поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
04.09.2017 Авыл

Бәрәңге орлыгын көздән әзерлиләр

Авылда мәш килеп бәрәңге алалар. Кемдер, сабагы корыды инде, җир астында яткырудан мәгънә юк, дисә, икенчеләр, күршедән калып булмый, көннәр матур торганда алмый ярамый, дип тотынды. Бәрәңгенең чыгышы да төрле. Кемдер уңыш мул дисә, икенчеләр, чыгышы күп булса да, бик вак, дип зарлана.

– Бәрәңге үсәсен үсте инде, сабагын урыр вакыт җитте, – ди авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева. – Дөрес, кайбер сортларның сабаклары да, яфраклары да яшел тора әле. Андыйларга бераз сабыр итәргә кирәк, бәрәңге бераз үсә әле. Ә менә cабагы корыган икән, җирдә озак тотарга ярамый.

Уңыш ничек?
 
Быел яз бик үзенчәлекле килде. Бәрәңгене соңарып утырттык. Беренче мәлдә үсеше дә тоткарланды. Аннары июнь-июльдә яуган яңгырларга сөендек. Бәрәңге шәп булачак, дип өметләндек. Август исә корырак булды, ә бәрәңге нәкъ менә шушы чорда үсә. Өстәвенә фитофтора үрчеп, уңышка тәэсир итте. Авыруларга каршы саклану чаралары күргән җирләрдә уңыш начар булмаска тиеш, ди галимә. “Быел бәрәңге яхшы яралды, – ди Фәния ханым. – Июльдә бәрәңге чәчәк ата, бу вакытта бүлбеләр формалаша. Бу айда яңгыр әйбәт яуды. Нәтиҗәдә бер төптә 15-30 бәрәңге барлыкка килде. Ә менә августта яңгыр булмады. Кайбер сортлар яхшылап үсеп китә алмады”. Быел тиз өлгерә торган, тотрыклы сортларның уңышы яхшырак булачак, дип фаразлана. Сугарылган урыннарда да уңыш бермә-бер артык булып, гектарыннан 50-60 тонна чыгарга мөмкин.
 
Авылларда бәрәңге казучылар җирнең каты булуыннан, көрәк авыр керүдән зарлана. Җирне йомшартыр өчен яңгыр кирәк, ди белгечләр. Җәйге чорда яуган яңгырлар туфракны тыгызлап, ныгытып калдырган икән. Бу көннәрдә булган явым-төшемнәрдән куркырга кирәкми, ди алар.
 
– Быел бакчага беренче тапкыр 20ләп төп бәрәңге утыртып карадык, – ди җырчы Илнар Ялалов. – Безнең бакча комлы, каты дип зарлана алмыйм. Бер-ике төбен казыдык, ярыйсы чыга, эре түгел, ләкин бәрәңгесе күп. Актаныш районында яшәүче әти-әниләрем бәрәңгене күп утырта. Алар да казымады әле, бераз сабыр итәргә уйлыйлар. Елдагыча, ярыйсы чыга, диделәр. Голландиягә гастрольгә баргач, 20ләп бәрәңге алып кайткан идем. Хатынның әти-әнисенә бирдем. Алар – бәрәңге үстерү буенча бик оста кешеләр, үз алымнары бар. Уңышны җыеп алдылар инде, бик яхшы чыккан. Мин алып кайткан бәрәңгене дә мактадылар, җәен корт та төшмәгән. Гомумән, без бәрәңгене агулау, эшкәртү ягында түгел, төпләрен өеп, табигый юл белән үстерергә тырышабыз. Чиста ризык ашыйсыбыз килә.
 
– Авылга кайтып бәрәңгене алып килдек әле, – ди Кама Тамагы районы кызы Фәридә. – Чыгышы әйбәт, тик артык эре түгел. Кызыл бәрәңге шактый чыкты. Тик аны күп утыртмаган идек. Саткан юк, ә үзебезгә җитә.

Сабагын чабу кирәк
 
Галимә Фәния Җамалиева “икенче икмәк”не җыеп алыр алдыннан кайбер кагыйдәләргә игътибар итәргә киңәш итә. Бәрәңгене казыр алдыннан бер атна алдан сабакларын чабарга кирәк. Бу вакытта бәрәңге ныгый, өлгерә, аның авыруларга каршы торучанлыгы арта икән. Ныгымаган, өлгермәгән бүлбеләр исә тиз чери, авыруларга бирешә торган була. Кайберәүләр сабагы яшел дип алдан чапмаска тырыша. Бер атна булса да үсә торсын, янәсе. Әмма ике куянны берьюлы тотып булмаган кебек, бөтен сортларны да бер үк вакытта казып алу да дөрес түгел. Иртә, уртача өлгерә торганнарны гына иртә казырга киңәш ителә.
 
– Сабагы фитофтора белән зарарланганнарын да чабарга вакыт. Озак тотсаң, авыру бүлбеләргә төшәчәк, – дип кисәтә Фәния Фәйзрахман кызы.
 
Бәрәңгене казып алганнан соң да аны шунда ук сакларга куярга ярамый, җилләтергә кирәк. Моның өчен җил уйнап торган караңгы, кояш төшми торган бинага куярга киңәш ителә. Ә менә орлык өчен калдыра торганнарны, киресенчә, кояш төшә торган җирдә җилләтү кулай. Кояш нурлары нәтиҗәсендә яшелләнгән бүлбеләрнең авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм яхшырак та саклана. Җилләтү, киптерү 10-30 көн дәвам итәргә тиеш. Саклауга куйганда кабаттан араларга киңәш ителә. Бу вакытта чери башлаган, йомшарган бүлбеләр күренергә мөмкин. Андыйларны саклауга куярга ярамый.

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.09.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы