|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.08.2017 Әдәбият
Казанда Һади Такташка һәйкәл ачылышыннан ФОТОрепортажКазанның Кабан арты мәчете янында Һади Такташ урамы башланган җирдә татарның мәшһүр шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачылды. Һәйкәл монда инде шактыйдан торган булса да, тантаналы рәвештә аны бүген генә халыкка тәкъдим иттеләр. Шагыйрьнең сыны кемгәдер ошады, кемгәдер - юк. Такташ картрак килеп чыккан, яшьрәк образда күрәсе килә, диючеләр дә булды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Милли шура" рәисе Илгиз Шәйхразиев һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та катнашты. Алар Һади Такташның татар әдәбиятында тоткан зур урыны турында сөйләделәр. Татарстан Президенты бүгенге бәйрәм чараларына төрле ретро-автомобильләрдә йөрде. Такташ тантанасында менә шушындый машинада иде (15нче фотоны карагыз).
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
Шамил АБДЮШЕВ фотолары |
Иң күп укылган
|