|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2017 Шоу-бизнес
“Манзара” музыкаль премиясе быел яңа форматта узачак (ВИДЕО)GONGTV каналы һәм PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе тарафыннан оештырылучы “Манзара” музыкаль премиясен тапшыру тантанасы быел тамашачыларга гадәти концерт буларак түгел, ә зур спорт һәм музыка бәйрәме буларак тәкъдим ителәчәк. Тантананың оештыручылары вәгъдә иткәнчә, килгән кунаклар көн дәвамында иң яхшы спортчыларның һәм җырчыларның чыгышларын тамаша кыла алачак. 2017 нче елгы номинантлар арасында татар эстрадасының танылган җырчылары белән беррәттән яңа гына зур сәхнәләрдә чыгыш ясый башлаган, әммә иҗатлары һәм сәләтләре зур йолдызларны да бер якка куярдай артистлар бар. “Манзара” премиясен тапшыру тантанасында артистларның иҗади хезмәтләре – PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән төшерелгән клиплары да презентацияләнә.
2016 нчы елгы премия лауреатлары арасында Филүс Каһиров, Алинә Сафиуллина, Нурзадә, Эльвира Хамматова, Фәрид Низамиев, Эльмира Гыйльфанова һәм татар эстрадасының тагын бик күп җырчылары булды.
Шамил АБДЮШЕВ фотолары |
Иң күп укылган
|