|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2017 Хатлар
Хат: "Балтачта җеназаны машина белән генә алып барырга ярый, тик... хәсрәтле кешедә машина кайгысы түгел""Балтач бистәсендәге машиналар ташкынының көннән-көн артуы сәбәпле, нәкъ менә җеназаны күтәреп алып бару куркынычка әйләнгәнгә һәм хәрәкәткә комачаулагангадыр инде, соңгы елларда аны фәкать машина белән генә алып барырга ярый диләр." Бу хат Балтач сайтында урнаштырылган.
"Начар әйбер димим. Бу уңайдан бер тәкъдимем генә бар иде. Һәм ул минем генә фикер түгел.
Үлем-китем яшьтән-карттан да сорап тормый, аңа әзер дә булып булмый. Ул һәрвакыт көтмәгәндә килә һәм ишелеп төшкән хәсрәт алдында бик-бик күпләр югалып кала. Андый чакта юк кына әйбер дә зур проблемага әйләнә. Әйтик, шушы зиратка кадәр җеназаны алып барырга машина табу дигәнең дә кемнәрдер өчен бик авыр мәсьәлә булып килеп баса. Дус-ише, туганнары, таныш-белешләре булганнарга ярдәм итүче күп була, әмма бит әле ялгызлар, өлкән яшьтәгеләр бар. Шуңа күрә бу эшне берәр оешма үз өстенә алмас микән? Шалтырату өчен бер телефон булса, акчасын килгән шофер аша түли торган итсәләр, бу хезмәт бик күпләрне зур бер проблемадан коткарыр һәм бөтен кеше дә рәхмәтле булыр иде."
Әлфия апагыз.
--- |
Иң күп укылган
|