поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.09.2017 Мәдәният

"Син мине бу җырың белән үтердең!" (Илһам Шакиров турында)

Моң ханы. Гаҗәеп акыл иясе. Шәхес. Болар барысы да Татарстанның Һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены иясе Илһам Шакиров турында. Әлфия апа Авзалованың, чын җырчы булу өчен нужа күрергә кирәк, дигән сүзләре дә аңа туры килеп тора.

Әмма без бүген Илһам абыйның күргәннәре турында искә алмыйбыз. Без татар җырының көче һәм Илһам абыйның төрле буын җырчыларына йогынтысы турында сөйлибез.

1974 ел. Илһам Шакиров Мәскәүдә концерт бирә. Ул әле залда Мстислав Ростропович утырганын белми. Ә менә концерт тәмамлангач, легендар музыкант сәхнә артына керә дә сәламләү сүзе урынына: “Син мине бу җырың белән үтердең!” – дип әйтә. Баксаң, Илһам башкаруындагы “Кара урман” җыры шулай тәэсирләндергән икән үзен. Җыры белән олпатларны егып салырлык Илһам абыйның хәле-әхвәле ничек? Бу хакта ярдәмчесе Илһам Хаҗиев сөйләде:
 
– Илһам абыйның хәле әйбәт, Аллага шөкер. Мин егерме елдан артык Илһам абыйны карап, тәрбияләп торам. Бу җәһәттән бер мисал китерәсем килә. Заманында Таһир Якуповны ике мәртәбә күрү бәхетенә ирештем. Шул вакытларда ук аңарда яшәү көченең кимүе сизелә иде. Ә бит чит кеше ярдәменә мохтаҗ атаклы шәхесләребез байтак безнең. Моны вакытында күреп, тормыш мәшәкатьләрен үз өстеңә алып, яшәү рәвешен тәртипкә салып, дөрес итеп эш планын төзесәң, гомерләре күпкә озынрак булган булыр иде. Таһир абый да шундый кешеләрнең берсе иде. Илһам абый гаҗәеп акыллы, зирәк кеше буларак, миңа ышанды, гаиләмне, балаларымны яратып кабул итте. Хәзер шуның әҗерен күрә, тыныч, рәхәт картлык кичерә. Үз миссиямне үтәдем дип саныйм.
 
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров та Илһам абыйга биргән вәгъдәсен үтәгән:
 
– Рәшит Ваһапов исемендәге бәйгедә гран-прига лаек булгач, машина ачкычын Илһам абый Шакиров кулыннан алу насыйп булды. Бүләкләргә чыккач, сәхнәдә, бу машинада Казан урамнарыннан бер әйләндерерсең әле, дип әйткән иде ул. Вәгъдә, дип кулын кыстым. Шөкер, Илһам абыйның бу теләген үтәдем. Кайсыдыр бер концерттан соң Камал театрыннан өенә алып кайттым. Сәхнәдә биргән вәгъдәмне үтәдем, Илһам абый, дигәч, ул тыйнак кына елмаеп куйды. Чөнки беркайчан да, кеше күңеле булсын өчен генә, буш сүз сөйләмәде. “Яңа Гасыр” каналында барган тапшыруда Илһам абыйдан, дәвамчыгыз итеп кемне күрәсез, дип сораганнар. Илһам абый минем исемне телгә алган икән, әти-әни бу тапшыруны елый-елый караган. Моны белгәч, иҗатыма таләпчәнлек, җаваплылык тагын да арткан иде. Энекәш, юлыңнан тайпылма, син дөрес юлда, дип килеп әйткәне дә булды. Авыр чакларда Илһам абыйның гел шушы сүзләре искә төшә дә, көч арткандай була.
 
Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов та – Илһам абыйның хәер-фатихасын алган җырчыларның берсе:
 
– Илһам абый беренче концертымда катнашып, халык алдында дәрәҗәмне күтәрде. Чыгыш ясаганнан соң да кайтып китмәде, һәрбер номерны энәсеннән-җебенә кадәр күзәтеп барып, соңыннан үз фикерен әйтте. Мин моны Илһам абыйның иҗатыма фатиха бирүе дип кабул иттем. Гап-гади, кешелекле, кирәклесен генә әйтә, кирәк булганда сүгеп тә ала торган остаз ул. Җырчылардан кемнәр халыкчан башкаруны сайлый, шулар өчен Илһам абый – өлге. Хәтта киңәш бирмәсә дә, аның җырын тыңлап та сабак алырга мөмкин.
 
Бар, юлыңда бул, дип кире борырга да күп сорамый. Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов әнә шулай ди:
 
– Сәхнә артында җыелышып гәпләшеп торганда Илһам абый килеп чыкты да, Балтач малае да монда икән, дип эндәште. Бу минем өчен зур сүз булды инде. Бу әле – татар дәүләт филармониясендә эшли генә башлаган елларым. Шуннан соң арада киеренкелек туганны җәһәт сизеп алды ул һәм берни булмагандай үзе белән булган хәлләрне сөйләп, яңадан үз халәтебезгә кайтарды. Гаҗәеп дәрәҗәдә психолог икән дип сокланган идем шул чакны. Аралашырга ярата, ләкин бөтен кеше белән дә сөйләшми. Халтураны, ясалмалылыкны җене сөйми. Бервакыт Илшат Вәлиев белән кайтып барганда бакчада очраттык. Үзе янына дәшеп алды, сөйләшеп киттек. Берзаман тагын бер җырчы безне шәйләп алды да, Илһам абыйга мактау сүзләрен яудыра-яудыра якынлаша башлады. Илһам абый тегене ярты сүзендә туктатып, бар, юлыңда бул, дип, кире борып җибәрде.
 
Мин Илһам абый җырларын тыңлап үстем. Репертуарымда аның җырлары шактый. Хәзер дә Илһам абый концертларыннан сабак алам. Дустым Илһам Вәлиев аның 1975 елгы концертының язмасын тапкан. Шуны карыйм, өйрәнәм. Рәхмәтем зур Илһам абыйга. Ярдәмчесе Илһам аркылы олпат җырчыбызның хәлен белеп торам. Әле бергә эшләгән егетләр белән хәлен белергә барырга да исәп бар. Әнә бит Әлфия апа янына да бара алмыйча калдык...
 
Тавышсыз җырчыны сәхнәдән куып төшергәне дә булды. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Илһам абый моны татар җыры өчен борчылганга эшләде ди:
 
– Беренче тапкыр күргән еллар искә төште. “Комсомол җыры-1975” бәйгесе иде ул. Моңа кадәр тавышын тыңлап үскән малайга бу бик дулкынландыргыч мизгел булды. Аннары филармониядә аның белән бергә эшләргә туры килде. Алтмыш яшьлек юбилееннан соң бөтен туган көннәрендә диярлек катнаштым. Шуннан чыгып Илһам абыйлы тамашаларның ихлас, югары дәрәҗәдә булуын, анда бөтен нәрсәнең үз тәртибе белән баруын күрдем. Мондый чараларда катнашу җан рәхәте булды. Гаҗәеп кызыклы юлдаш, юмор остасы да ул. Хәтере шаккатмалы: берзаман туган авылымда ике тапкыр концерт куеп һәм аның бөтен нечкәлекләрен истә калдыруы белән телсез итте.
 
Илһам абый татар җырының дәрәҗәсе өчен борчылды, хәзер дә борчыла. Бер бик начар башкаручыны сәхнәдән куып төшергәне бар. Әгәр инде берәр чыгыш ошаса, ул җырчыга җылы сүзен кызганмый иде. Миңа да аннан җылы сүзләрне күп ишетергә туры килде. “Безнең ил” җырын акапеллага башкаргач, бу бит – искиткеч җыр, дип аркамнан каккан иде. Мөгаен, иң беренче мактавы шушы булгандыр. Җыр дигәннән, репертуарымда аның җырлары шактый. Аның җырын үзеңә алмау ул – җырсыз калу белән бер. Чөнки Илһам абыйның репертуары искиткеч зур. Анда татарның мәгънәле бөтен җырлары сыйгандыр, мөгаен. Аның башкалардан төп аермасы шунда: тамашачысын чиксез хөрмәт итте һәм авыл клубында да, Кремльдә дә үзен бердәй тотты. Җыр аның өчен зур бер дәрәҗә кебек, ул аны беркайчан да акча эшләү чарасына төшереп түбәнсетмәде.
 
Татарстанның халык артисты Резеда Галимова әйтүенчә, аның һәрбер концерты сабак:
 
– Ул миңа 1995 елда “Татар җыры” бәйгесендә үк игътибар иткән икән. Шунда, бу кызны Казанга чакырырга кирәк, дип әйткән булган. Мин бу хакта шактый еллар узгач кына белдем. Әмма  филармониягә эшкә урнашырга килгәч, Илһам абый бернинди дә ташлама ясамады. Үзенә бер бәйгене узу иде ул чакта филармониягә эшкә урнашу. Төрле жанрдагы бик күп әсәрләр башкардым. Шул вакыт Илһам абый, сеңлем, син бөтен таләпләргә туры китереп җырлыйсың. Алай гына да түгел, бәгыреңнән чыгарып, эчке моң-кичерешләреңне кушып башкарасың, дигән иде. Беркайчан да шушыны югалтма, дип киңәшен бирде. Илһам абый концертлары һәрберсе сабак булды. Артык сүз булмас, җырның тарихын, ничек итеп аңа килеп ирешүен сөйләр һәм җырлар. Шул гадәте бигрәк ошады. 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.09.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»