|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2017 Медицина
Гриппка каршы прививканы кайчан ясатырга?
Гриппка каршы прививка ясатырга уйлаган идем. Моның өчен алдан әзерлек кирәкме? Вакцинаны кайчан ясату яхшырак? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әйткәнчә, грипп – балаларны да, олыларны да аямый торган йогышлы авыру. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы – гриппка каршы вакцина ясату. Прививкадан соң кеше организмында гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен ике-дүрт атна вакыт кирәк, шуңа да табиблар вакцинаны авыру эпидемиясе башланганчы, көз көне, ягъни октябрь-ноябрь айларында ясатырга киңәш итә. Прививка ясатыр алдыннан аерым әзерлек кирәкми. Бары, вакцинациягә кадәр ике атна кала, кешенең салкын тиеп авырмаган булуы мөһим. Прививка ясатыр алдыннан, табиб сезне карарга тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|