поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.09.2017 Ир белән хатын

“Әтисе булмаган бала ярты ятим...”

Әтиләргә бүләк әзерли торыгыз! Россия Президенты администрациясе илдә рәсми рәвештә Әтиләр көнен бәйрәм итү турындагы тәкъдимне тикшерә башлаган. Бәйрәм октябрьнең өченче якшәм­бесенә туры киләчәк дип фаразлана. Әйтүләренә караганда, Әтиләр көне безгә бик тә кирәк. Ул гаиләләрне берләштерәчәк, көч өстәячәк, дигәннәр.

Илдә Әтиләр көнен булдыру турындагы сүзләр яңалык түгел анысы. Хәтерләсәгез, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Александр Сидякин әлеге тәкъдимне моннан өч ел элек җиткерде. Яңалыкны илнең Хез­мәт һәм социаль яклау министрлыгында да, Россия хатын-кыз­ла­ры берләшмәсендә дә хупладылар. Бәйрәм һәм истәлекле көн­нәр­не раслау дәүләт башлыгы вә­каләтләренә керә, шуңа күрә әти­ләргә дә сабыр итәргә туры килде. Тик озакка түгел. Кайбер мәгъ­лү­матларга караганда, илдә Әтиләр көне рәсми рәвештә быел ук барлыкка киләчәк. Аны октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтмәкчеләр.

“Барысы да – Президент карамагында. Дәүләт башлыгы кирәк дип тапса, мондый бәйрәм булачак, – дигән соңгы хәлләргә бәя биргәндә Александр Сидякин. – Әтиләр көне бик тә файдалы булачак дип саныйм. Ул гаиләдә әниләр белән беррәттән, әтиләр­нең дә бала тәрбияләүдә тоткан урыны мө­һим икәнен искәртеп торачак”. Белгечләр әйтүенчә, Бөек Ватан сугышыннан соң, әтисез буын үскән илдә мондый бәйрәм гаи­ләләрне берләште­рәчәк, җәм­гыять­не сәламәтлән­дерәчәк. Өс­тәвенә 2025 елга кадәр гаилә сәясәтен үстерү кон­цепциясендә гаилә кыйммәтлә­ренә карата игътибарны арттыру да күздә тотыла. Әтиләр көнен булдыру әнә шул концепцияне тормышка ашыру­ның бер мисалы булып торачак, ди­гәннәр “Бердәм Россия” пар­тиясендә.

Бөтенроссия әтиләр берләш­мәсе башлыгы Александр Сидякин әйтүенчә, ил күләмендә әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Россиянең утызга якын төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, әлеге юнәлештә эш алып барыла. Әти­ләргә карата хөрмәтне арттыру өчен төрле бәйгеләр, фестиваль­ләр үткәрәләр. Ә бәйрәм вакытын сайлауга килгәндә, депутат фике­ренчә, Әтиләр көнен Әниләр көне (ноябрьнең соңгы якшәмбесе) алдыннан үткәрү отышлырак. Яңа бәйрәмне демографик вәзгыять белән дә аңлатканнар. Дәүләтнең әти дә, әни дә булган тулы гаилә­ләрне кайгыртуын күреп торсыннар, янәсе.

Алсу РАМАЗАНОВА, психолог:

– Бәйрәм ясап кына гаиләдәге проблемаларны хәл итеп булмый анысы. Ничек кенә булмасын, Әти­ләр көне бик кирәк, ул гаиләләрне берләштерәчәк, ди­гән фикер бе­лән килешәм. Чөнки әтиләр булмаса, без дә булмас идек. Гаилә башлыгы буларак әти­ләрне хөр­мәт итә белергә кирәк. Шунысын да әйтәсем килә: гаиләләр, һич­шиксез, тулы булырга тиеш. Әти-әни тәрбиясе бала­ның килә­чәгенә уңай тәэсир итә. Тулы гаиләдә үскән малай-кызлар бәхетле була. Тикмәгә генә, әтисе булмаган бала ярты ятим, әнисе булмаган бала тере ятим, дип әйтмиләр. Әти-әни­ләр­не яклыйк һәм саклыйк!

Рафаэль ЛАТЫЙПОВ, җырчы:

– Әтиләр көне үткәреп кенә әтиләргә, гомумән, ир-атларга карата игътибарны арттырып булмаячак. Минем уйлавымча, әти­ләр­нең абруе, тоткан урыны гаи­ләдә формалаша. Ә көчле затлар өчен аерым көнгә килгәндә, ул бар бит инде. Аларны 23 февраль­дә котлау традициягә әйләнде.

Гөлфинур ГАБДУЛЛИНА, фель­д­шер (Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы):

– Әтиләр көне бик кирәк. Гаилә башлыгын зурлап, аның тормыштагы ролен барлап, бәйрәм уңаен­нан гаилә белән бергәләп каядыр барып кайту бер дә комачау итмәс. Хәзер яшьләр матур итеп ял да итә, тырышып эшли дә белә. Моны үз балаларымнан чыгып әйтәм. Мин балаларны: “Әтиеңнән сора, әтиең ни дип әйтер?” – дип үстерергә тырыштым. Оныгыбызга да: “Әтиең, әтиең...” – дип кенә торабыз. Бу гаиләне берләштерә, әти-әнинең гаиләдәге урынын күрсәтә.

Ясминә ХУҖИНА, мал табибы (Чаллы):

– Түрәләр бәйрәм итеп кенә ятмакчы. Дәүләт гаиләләргә ярдәм итәр­гә теләсә, яшь гаиләләргә – эш, сабыйларга балалар бакчасында урын табып бирсен. Ир-атның абруе төште, диләр. Гаиләсен туендыра алмаган кешене кем хөрмәт итсен?


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 128 | 01.09.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»