поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.08.2017 Мәдәният

Минем тормышта Хәния Фәрхи кебек кабатлану башка булмаячак – Зифа Нагаева

“Без Хәния белән бер елганың ике яры булдык. Әле генә шул уй башыма килде. Бик зур сагышта мин. Бу көннәрдә бигрәк тә уйланам. Җырларым да кайгыда. Аның белән бергә тудырган җырларым да ачы хәсрәттә. Мин Хәния Фәрхи белән шул дәверне дә озаттым."

Казанда Уфаның “Туган тел” музыкаль каналы беренче концерт-презентациясен тәкъдим итте. Кичәдә чыгыш ясарга килгән танылган композитор, җырчы, популяр җырлар авторы Зифа Нагаева “Татар информ” хәбәрчесенә күптән түгел бакыйлыкка күчкән Хәния Фәрхи белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.
 
"Хәния мине үзе эзләп тапты. Ул беренче тапкыр 6 яңа җырымны алып, беренче программасына кертте. Бу минем үзем өчен язылган җырларым иде. “Капка төпләрендә яшел үлән”, “Гомерләр зая узмасын” кебек җырлар. Ул аларны тиз арада популярлаштырды. Аннан соң ул һәр программасына минем биш-алты җырымны кертә торган булды.
 
Бер вакыйга истә. Ул бер елны минем 9 җырны җырлаганда, Уфада 17 көн рәттән концерт бирде. Шушы кадәр үстек без, бер-беребезгә үсәргә ярдәм иттек. Ул мине, минем җырларымның данын арттырды, мин аның илһамына чишмә булдым. Ул шулай мәңгелек булып калачак. Мондый кабатлану башка булмаячак. Мин нинди генә яшь җырчылар белән эшләсәм дә, Хәния – Зифа, Зифа – Хәния арасындагы иҗат җимешләре ул шул вакытныкы гына булып калачак. Шуңа мин Хәнияне юк дип әйтә алмыйм. Ул минем җырларны да, минем җырлар аша үзен дә үлемсез итте, – диде Зифа Нагаева.
 
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи 27 июль көнне, кинәт хәле авыраеп китеп, хастаханәдә җан бирде. 5 сентябрьдә аның вафатына 40 көн була.
Чулпан ШАКИРОВА

---
Матбугат.ру
№ --- | 31.08.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»