|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.01.2010 Мәдәният
![]() КОРЕЯДА ТАТАР МОҢЫ (ФОТО)Республикабызның Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры Корея тамашачысына татар моңын тыңлатты. Әлеге зур концертта Г. Тукай исемендәге дәүләт филормониясе артистлары да катнашты. Аларның исемнәрен генә атау да күп нәрсә турында сөйли. Мәсәлән, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов, Татарстанның халык артисты Резедә Галимова, махсус чакырылган җырчы: Россиянең атказанган, Татарстан, Башкортстан халык артисты Идрис Газиев, Татарстанның Халык артисты М. Сираҗетдинов кебек талантлар бар иде анда.
Концерт Кореяның 7 шәһәрендә зур уңыш белән узды. Бу вакытта илдә дуңгыз гриппы таралган була. Шулай да чаралар бездәге сыман кичектерелми. Бары тик оештыручылар өстәмә саклану алымнары гына кертә. Концерт алдыннан бушка битлекләр тарату, һәр килгән кешенең температурасын үлчәү, кулларны махсус сыеклык, яки ультрафиолет нурларында “юдыру”, залларны тамашачының тән температурасын күрсәтүче махсус мониторлар белән җиһазлау дисеңме, барын да исәпкә алына.
Сеулда вакытта филормония директоры Кадим Нуруллин Россиянең Кореядәге илчесе белән очрашты. Илче Шутиковның талантына соклануын белдергән. Алай гына да түгел, ул оркестрны киләсе елга, Россия һәм Корея арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнашуга 20 ел тулуны билгеләү чарасына да чакырган. Шушында ук җирле газета-журналлар, төрле диаспора һәм конфессия вәкилләре белән очрашу булган. Ә Гоянга Ariran-TV залында яздырылган чыгыш 180 илдә трансляцияләнгән.
Коцертта классик музыкада йөзек кашы булган әсәрләр яңгырый. Шуңа күрә корея тамашачысының татар моңын аягүрә алкышлавы зур җиңү санарга була. Алар безнең халык көйләрен аеруча якын күргән. Үзләре әйтүенчә, пентатоника ягыннан алар охшаш икән. Шуңа безнең моңнарда алар үз мотивларын да тотып ала алган. Корея тамашачысы Нәҗип Җиһановның вокал әсәрләренә шакката. “Алтынчәч” операсыннан Алтынчәч ариясен керфек какмый тыңлый. Резедә Галимова башкаруында Р.Ахъярованың “Сөембикә”сенә таң кала. Фортопиано һәм оркестрга кушылып җырлаган М. Сираҗетдиновны ошата. Мәшхүр С. Сәйдәшев әсәрләрен башкарган Рөсәм Маликов, Р. Яхинның кабатланмас моңын җиткергән Идрис Газиевны бәяләр өчен сүзләр тапмый. Әлеге артистлар җырлап бетергәч, тамашачы аларны сәхнәдән җибәрми. Зал алкышлар, “бис!” тавышлары, хис-кичерешләрдән шартлар дәрәҗәгә җитә! 1575 тамашачы сыйдырган концерт залы татар моңын аягүрә алкышлый! Концер беткәч тә, тамашачы таралмый. Ә дирижер А.И.Шутиков һәм артистлар белән фотога төшү, аларның култамгаларын алу өчен чиратка тезелә. Шушы түгелме татар моңына тамашачыдан бәя?! Шушы түгелме сәнгать көче?!
P.S. Язманы әзерләгәндәге ярдәме өчен Кавеева Фагыймә Фаләхнага зур рәхмәтемне белдерәм.
Ф.Кавеева фотолары.
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Лилия КАДЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|