|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2017 Шоу-бизнес
Рифат Фәттахов кызы Азат Абитов клибында төшкән (ВИДЕО)Кичә интернетта Азат Абитовның “Онытыл” җыры премьерасы белән бергә, клип премьерасы да узды. Клипны берничә сәгать эчендә 5 меңгә якын кеше карады. Җырны Айдар Минһаҗев сүзләренә Айдар Тимербаев махсус Азат өчен язды. Клипны исә яшь режиссер Азат Садыйков тошерде.
Рольләрне Азат Абитов үзе һәм аның продюссеры Рифат Фәттаховның кызы Айбикә башкарды.
Үзегез дә килешәсездер, Азат белән Айбикә бик табигый уйныйлар.
Сүз уңаеннан, Азат Абитов хәзерге вакытта үзенең икенче иҗади сәфәренә әзерләнә. Сәфәрнең графигын – клипның финалында күреп була.
--- |
Иң күп укылган
|