поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.09.2017 Мәдәният

Бүген мөселман киносы фестивале ачыла

Бүген XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале башлана һәм ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тантана кичке 17.00дә ачылыр дип планлаштырыла.

Казан ХIII халыкара мөселман киносы фестивале программасын “Безнең пәйгамбәр” дигән Мисыр картинасы ачып җибәрәчәк. Һава торышы мөмкинлек бирсә, әлеге фильм  кинофестиваль ачылу тантанасыннан соң Казан Кремле биләмәләрендә ачык һавада күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел фестивальгә яңа конкурс кертелде. "Милли кино секциясе" дип аталган конкурста республикада әзерләнгән яки Татарстан турында булган картиналар бәяләнәчәк. Монда Татарстан үзе генә, яки башка илләр белән берлектә төшергән ун фильм (“Айсылу”, “Тапшырылмаган хатлар”, “Мирас угы”, Нәҗибә Ихсанова турындагы “Нәҗибә” документаль фильмы һәм башкалар) керәчәк. Алар арасында кыска һәм озын метражлы, документаль, анимацион, кыскасы, төрле жанрдагы фильмнар бар. Гомумән алганда, быел мөселман киносы фестивалендә республикадан 13 фильм катнашачак. Алда саналган “Милли кино секция”сеннән тыш, башка номинацияләрдә: “Кыска метражлы нәфис фильм”да Илшат Рахимбайның «Представь» фильмы, “Кыска метражлы документаль фильм»да Ренат Хәбибуллинның “Велохадж” фильмы һәм “Яшь Россия” дә Байбулат Батуллинның “Сокращение” фильмы тәкъдим ителәчәк.

Быел фестивальдә катнашу өчен 61 илдән 782 гариза килгән. Бәйге шорт-листына 27 илдән (Азәрбайҗан, Албания, Әфганстан, Бангладеш, Бельгия, Венгрия, Дания, Мисыр, Һиндстан, Иран, Италия, Казакстан, Канада, Катар, Кыргызстан, Мальта, Марокко, Непал, Нигер, Россия, США, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Швеция, Эстония) 60 фильм кергән. Жюри командасын Россиянең халык артисты, режиссер, сценарист Николай Досталь җитәкли.

Карар өчен иң кызыклы фильмнар турындагы мәгълүматны Казан халыкара мөселман киносы фестивале, “Татар кино” сайтларында, социаль челтәрләрдән күзәтеп барырга мөмкин. Фильмнарны исә “Родина”, “Мир”, “Киномакс”, “Корстон” кинотеатрларында карап булачак.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.09.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»