поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.08.2017 Ир белән хатын

Бер СМСтан башланган мәхәббәт

Хәзерге яшьләр интернет аша таныша, ә Зөһрә белән Илнар Маннановларның мәхәббәте һәм бәхете бер СМСтан башлана. Ул вакытта Илнар Казан авиация техникумында белем ала, Зөһрә исә Казан милли техник-тикшеренү институты студенты.

Техник һөнәрләргә өстенлек биргән Аксубай кызы белән Кукмара егетенең йөрәге бер булып тибә башлый. Хәзер алар ишле гаилә исәпләнә: өч балалары бар. Илнар – авиатөзелеш заводының алдынгы хезмәткәре. Беренче балалары Камил исә быел беренче тапкыр мәктәпкә барачак.
 
– Әле мәктәпкә бирәсе килмәгән иде. Ул кыш көне туды, шуңа күрә тагын бер ел балалар бакчасына да йөри ала иде. Үзе: «Барам!» – дип кырт кисте. Укый да, яза да, саннарны да аера белә. Укытучылары да: «Мәктәпкә әзер», – ди. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе вакытында безгә дә өлеш чыкты, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган матур букча бүләк иттеләр, – ди әнисе.
 
Камил бик тыныч, энесе Аяз белән сеңлесе Мәликәгә үрнәк абый. Шахмат түгәрәгенә йөри, конструктор җыярга, төрле биремнәр чишәргә ярата. Аяз – спортчы. Бер урында озак тик тора алмый.
 
– Рәсем сәләте дә бар үзендә, әнә обойларга рәсемнәр ясап йөри, – дип елмая Зөһрә.
 
Әле кечкенә булуына карамастан, Мәликә ике абыйсын да үз кубызына биетергә өйрәнгән. Сеңелләренең бер авыз турсайтуы җитә, Камил белән Аяз шунда ук аңа кәнфит ташый башлый.
 
– Башта өч кечкенә бала белән авыр иде, хәзер ияләштек инде. Яшь аермалары – икешәр ел. Беренче бала белән читенрәк иде, икенчесе, өченчесе үсеп җиткәнен сизми дә калдым. Бергә уйнап үскәч, аларга да күңелле. Балалар бакчасына да бик тиз ияләштеләр. Башта бит баланы бакчада берничә сәгатькә генә калдыралар. Аяз беренче көннән үк: «Кайтмыйм, абый белән уйныйм», – дип калды. Яшь аермасы зур булмау ата-аналарга да, бала өчен дә җайлы, – ди Зөһрә.
 
Яшь гаилә әлегә завод тулай торагында яши. Өченче бала өчен җиргә чират торалар.
 
– Ярый әле заводта яшьләрнең эшен югары бәялиләр. Читтә фатир арендалап торсаң, кыйммәткә чыга. Югары белем алырга да завод ярдәм итте. Техникумны тәмамлау белән, эшкә урнаштым. Завод университетка укырга кертте. Иртән – эшкә, кич – укуга, укудан соң Зөһрә янына «свидание»гә йөгерә идем, – ди Илнар.
 
 
Хәзер яшь белгеч 22нче заводның 43нче цехында участок мастеры булып эшли. Самолет детальләрен ясый торган станокларны ремонтлый.
 
Зөһрә әлегә декрет ялында, Мәликә бакчага йөри башлагач, ул да заводка эшкә керергә исәпли. Иң тотрыклы хезмәт хакы, тотрыклы киләчәк – заводта, ди алар.

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 29.08.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»