем соң әле ул Макар дисезме? Фамилиясе – Мортазин, исеме Фирзәр булыр. Фирзәрнең әтисе авыл советына таныклык алырга килә. "Улыңның исеме ничек соң?" – дип сорыйлар аннан. Әти кеше улы тууына чиксез шат, әмма нинди исем кушачакларын һич кенә дә хәтеренә төшерә алмый. "Әйдә, алайса, Макар дип кушабыз", – дип әйткән Солтан агай. Ул шулай бик шаян кеше була.

 

Фирзәр тамашачыны башта җырлавы белән әсир итте, аннан җырлары белән. Салават белән аларның иҗади дуслыгы хәзер дә дәвам итә. Тора-бара Макарга эшне Арнольд җиңеләйтә. Салаватка җырларны ул яза башлый. Арнольд дигәнебез Альфред Якшимбетов булыр. Ни өчен Арнольд? Аның серен ачып бетермик әле. Хәер, Салават тирәсендәгеләрнең һәрберсенең кушаматы бар. Әлбәттә, Салават үзе дә кушаматсыз түгел.

 

Аныкы... Концертында берәр тапкыр үзе сөйләр әле.

 

Шуны гына искәртик: Салават Фәтхетдинов иҗат юлында 300 дән артык җыр башкарды инде, давай тагын 300 не!

 

* * *

 

Спорт сөюче Равил Гатауллин:

 

– Салават! "Ак Барс" катнашында булган һәр хоккей уенын Сез карап барырга тырышасыз. Әйткәнегез дә бар бит, хоккей көненә туры килгән барлык чараларны да күчерәм, әмма хоккейны калдырмыйм, дип. Мин Сезне инде ничә ел бер үк секторда, бер үк урында күрәм. Сез башка секторга күчәргә уйламыйсыз да ахрысы. Моның сере бармы? Сездән өстәрәк Татарстан Президенты һәм Хөкүмәт җитәкчеләре утыра. Бәлки шуңадыр?! Хатыныгыз, улыгыз хоккейга Сез килгән өчен генә киләме, әллә алар да хоккейны яратамы?

 

– Күбрәк мине алар алып бара. Гел бер урында утыруның сере бик гади: мин үземә уңайлы нәрсәгә бик тиз күнегәм дә, үзгәртүләр белән мавыкмыйм. Кием белән дә шулай минем: уңайлы икән, килешәме-килешмиме дип тормыйм, еллар дәвамында киям.

 

Әлмәттән Галимә Сафина:

 

– Җырчы кайчан җырлаудан туктый? Сезнең тавыш гомерегез ни чаклы булыр икән?

 

– Бу бары тик Ходай Тәгаләгә генә мәгълүм.

 

Казаннан Сәрия Садрисламова:

 

– Сез соклана беләсезме?

 

– Табигатькә сокланам. Һәр фасылның үз матурлыгы, һәр төбәкнең үз матурлыгы. Көндез дә, кичен дә озаклап күккә карап торырга яратам. Үзем чибәрләр исемлегендә булмаганлыктандыр инде, чибәр туташлар, ханымнар да бик сокландыра.

 

– Мәктәпләрдә акча җыю мәсьәләсенә ничек карыйсыз? Сездән балаларыгыз өчен күпме каералар?

 

– Бу сорауга Ләйсән җавап бирсә генә инде. Безнең гаиләдә мәктәп тормышы өчен ул җаваплы.

 

– Тән тиресе турында кайгыртасызмы, косметологка йөрисезме?

 

– Уйлаганым да юк. Спорт белән шөгыльләнәм. Спорт сәламәтлеккә дә, тән тиресенә дә дәва.

 

– Сез дингә нинди мөнәсәбәттә?

 

– Бик уңай. Шәт мине дин әһеле буларак та күрерсез әле.

 

Нурлаттан Алим Сәлимов:

 

– Салават, син татар халык җырларын гына түгел, рус, дөнья классикасы җырларын да җырлап, бөтен дөньяга танылырга тиеш, дип уйлыйм мин. Минем бу фикергә синең мөнәсәбәтең ничек?

 

– Халкыбызга хезмәт итү минем иң беренче һәм изге бурычым. Дөнья күләмендә танылырга миннән талантлыраклар да җитәрлек.

 

– Автоузышларда нинди уңышларыгыз бар, ниләр көтелә?

 

– Автоузышта катнашу ул үлем белән уйнау. Әмма мин инде ярышларда катнашудан ваз кичә алмыйм. Россия ярышларында чемпион булдым, хәзер инде Европа данын якларга вакыт җитте.

 

Казаннан Әдилә Хаҗиева:

 

– Интернеттагы сайтта нишләп җырларыгыз бик кыйммәт?

 

– Интернетта минем сайтым юк. Бәлки минем исем белән кемнәрдер акча эшлидер, анысын әйтә алмыйм.

 

– Сезгә кризис кагылдымы?

 

– Юк. Безнең халык гомер буе кризиста.

 

– Чит илләрдә гастрольдә вакытта, шунда каласыгыз килгәне юкмы?

 

– Алла сакласын!

 

Нурлаттан Рәмзия Әүхәдиева:

 

– Хәзер яшь хатынга өйләнү модада. "Татар баеса хатын алыр", – дигән әйтем дә бар. Сез бу мәсьәләдә нинди карашта?

 

– Адәм хурлыгына каласың килсә, өйләнәсең инде. Элегрәк дүртәр хатын белән торучылар да булган. Минем Ләйсән һәр яктан үзе дүрт кенә дә түгел, җиде хатынга тора.

 

– Һәрвакыт күз уңында булу кыен түгелме?

 

– Мин әрсез кеше. Ничек яши беләм, шулай яшим. Халык та мине ничек бар, шулай кабул итсен.

 

– Хәзерге эстрада турында да фикерләрегезне беләсе килә.

 

– Эстраданы чүп-чар басты. Безнең халык, гомумән, җырсыз тора алмый. Әмма әле бу һәркемгә дә сәхнәгә менәргә кирәк, дигән сүз түгел. 500 урынына 50 җырчы да бик җиткән бит инде.

 

* * *

 

Редакция Салават Зәкиевичтан теләк белдерүен үтенде.

 

– Безнең әле бер-беребезгә – тамашачының миңа, минем тамашачыга кирәгем бар, – диде ул. – Шулай булгач, гөрләтеп, шаулатып, бердәм булып яшисе дә яшисе әле.


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 3-4 | 07.01.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»