поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.08.2017 Медицина

Татар теле медицинадан ерак

85 яшьлек әтием: “Юк, ясатмыйм, операция өстәлендә үлеп, врачларны бәлале итмим!” – дигән иде. Ул чакта инде күптән Чаллыда яшәүче, ә авылга кунакка гына кайткан әтиемне “чит” дип тормадылар – районда дәвалап, аякка бастырдылар.

Мамадыш районы сырхауханәсендә эшләүче табиблар Нәҗип Нурмиевичка, Инзил Камиловичка олы рәхмәт хисләремне белдерим дип, ничә тапкыр кулга каләм алдым. Ләкин каләмемнең көче җитмәс кебек тоелды. Күпме кешеләрне үлемнән алып калган тәҗрибәле табибларның шифалы куллары аша үткәч, Аллаһының рәхмәте белән, тагын 15 елга якын яшәде әти. Инде быел – мәктәпне тәмамлап чыгуыбызга 50 ел тулган, мәктәпне яңа тәмамлаганнар югары уку йортларының ишекләрен шакыган бу чакта, рәхмәт сүземне, кайбер мәсьәләләрне күтәрү җәһәтеннән булса да, әйтергә җөрьәт итәм.
 
...Шундый асыл гыйлемле, тәҗрибәле табиблар була: аларны тирә-юньдә яхшы беләләр, авыр чакта аларга баралар, гомер буе аларга рәхмәт укып яшиләр, ләкин бу мөхтәрәм кешеләребез илкүләм танылып җитә алмыйлар, гомер буе туплаган белемнәре, киңәшләре үз тирәләрендә таралыш алудан артмый, үзләре белән китеп бара... Бу бигрәк тә татар җирлегендәге белгечләргә хас. Ә укытучы белән табибның гыйльми тирәнлеге исә тәҗрибәгә бәйле: өлкәнәйгән саен тәҗрибә арта гына бара, белеме тирәнәя. Татарстан укытучысының тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлеге – татарча язарга “Мәгариф” журналы бар. Укытучыларның мәкаләләрен шул журналдан, татарча газеталарыбыздан укып сөенәбез: каләмнәре үткен, сүзләре туры, язганнары гыйбрәтле. Әнә шулай дөньяга чыга укытучылар. Ә медицина өлкәсендә татарча берәр газета-журнал бармы? Медицинага караган китаплар сатыла торган кибетләргә керегез әле, татарча ничә китап табарсыз икән?!
 
Бөтен кеше дә рус телен камил белми шул. Мәсәлән, кулың яки аягың авыртса, яисә нервыларыңны тынычландыру өчен берәр физик күнегү ясарга омтылып карыйсың, ләкин русча язылганны бик аңлый алмыйсың: кулны ни рәвешле сузарга, аякны ничек куярга, бармакны ничек бөгәргә, әйтелгәннең кыяфәтен ничек итеп китерергә? Кат-кат укыйсың, тегеләй итеп карыйсың, болай итеп карыйсың, әмма аңлап бетереп булмый. Аннары: “Әй, ярар инде!” – дип кул селтисең. Башы авырткан, йөрәге чәнечкән, эче йомшарган, кан басымы күтәрелгән, йөрәк тибеше тигезсезләнгән, косасы килгән, аягын көзән җыерган кешенең, русча язылган китапны алып, русча-татарча сүзлектән карый-карый, үзенә кирәкле киңәшне тәрҗемә итеп, бу китаптан файдаланып, үзенә тиешле беренче ярдәмне күрсәтергә хәленнән килми дә, анда бу вакытта тәрҗемә итү кайгысы булмый да. Аңа бит нәкъ менә шул мизгел эчендә аңлап алырлык итеп язылган киңәшләр кирәк!
 
Эшләре нык тыгыз булса да, әгәр медицина өлкәсенә караган татарча газета яки журнал булса, табиб-галимнәребез үзләренең гомер буе туплаган тәҗрибәләрен безнең белән уртаклашмыйча калмаслар иде. Авылның татар мәктәбен тәмамлап, югары медицина уку йортларында русча белем алган көчле табибларыбыз, Аллага шөкер, җитәрлек безнең.
 
Татарстаныбызның медицина уку йортларында татар бүлекләре юк дип беләм. Әгәр булса, гомуми лекцияләрне рус телендә тыңласалар да, курс эшләрен, диплом эшләрен татарча язып, киләчәктә тәҗрибәдән тупланган күрсәтмәләрен үз телебездә аңлатырлык белгечләр булып чыгарлар иде. Ни дисәң дә, татарга да тылмач кирәк. Ичмасам филология факультетларында да русча язылган медицина язмаларын татарчага тәрҗемә итәрлек белгечләр әзерләү бүлекләре дә юк.
 
Моның өчен кемгәдер үпкәлисе түгел, оештыру эшләре үзебездән дә тора дип уйлыйм. Педагогика фәннәре докторы, профессор Зиннур Тәлгатович ректор булган чагында безнең Чаллы пединститутының һәр факультетында татар бүлеге оештырылган иде. Чаллы шәһәр хакиме Рифкать Зәкиевич, мәгариф башлыгы Рәис Фәлихович заманында педколледжның филология факультетында рус студентларының татар бүлеге барлыкка килде хәтта. Димәк, барысы да үзебездән генә тора!
 
Әлбәттә, татар телендә укуның проблемалары була. Мин инде тегеләй дә, болай да борыла торган орфографик вариантларыбыз турында уйлап куйдым. Татар теленнән имтиханнар вакытында бәхәсләр тудыралар алар. Матбугат битләреннән күрәбез, кайберәүләр “сәгать” сүзен язуның кыенлыгын күреп, орфография проблемаларын шуннан эзлиләр, бу кыенлыктан чыгар өчен, йә алфавит алыштырырга, яки алфавитка хәреф өстәргә тәкъдим итәләр. Их, безнең орфографиянең кыенлыклары шул мәсьәләдә – “койрыклы” к, г хәрефләре тирәсендә генә булса! Алфавит гаепле түгел, орфографиягә битарафлык, проблемаларын күрмәгәнгә салышу гаепле! Әлеге өлкәдә эшләүгә дә игътибар юк фәнебездә, эшләгән кешеләре дә күренми. Сүз уңаеннан гына әйтеп китим: бу хакта ике китабым нәшер ителсә дә (Абдуллина Р.С. Алфавитка бәйле орфография һәм орфоэпия мәсьәләләре. Монография. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006.; Абдуллина Р.С. Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе. Югары һәм махсус уку йортлары студентлары өчен уку әсбабы. Казан: Мәгариф, 2006) һәм өченчесендә дә шактый күп урынны татар орфографиясе мәсьәләләре биләсә дә (Абдуллина Р.С. Сөйләм культурасы. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012), “Мәгариф” журналында язмаларым басылып торса да, татар матбугаты битләрендә аларга анализ (нинди анализ ди сиңа!), бу хакта ник бер фикер булсын! Ләммим! “Әйдә, үзең генә яз да рецензияне, чөнки син аны үзең яхшы беләсең, без кул куярбыз, бастырырбыз рецензияне”, – диделәр минем гаҗизләнгәнне күреп торган кайберәүләр. Ә мин докторлыгымны якларга да вакытымны кызганып, кирәк дип язган идем.
 
Әйе, кыенлыклар булачак. Әмма шуңа да карамастан, медицина гыйлемен татарча аңлатырлык эшләрне оештырырга иде. Авыл җирлегендә сырхауханәләр кимегән бу чорда медицина өлкәсенә караган татарча фәнни-популяр хезмәтләргә ихтыяҗ тагын да арта.
Равия АБДУЛЛИНА. Чаллы

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.08.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»