|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2017 Милләт
“Ак калфак” ханымнары җиләкне мулдан җыйган (ФОТО)Июль ахырларында безгә, бер төркем “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларына, Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында кунакта булырга насыйп булды. Хуҗабикә Фирдәүс ханым безне үз машинасына утыртып, урман аланлыгына җир җиләге җыярга да алып барды. Быел җәйнең соңгарак калуы сәбәпле җир җиләге дә берничә атнага соңгарыбрак өлгергән. Ә инде бер өлгергәч, аны җыеп та бетерерлек түгел икән. Фирдәүс ханымның әйтүенчә, кайбер көннәрдә икешәр чиләк җыючылар да булгалаган. Безнең дә Самарадан, Галидән килгән аккалфаклыларның кайсыбер уңганнары, көннең шундый нык эссе булуына карамастан, чиләкләрен күз ачып йомганчы тутырдылар. Авылга әйләнеп кайтканда, минем дә чиләгем хуш исле өлгергән эре җиләкләр белән тулып җитә язган иде.
Җиләк җыю белән беррәттән без һәрберебез әле дару үләннәрен - шәмәхә һәм сары мәтрүшкәләрне, хәстәрләү белән дә шөгыльләндек.
Яныбызда җир җиләге һәм дару үләннәре җыю осталары - Асия Исмәгыйлева һәм аның кызы Фирдәүс ханымнарның булулары аркасында без дә үзебезне шушы гүзәл табигать кочагында яшәүчеләр итеп тоемлый башладык кебек. Ә инде җыеп кайткан урман җиләгеннән хуш исле, балкып торган кайнатма да кайнатып алгач, бу мизгелләрдә бездән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен.
Югарыдагы фотода: Асия ИСМӘГЫЙЛЕВА (сулдан уңга), аның кызы Фирдәүс һәм апасы Фәридә ЙОСЫПОВА ханымнар.
Разия ӘЮПОВА,
өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
Иске Мәчәләй - Самара.
--- |
Иң күп укылган
|