|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2017 Мәдәният
Вадим Әбдрәшитов: “Татар киносы юк”Татарстанда дистәләгән кино төшерелә, дибез, ә менә режиссер, Россиянең “Ника” кинематография сәнгате академиясе президенты Вадим Әбдрәшитов, татар киносы юк, мин моңа шаккатам, ди. Ул ни өчен мондый фикергә килгән – бу хакта Аксенов фестивале кысаларында үткәрелгән очрашуда сөйләде. Режиссер “Время танцора” дигән фильм да алып килгән. Картина 1997 елда төшерелгән. “Империя читендә гражданнар сугышы тәмамланды һәм геройлар тыныч тормышка ияләшергә азаплана. Ләкин алар язмышыннан сугыш һаман да китә алмый. Бу “кечкенә” сугышта язмышларны сындырырлык хәлләр шактый шул”, – диде ул.
Очрашуда режиссер сәнгатьнең һәр тармагын арзанлы әсәрләр басып китүгә борчылуын белдерде. “Үзегез күреп торасыз, бөтен дөньяны попса басып алды. Бигрәк тә телевидениедә попса идарә итә. Бу кайчанга кадәр дәвам итәр – мин моны белмим. Ләкин әлеге котчыкмалы күренеш сәнгатьнең эчтәлеген билгели. Театрда, әдәбиятта, ягъни һәр җирдә шул ук хәл. Дәүләт моны ирек дип атый. Ләкин мин монда күз бууны күрәм”, – диде ул.
Кинорежиссер милли кино теле турында да сүз кузгатты: “Милли кино теленең проблемасы шунда: ул бөтенләй диярлек юкка чыкты. Миллилек кино даирәсендә шундый итеп эреде ки, фильмнарда милли кино телен түгел, хәтта билгесен дә күреп булмый”.
Вадим Әбдрәшитов, кайчандыр кино сәнгатендә миллилек бар иде, дип искә алды:
– Совет чорында, кинематограф СССР Госкиносы ярдәмендә идарә ителгән хәлдә дә, кино теленең милли мәктәпләре, милли кинематограф бар иде. Сез, фильмның титрларын укымасагыз да, аның Балтыйк буенда, йә булмаса Урта Азиядә төшерелгәнен аңлый идегез. Ул киноларда шул җирлеккә хас үзенчәлек кычкырып тора иде. Бу – шаккаткыч. Кинематографчылар семинарлары, бөтенсоюз фестивальләр, очрашулар, смотрлар үткәрелеп торды. Алар бәрабәренә кино теле баеды гына. Менә шушындый мохиттә иң эчтәлеклесе – Грузия кинематографы булды.
Режиссердан татар киносы турында фикерен дә сорадылар. Моңа җавап итеп, ул иңнәрен генә җыерды:
– Бу хакта ВГИКта, Кинематографистлар берлегендә сөйләшүләр әллә кайчаннан бирле алып барыла. Берлекнең Татарстан бүлеге әле дә бу мәсьәләне кузгата һәм мин ни өчен һаман татар кинематографы күренеше булмавына шаккатам. Заманча татар әдәбияты бар. Әдәбиятта ниндидер яңа, кызыклы әсәр барлыкка килә икән, шунда ук драматург та пәйда була. Шуннан ул бу әсәрне театр өчен пьесага, кино өчен сценарийга әйләндерә. Чират кинематографчыларга җитә, кино төшерә башлыйлар. Милли кинематография белгечләре кайда? Алар бит Мәскәүдә, ВГИКта, йә булмаса режиссер һәм сценарий осталарының югары курсында әзерләнергә тиешләр. Чөнки анда – көчле педагоглар, көчле потенциал, – диде ул.
Режиссер мәсьәләне хәл итү юлларын да күрсәтте. Моның өчен ВГИКка Татарстан төркемен җыярга кирәк, диде ул. Фикерен раслап, Сергей Соловьевның Казахстан студентларын җыюын әйтте. Нәтиҗәдә яңа казах киносы барлыкка килде, диде режиссер. Татарстанда кино факультеты барлыгын искәрткәч, ул: “Шул да җитә, ләкин педагогларның көчле булуы шарт”, – дип өстәде.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|