поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.08.2017 Мәгариф

Миңнеханов БДИда өч фәннән 100әр балл җыйган Анастасияне кире кайтарды

Бөгелмә кызы Анастасия Золотухинаны хәзер үз шәһәрендә генә түгел, бөтен республикада беләләр. Аны бит Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе мисалга китерде.

Настя рус теле, химия, биология фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарында йөзәр балл җыйган укучы. Андыйлар быел республикада икәү генә. Шундый ук уңышка Казанның 139нчы гимназиясендә укучы Илсинә Гыйльметдинова да ирешкән иде. Кызлар икесе дә медицина юнәлешен сайлаган. Ә Россия буенча өч фәннән максималь балл җыючылар нибары 21 кеше. Илнең теләсә кайсы уку йортына укырга керә алырлык кыз, Мәскәүгә дә, Санкт-Петербургка да китмәгән, ә Самара дәүләт медицина университетына укырга кергән. Бу хакта укытучыларның август киңәшмәсе вакытында Президент бик ачынып әйткән иде.
 
Настя үзе Самараны сайлавын: “Миңа өйгә кайтырга җайлырак”, - дип аңлатты. Август киңәшмәсеннән соң, аны Казанга чакырганнар. Булачак табибка Казан федераль университеты, медицина университеты, МКДЦ буенча экскурсия үткәргәннәр. Аңа төрле грантларда катнашу, фән белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирелгән. Яшәү өчен дә акча түлисе юк, тулай торакта урын табылган. Мондый игътибардан, уку йорты биргән мөмкинлектән баш тарта алмаган Настя.
 
- Самарадан документларымны алдым, бу атнада Казан университетына аттестатымны тапшырам. Фундаменталь медицина һәм биология институтының дәвалау эше бүлегенә керәм. Алты елдан табиб булам, - дип сөенече белән уртаклашты ул.
 
Настя кечкенәдән тырыш, зиһенле бала булган. Инде ике яшеннән алфавиттагы барлык хәрефләрне яттан белгән, биш яшеннән рәхәтләнеп китаплар укыган, ә алты яшендә беренче сыйныфка барган. Әнисе Марина башлангыч сыйныфлар укытучысы, аның да өлеше зурдыр. Ләкин әти-әнисе кызларын беркайчан да вундеркинд дип санамаган.
 
- Аның бар уңышлары тырышлыгы аркасында, - ди алар.   
 
Настя үзен олимпиадаларда да еш сыный. 10 нчы сыйныфта астрономия, биология фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабын җиңеп чыга.
 
- Югары балларга өметләндем, ләкин 100 балл җыярмын дип уйламадым. Кайберәүләр, 10 нчы сыйныфта ял итә. Имтиханнарсыз ел бит ул. Мин исә БДИга 10 нчы сыйныфның башыннан ук әзерләнә башладым, вакыт күп дип тормадым. Репетиторларга йөрмәдем. Мәктәптә дә безне бик яхшы әзерләделәр.  Дөрес, дәресләрдән тыш өйдә үземә дә күп эшләргә туры килде. 100 балл җыю өчен предметны бик-бик яхшы белергә кирәк. Олимпиадаларда катнашуым да ярдәм итте. Теорияне кабатларга, тестларны күп итеп чишәргә киңәш итәм, - ди Настя.  
 
Фото: Настя

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.08.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»